ЯҢАРТУ: Зыятдинова адвокаты һәм әнисе аны психиатрия хастаханәсенә җибәрүне кире каккан
"Реальное время" басмасы улына татар телен "мәҗбүри" укыту өчен мәхкәмәгә бирүе белән танылган Ольга Гавриленко-Зыятдинова Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия хастаханәсенә тикшерү өчен җибәрәләр, дип яза. Басмасы шулай ук аның 30 көн ачлык тотуын хәбәр итә.
Июнь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде. Ул балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнә.
Экстремизмда гаепләү аңа "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен белдерелә.