Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артем Здунов Дагыстан хөкүмәте рәисе итеп билгеләнде


Артем Здунов
Артем Здунов

Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев Татарстанның элекке иктисад министры Артем Здуновны Дагыстан премьер-министры итеп билгеләү турында фәрман имзалады. Аңа кадәр бүгенге утырышта республиканың Халык җыены депутатлары Здунов намзәтен хуплаган иде.

Дагыстан парламенты депуталарының 68е Артем Здунов намзәте өчен "әйе" дип, бишесе "юк" дип тавыш бирде.

Владимир Васильев Здуновны Дагыстан Халык җыенына тәкъдим иткәндә, "Татарстан стратегик хезмәттәшкә әйләнә. Здунов анда яклаган проектлар уңышлы булды", дип ышандырды.

Васильев сүзләренә караганда, аңа икътисад министрын Дагыстанга җибәрүне сорап, Татарстан президентын үгетләргә туры килгән.

Ул шулай ук дагыстаннарның Здуновның милләтенә карата ризасызлык белдерүе турында да ишетүен әйтте. "Мин мондый әйберләрне тоям, милли хисләргә тияргә ярамый. Үземнең әтием - казакъ, әнием - рус милләтеннән", ди Васильев. Ул Здуновның татар кызына өйләнгән булуы турында да белдереп, аны "урыс татары" дип атады.

Артем Здуновның премьер-министр булып билгеләнү ихтималы турында белгәннән соң, дагыстаннар ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG