Германиянең Көнбатышында урнашкан Мүнстер шәһәрендә йөк машинасы кешеләр өстенә менгән. Өч кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алган, һөҗүмче үзенә аткан дип хәбәр ителә.
Additional photos emerge from scene where driver rammed vehicle into restaurant Grosser Kiepenkerl, in Munster, Germany - leaving three dead and more than 30 injured. pic.twitter.com/OLUbYhsdNI
— Josh Caplan (@joshdcaplan) 7 апреля 2018 г.
Полиция вазгыять контрольгә алынды дип белдерә, ләкин халыкны шәһәр үзәгенә барудан тотылып торырга чакыра.
#Kiepenkerl Es gibt Tote und Verletzte. Bitte den Bereich meiden. Mehr Infomationen gibt es hier. Wir sind vor Ort
— Polizei NRW MS (@Polizei_nrw_ms) 7 апреля 2018 г.
Rheinische Post һәм башка басмалар мәгълүматына күрә, өч кеше һәлак булган, иллеләп кеше яралган. Westfälische Nachrichten басмасы хәбәр итүенчә, машина урмада утырган кешеләр өстенә менгән.
Бу вакыйга алманнарга 2016 елның декабрендә Берлинда булган һөҗүмне хәтерләтте. Чыгышы белән Тунистан булган һөҗүмче йөк машинасы белән Раштуа базарына бәреп кереп 12 кешене таптап үтерде, дистәләрчә кеше җәрәхәтләр алды.
Шундый ук террор гамәле нәкъ бер ел элек, 7 апрельдә, Стокһольм үзәгендә булган иде. Йөк машинасы кешеләр өстенә менү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды, 14 кеше җәрәхәтләр алды. Полиция чыгышы белән Үзбәкстаннан баулган 39 яшьлек кешене тоткарлады.