Кисекбаш (сказка Габдуллы Тукая)

Фрагмент из мультфильма "Кисекбаш" (студия "Татармультфильм")

Продолжаем знакомить вас с татарской классикой. Предания о "Кисекбаш"е возникли на Востоке в средние века. На основе этого предания в XII веке была написана тюркская поэма-дастан "Кисекбаш", которая имела большую популярность. Спустя 7 столетий к этой поэме обращается и Тукай. Он вкладывает в старую форму новое содержание и создает сатирическую поэму, где высмеивает нравственную деградацию и невежество общества.

Мы надеемся, что поэма будет интересной и вам. Она написана в стихотворной форме, мы же предлагаем сказку в виде вольного пересказа, с соответствующей лексикой для изучающих язык. Прилагаем также перевод ключевых слов и аудио нашего текста.

Your browser doesn’t support HTML5

Кисекбаш (сказка Габдуллы Тукая)

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

Микитин әфәнденең Казанда циркы бар. Бу циркта бер егет эшли. Бер көнне Печән базарына бардым. Монда бик күп халык җыелган иде.

Мәскәү урамына карыйм – урам буйлап Кисекбаш тәгәри. Аның куллары да, аяклары да, гәүдәсе дә юк. Ап-ак сакалы бар, йөзендә нур балкый.
Кешеләр аннан: "Нәрсә булды?", – дип сорый.

Баш аларга хикәясен сөйли.

– Мин, – ди ул, – хаҗи, хаҗга туксан тугыз тапкыр бардым. Хатыным, балам бар иде. Аларны Дию тартып алды, ә мине коега салды.
Мөселманнар Башны бик кызгандылар. Алар киңәштеләр һәм Диюгә Карәхмәт атлы кешене җибәрергә уйладылар. Карәхмәт трамвайга утырды һәм Дию янына китте. Баш трамвайга сыймады, аның артыннан тәгәрәде.

СЛОВА:
әфәнде – господин
кисек баш – отрезанная голова
гәүдә – тело
йөзендә нур балкый – лицо сияет
хикәя – расказ, история
хаҗ – святое паломничество мусульман
хаҗи – человек, совершивший хаҗ
тартып алды – отобрал
кое – колодец
Карәхмәт атлы кеше – человек по имени Карәхмәт
артыннан тәгәрәде – покатился за ним

Инсталяция "Кисекбаш" в Казани

Килеп җиттеләр болар Дию патшалыгына. Карәхмәт бау алды, аның бер башын Кисекбашның теленә бәйләде, икенче башын тотты һәм Кабанга чумды. Бер көн төште батыр, ике көн, өч көн төште. Шулай ун көннән аяклары җиргә тиде.

Карәхмәт күзен ачты да зур сарай күрде. Сарайда бер бик гүзәл хатын елый-елый намаз укый иде. Бу – Кисекбашның хатыны. Икенче бүлмәгә керде Карәхмәт. Монда биш йөз мөселман утыра. Батырга: “Коткар! Дию һәр көнне биш кешене суя!”, – диләр.

Өченче бүлмәгә керде Карәхмәт. Монда Дию ята иде. Ул зур башлы, бик ямьсез мыеклы, бармаклары кеше гәүдәсе кебек. Әмма Кәрахмәт курыкмады, “тор! тор!” дип аңа төрткәләде.

Слова:
бау – верёвка
башын – здесь: конец (верёвки)
чумды – нырнул
аяклары җиргә тиде – ноги коснулись земли
сарай – здесь: дворец
хатын – женщина
елый-елый намаз укый иде – плача читала намаз (молилась)
суя – режет, убивает
кеше гәүдәсе кебек – как тело человека
төрткәләде – потеребил

Фрагмент из мультфильма "Кисекбаш" (студия "Татармультфильм")

Ниһаять, Дию уянды. “Син ник рөхсәтсез кердең? Курыкмыйсың, оялмыйсың!”, – дип ул батырга кычкырды.

Шулай бер ай көрәште батыр Дию белән. Бер көн шәһәр караңгыланды, кояш качты. Кешеләр дөнья бетә дип курыктылар. Шунда күрделәр – трамвай килә. Трамвайга Дию бәйләнгән, йөзе канга баткан. Трамвайдан Кисекбашның хатыны һәм улы чыктылар. Башны янә егет кыяфәтенә кайтардылар.

Карәхмәткә барысы да рәхмәт әйтте. Ул кеше бүген дә яши ди, бер сәүдәгәр булып эшли ди.

СЛОВА:
рөхсәтсез кердең – вошёл без разрешения
бер ай көрәште – сражался целый месяц
дөнья бетә – конец света
шунда күрделәр – тогда увидели
бәйләнгән – привязан
йөзе канга баткан – лицо в крови
янә егет кыяфәтенә кайтардылар – вновь возвратили облик юноши

***

Ну, как вам сказка? У нас есть еще пару бонусов для вас, но сначала давайте пройдем тест и проверим, насколько вы все усвоили.

Для желающих, можно прочитать оригинал произведения в стихотворной форме вот здесь. Также доступен и перевод поэмы. Плюс к этому, предлагаем вам посмотреть замечательный мультфильм "Кисекбаш" производства студии "Татармультфильм":

​Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!