Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Төркия җитәкчелеге хакимиятне үз кулына алу өчен илдә гаскәр фетнәсе оештыруда АКШта яшәүче Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Кем соң ул Гүлән? Һәм аның Эрдоган белән юллары кайчан аерылган?

Төркия мәгълүмат чараларында “фетнәне Фәтхулла Гүлән оештырган” дигән белдерү чыккач та, АКШның Пенсильвания штатында яшәүче 74 яшьлек Гүлән журналистларны җыеп моны кире какты.

“Соңгы биш дистә ел эчендә берничә хәрби фетнәдән зыян күргән кеше буларак, мине фетнә оештыру омтылышында гаепләү ишетү аеруча мыскыллау булып тора”, диде Гүлән.

АКШта 1999 елдан бирле яшәүче төрек дин әһеле һәм сәясәтче элек Эрдоган тарафдары булган. 2002 елда ул аның Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясенә хакимияткә килергә ярдәм иткән. Бер юлдан барган тарафдарларның юллары соңрак аерылган. Гүләнгә Эрдоганның авторитар стиле ошамаган. Тагын да соңрак Гүлән җитәкчелек иткән хәрәкәт “террор оешмасы” дип игълан ителгән.

Танылу Гүләнгә 1960нчы елларда Измир мәчетендә укыган җомга вәгазьләреннән соң килә. 1999 елда аны Төркиядә дәүләтнең дөньяви төзелешен бетереп дини хакимият урнаштыруда гаеплиләр, шуннан соң ул АКШка китә. Соңрак гаепләүләр алына, әмма дин әһеле АКШта кала. Исламның Хәнәфи мәзһәбендә булган Гүлән шактый ябык тормыш алып бара, җәмәгатьчелек һәм журналистлар алдына бик чыкмый. Ул җитәкләгән “Хезмәт” оешмасының дөньяда миллионнарча тарафдары бар, дип санала. 150ләп илдә Гүлән финанслаган укыту үзәкләре бар. Аларда дини гореф-гадәтләр белән бергә яшьләргә югары уку йортларына керү өчен әзерлек дәресләре укытыла. Бу эшкә акчаны хәрәкәт вәкилләре булган эшкуарлар бирә.

Төрекләр төзегән мәгариф системы уңышлы булып санала

Советлар Берлеге таркалгач мондый мәктәпләр Үзәк Азия республикалары, шулай ук Татарстан белән Башкортстанда, Якутиядә дә ачылды. Татарстанда андый лицейлар Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмәдә уңышлы эшләде. Татарстанда төрекләр оештырган систем сакланып калды. Элеккеге татар-төрек лицейларын тәмамлаучыларның күбесе – зур уңышка ия шәхесләр.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих инсититуты хезмәткәре Зилә Тямаева төрекләр оештырган лицейларда этүчесе булмаган, авыр хәлдә яшәүче гаиләдән чыгучы сәләтле балаларга да сыйфталы белем алу мөмкинлеге туды, дип сөйләде Азатлыкка.

“Казанның 4нче санлы кызлар лицеенда белем алдым. Укырга керү дә зур сынау булды, әмма анда белем алу тагын да катлаулырак иде. Беренче елны атнасына 14 сәгать дәвамында инглиз телен өйрәндек. Күз яшьләре күп түгелде. Арытабан төгәл фәннәрне дә инглиз телендә үзләштердек. Бу үз җимешләрен бирде. Татарстанда инглизчә, төрекчә, татарча, урысча бертигез җиңел һәм камил сөйләшүчеләр татар-төрек лицеенда гына белем алды. Инглиз телен белгәндә, башың эшләгәндә сиңа халыкара югары уку йортлары ишекләре ачык. Төрек телен белү дә өстәмә бонуслар гына бирә. Кеше кимендә яңа мәдәният белән таныша.

Әйе, көндәшлек зур иде, рейтинг, баллар системы. Тик моның да хикмәте бар: лицейда яхшы баллар җыюга омтылу – даими эшләргә этәргеч. Кеше һәрвакыт эзләнүдә. Эшнең сыйфаты тулысынча синең тырышлыгыңа бәйле булуын беләсең. Бу җаваплылык тәрбияли. Үз-үзеңә генә ышанасың, башка кешегә салыша алмыйсың. Котырып эшләү сәләте мәктәп, югары уку йортларын тәмамлап эш эзләгәндә дә, корпоратив дөньяда үз урыныңны табарга, сыйфатлы эшләргә дә бик нык булыша.

Төрек-татар лицейлары барлык талантлы балаларга канатлар куйды, этүчесе булмаган, авыр хәлдә яшәүчеләр дә яхшы сыйфталы белем ала алды. Лицей аларга юллар ачты. Лицейларны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешүчеләр шактый”, диде Зилә Тямаева Азатлыкка.

Мәскәүдә эшләүче Рамил Ишморатов татар-төрек лицеенда гына татар телен үзләштердем, ди.

“2003 елда Чаллыдагы татар-төрек лицеен тәмамладым. Мин анда барып кергәнче гел урыс мохитендә үстем, гаиләдә дә татарча аралашмыйлар иде. “Атланмай” сүзен беренче мәртәбә лицейда ишеттем. Биредә үземнең татар егете булуымны аңладым, туган телемә гашыйк булдым. Татар-төрек лицее бу яктан милли гимназиядән бер дә ким түгел. Татар укытучылары да, төрек остазлары да тәмләп татарча сөйләшә иде. Инглизчәне әйткән дә юк. Анда укымаган булсам, мин бу телне тагын кайда үзләштерә ала идем? Иң мөһиме – тик утырмаска, яңа үрләрне яуларга өйрәттеләр. Татар-төрек лицеенда биш елның иң зур җимеше – сыйныфташларым һәм алар белән дуслык элемтәсе. Сабакташларымның берсе дә гомер чатында калмады, кайсысы эшмәкәр булды, кайсысы университет тәмамлап уңышлы карьера төзеде. Егетләр бөтен җирдә алдынгы сафта. Төркиянең рәсми матбугаты илдә булган күңелсезлекләрне Фәтхулла Гүлән яклылар оештырган дип әйтсә дә, моңа ышану бик авыр. Бу – Гүлән-Эрдоган конфликтының бер эпизоды”, диде ул Азатлыкка.

Әнкара Фәтхулла Гүләннең фетнәне оештыру ихтималы турында үз борчылуын чит илләргә дә белдерде. Премьер-министр Бинали Йылдырым 16 июльдә журналистлар белән очрашкач, Гүләнгә сыену биргән ил Төркиянең фикердәше була алмый, диде, әмма Кушма Штатларны телгә алмады.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри АКШка карата гаепләү ихтималын кире какты.

"Уңышка ирешмәгән фетнәдә АКШның ниндидер катнашы булган дигән белдерүләр ялган һәм ике яклы мөнәсәбәтләр өчен зыянлы", диде Керриның матбугат вәкиле Джон Кирби.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG