Гавриленко-Зыятдинованы тикшерү өчен психиатрия хастаханәсенә җибәрәләр

Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Ул 30 көн ачлык тоткан.

ЯҢАРТУ: Зыятдинова адвокаты һәм әнисе аны психиатрия хастаханәсенә җибәрүне кире каккан

"Реальное время" басмасы улына татар телен "мәҗбүри" укыту өчен мәхкәмәгә бирүе белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия хастаханәсенә тикшерү өчен җибәрәләр, дип яза. Басмасы шулай ук аның 30 көн ачлык тотуын хәбәр итә.

Июнь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде. Ул балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнә.

Экстремизмда гаепләү аңа "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен белдерелә.