Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зыятдинова адвокаты аны психиатрия хастаханәсенә җибәрүне кире каккан


Ольга Гавриленко-Зыятдинова
Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Ольга Гавриленко-Зыятдинова адвокаты һәм әнисе аны психиатрия хастаханәсенә җибәрүне "Idel.Реалии"-га кире каккан.

25 июль көнне "Реальное время" басмасы улына татар телен "мәҗбүри" укыту өчен мәхкәмәгә бирүе белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия хастаханәсенә тикшерү өчен җибәрүен хәбәр иткән. Зыятдинова адвокаты һәм әнисе "Idel.Реалии" белән сөйләшүдә моны кире каккан.

Зыятдинова адвокаты сүзләренчә, ул бу хәбәрне интернетта гына күргән. Зыятдинова әнисе Надежда Гавриленко сүзләренчә, Ольганың ирен тикшерүчеләр чакыртып, аңа Зыятдинованы психиатрия хастаханәсенә җибәрү турында кәгазь имзаларга тәкъдим иткән.

"Ул документларны имзаламады. Адвокат сүзләренчә, Ольганы тикшерүгә җибәргәнче, аның сәламәтлеген тикшерергә кирәк. Минем кызым бүген мәхкәмәдә бу теманы күтәрмәгән дә", диде Надежда Гавриленко.

Июнь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде. Ул балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнә. Экстремизмда гаепләү аңа "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен белдерелә.

XS
SM
MD
LG