Татарстанда өч министрлыкка яңа җитәкчеләр куелды

Татарстан хөкүмәте бинасы

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкка яңа җитәкчеләр билгеләде дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Дагыстанга премьер булып киткән Татарстанның элекке икътисад министры Артем Здунов урынына Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Әбделганиев билгеләнде.

Әбделганиев урынына моңа кадәр Чүпрәле районы башлыгы булып эшләгән Александр Шадриков куелган.

7 февраль Норлат районы башлыгы вазифасыннан киткән Равил Кузюров Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.

Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров күптән түгел үзенең китүе турында белдергән иде.