9 июльдә Төркиядә гадәттән тыш хәл тәртибе гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта ил премьер-министры Бинали Йылдырым белдерде дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы.
Гадәттән тыш хәл тәртибе Төркиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышыннан соң 2016 елның 21 июлендә кертелгән инде. Аннары ул озайтылып торды.
#BREAKING State of emergency to be lifted as of Monday after announcement of new Cabinet: Turkish premier
— ANADOLU AGENCY (ENG) (@anadoluagency) 5 июля 2018 г.
2016 ел 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.
Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды.