АКШ финанс министры: Русиягә карата чикләүләр үз максатына иреште

Стивен Мнучин

Русия эшмәкәрләренә, түрәләренә һәм ширкәтләренә карата кертелгән соңгы чикләүләр Вашингтон күзаллаган максатларга ирешкән. Бу хакта АКШ финанс министры Стивен Мнучин белдерде.

Мнучин Fox телеканалына интервьюда Кушма Штатлар Русиягә карата чикләүләр кертүдән "курыкмый" һәм киләчәктә дә аларны кырыслатырга әзер диде. Ләкин яңа чикләүләр кертү турында алдан кисәтү булмаячак.

Узган якшәмбе БМОда АКШ вәкиле Никки Һейли Русиягә карата яңа чикләүләр турында дүшәмбе игълан ителәчәк дигән иде. Ләкин дүшәмбе бернинди дә белдерү булмады. Ак йорт соңрак Һейли белдерүен кире какты, яңа чикләүләр кертү мәсьәләсе карала гына диде. Мнучин чикләүләр кертү карары кабул ителгән иде, ләкин аларны кичектереп тору турында килешенде, ә Һейлига бу хакта әйтергә өлгермәдек диде.

Кушма Штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар. Нәтиҗәдә рубль бәясе һәм Мәскәү биржасы котировкалары төште. Моннан тыш, Дерипасканың "Русал" ширкәтенең хиссәләре арзанайды.