Һадиуллин: "Татар телен укытуны камилләштерү юллары дәвам итәчәк"

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында татар телен укытуны камилләштерү юллары турында кыскача әйтеп узды.

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин 19 гыйнвар балалар бакчаларына багышланган журналистлар белән очрашуда "татар телен укытуда нинди яңа алымнар бар, без аларны үстерербез", дип белдерде.

Азатлык журналистының татар телен укытуда заманча методикалар турында соравына Һадиуллин: "Татар телен укытуны камилләштерү мәсьәләсе һаман күтәрелә. Бу эшләр мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башкарыла, дәвам итә", дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, практик укытучылар тарафыннан урыс балаларына язылган "Сәлам" уку-укыту комплектын язу эше дәвам итә. "Татар телен өйрәтүгә нинди яңа, эффектив технологияләр бар, алар безнең тарафтан хупланачак, үстереләчәк. Максатыбыз - аларны тагын яхшырту", ди Һадиуллин.

Министр урынбасары сүзләренчә, "Сәлам" дәреслеген язу эше ничек булды, шулай ук дәвам итәчәк. "Хәзерге вакытта бу мәсьәләләрне хәл итү процесста. Безнең КФУ, мәгарифне үстерү институты, фәннәр академиясе бар - барыбызга да бергә берләшеп, бер команда булып эшләргә кирәк. Төп максатыбыз - телне, милләтне саклау һәм үстерү", диде мәгариф минстры урынбасары.

Татар телен укытуда заманча технологияләрне эзләү эше мәгариф министрлыгында Фәттахов заманында башланган иде. Чит телләрне укыту тәҗрибәсен исәпкә алып, яңа буын "Сәлам" дәреслеген язу эше башланган иде, башлангыч сыйныфларны Валерия Мещерякова системы нигезендә уку тәҗрибәсе башкарылган иде.