Төрмәдән – билгесезлеккә

Төрмәдән чыккан тоткыннар яңа тормышка яраклаша алмый бәргәләнә һәм иректә урын тапмыйча кире төрмәгә керә. Азат Гайнетдинов аларга ярдәм итәргә алынган.

Үзе дә төрмәдә утырып чыккан Азат Гайнетдинов иреккә чыккан тоткыннарга яңа тормышка яраклашуда ярдәм итү максатыннан тернәкләндерү үзәге ачып җибәргән. Бу үзәк аша 500дән артык кеше узган, күбесе яңа тормышта үз урынын таба алган. Азатлык Татарстанның Лаеш районына барып Азат әфәнде һәм аның оешмасы белән танышып кайтты.

Азат Гайнетдинов элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру эше белән шөгыльләнгән сирәк кешеләрнең берсе. Бүгенге көнгә аның оешмасы аша инде 500дән артык кеше узган. Шуларның 75 проценты тормышка җайлашты ди ул. Хөкүмәтнең күрсәткече моның яртысына да җитми. Төп эшчәнлеген Лаеш районындагы Сокуры бистәсендәге мәчеттә, төзелештә һәм Хәерби авылында хуҗалыкта алып бара. Русиянең кырыс кануннары шартларында ул ничек эшли, төрмәдә утырган мөселман егетләре ничек туры юлга баса һәм ни өчен ул мөфтигә һөҗүм вакытында кулга алынган? Азатлык аңа шул сорауларны бирде һәм элекке тоткыннар белән аралашты.

Азат Гайнетдинов: "Үзем дә төрмәдә утырдым"

– Азат әфәнде, тоткыннар белән эшләүгә сезне нәрсә мәҗбүр итте?

– Мин үзем бу юл аша узган кеше. 90нчы еллар ахырында сугышкан өчен рәшәткә артына эләктем. Тоткыннарның колониядән чыгып, кире төрмәгә кайтуларын күрдем. Кешенең иреккә чыгуына 3-4 ай вакыт та үтми, ул кире кулга алына. Боларга романтикамы әллә, чыкты – керде, чыкты – керде, төрмәдә ошыймы икән әллә дип уйладым. Ул вакытта мин тоткыннарны аңлап бетермәгәнмен...

Your browser doesn’t support HTML5

Азат Гайнетдинов: "Төрмәдән чыккан кешене билгесезлек куркыта"

Төрмәдән чыгып анда кире кайтучыларның барыр урыны юклыгын аңладым

Әле дә исемдә: төрмәдән минем белән бер көнне Фәрит абый да чыкты. Ул колониядә цех бригадиры иде. Аны тоткыннар да хөрмәт итте, төрмә хакимияте белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырды, акчасы да бар иде, хатыны да килеп йөрде (ул төрмәдә вакытта хатыны белән язылышты, "заочница" дип атый идек). Иреккә чыккан көнне Фәрит абый югалып калган иде, күзләре билгесезлектә. "Беләсеңме, мин иреккә чыгам, ә кая барасымны белмим. Барыр урыным юк", диде ул. Авылында йорты җимерелгән, беренче гаиләсе белән аерылган, яңа хатыны белән нәрсә килеп чыгасын белми. Менә шул вакытта уйлана башладым. Төрмәдән чыгып, анда кире кайтучыларга бу романтика булмавын, ә билгесезлектә калып, барыр урыны юклыгын аңладым. Бүген тоткын иреккә чыга, эшкә урнашырга бара һәм аның "хөкем ителгән" дигән графасын күргәч, кабул итмиләр.

Сокурыдагы мәчет

Үзем иреккә чыккач, Казанның мең еллыгы алдыннан шәһәрдә иске йортларны сүтеп, кирпечләрен сата башладык. Ул хәзерге заводларда эшләнгәннәргә караганда күпкә ныграк кирпеч. Аны машинага ыргытып төийсең, ул хәтта ватылмый да. Кеше кызыгып ала иде. Без үзебезгә элеккеге тоткыннарны эшкә ала башладык. Бу эшне төрмәдә утырган кеше эшлиме, башкамы - анысы мөһим түгел бит. Ул вакытта әкренләп тернәкләндерү үзәгенә әверелербез дигән уй башыма да килмәде. Безгә башта мөселман егетләре килде. Алар белән эшләргә җиңелрәк. Чөнки эчмиләр. Əкертен генә кирпеч сүтә башлау эше төзелеш ширкәтенә әверелде. Йортлар төзи башладык, сату-алу эшләрен җайга салдык. 2009 елдан зур төзелеш ширкәтенә эшкә чакырдылар. Анда җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдем. Командама элеккеге тоткыннарны тупладым. Гади эшчеләрдән алып, механикка кадәр. Күп объектлар төзедек.

"Мөфтигә һөҗүмнән соң кулга алдылар"

Ләкин 2012 елда күңелсез хәлләр булды. Мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясадылар. Шул вакытта мине беренче итеп кулга алдылар. Өйдә тентү үткәрделәр. Аяз көнне күк күкрәгән кебек булды. Аллага шөкер, бер тәүлек тә узмады, мине чыгардылар. Илдус абыйга язылган хатлар, мәчет төзергә дигән рөхсәтләр бар иде. Шуларны күргәч, җибәрделәр. Ул вакытта мөселманнар арасында элеккеге тоткыннарны кулга алдылар. Аннан мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб үләр алдыннан миңа рәсми теркәлеп эшләргә тәкъдим иткән иде. Ул безнең остазыбыз Касыйм бабай Нуруллин турында китап бастырды. Аны төрмә мөфтие дип йөртәләр иде. Мин ислам динен аның аркылы өйрәндем. Бу китапта Вәлиулла хәзрәт мине Касыйм бабайның шәкерте, аның эшен дәвам итүче, тернәкләндерү белән шөгыльләнә, хәзер рәсми теркәлеп йөри дип язган иде. Менә шушы вакыйгалар мине оешма төзергә этәргеч бирде. Ике ел дәвамында команда жыйдым, хокукый якларын өйрәндем. Эшне аңлап бетермәсәм, мин аңа тотынмыйм. 2014 елда без рәсми теркәлеп эшли башладык.

Сокурыдагы мәчет территориясе

– Мөселман тоткыннары белән генә эшлисезме?

– Юк. Башта мөселманнар күбрәк иде. Хәзер төрле дин һәм милләт вәкилләре белән эшлибез. Бер тулай торакта, мәсәлән, бер генә мөселман бар, калганнары урыслар. Татар егетләре дә бар, әмма намаз укымыйлар диюем.

– Элекке тоткыннар тормышка ничек җайлаша? Сезнең тернәкләндерү үзәге аларга ничек ярдәм итә?

– Иреккә чыгу белән тоткынга иң беренче нәрсә кирәк? Башта ашатасың, юындырасың, киендерәсең, берәр көн ял иттерәсең, яшәү урыны белән тәэмин итәсең. Аннан кешегә эш биреп, аңа этәргеч ясыйсың. Бу иң кирәкле әйбер. Шуннан соң документларын рәткә китерәсең, саулыгын тикшертәсең. Менә шул 5 кагыйдә буенча эшлибез.

– Нинди эштә эшлиләр? Ничек хезмәт хакы алалар?

– Күпчелеге төзелештә гади эшчеләр. Лаеш районы Хәерби авылында хуҗалыкта хезмәт итүчеләр бар. Хәзер үзебезнең районда актив рәвештә реклам куя башладык. Төрле эшчеләр хезмәте тәкъдим итәбез. Мөрәҗәгатьләр керә тора. Каядыр бакча казырга, цемент, такта бушатырга кирәк. Кайберәүләргә печән алып кайталар. Эшкә шулай керешәбез.

Тоткын төзелеш эшендә

Элекке тоткыннарны арзанлы эшче көч итеп файдалана дип уйлаучылар бар. Юк, бу кешеләр мохтаҗлар, аларга ярдәм итәргә кирәк. Форсаттан файдаланып, безнең оешмага булышкан кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә.

Эшкә урнаштырганчы элекке тоткыннарны үзебез аша тикшерәбез. Чөнки моңа кадәр эшкә алып, аннан телефон урлап китү, башка кеше исеменә кредит алу очраклары булды. Безнең журналларда, роликларда гына бар да матур, чәчәк кебек. Ә эчкә керсәң, нинди проблемнар булганын үзебез генә беләбез. Авыр кешеләр бар. Ул егетләрнең күбесе бит балалар йорты аша узган, күбесенең эчә торган әти-әниләре булган, яшьтән калган күңел яралары бар. Усал, каты бәгырьле, кешеләргә ышанмаучылары да байтак. Шуның белән бергә аракыга бирелеп китүләре ихтимал. Элекке тоткыннар нәрсә эшләмәс, безгә җавап бирәсе. Шуңа күрә бер-ике ай кешене үзебез аша уздырырга тырышабыз. Ə төзәтү эше буенча чыкканнарны аутсорсинг аша төзелештә эшләтәбез.

– Ә кайда яшиләр?

– Безнең ике тулай торак бар. Аның берсен Лаеш районының Сокурыдагы мәчетнең аскы катында оештырдык. Икенчесе Хәерби авылында. Шулай ук Казанда алты фатир арендалыйбыз. Тернәкләндерүне узганнар, 5-6 кеше җыелып, аерым фатир арендалаучы да бар. Үзләре эшләгән акчага яшиләр. Бу керемнәр безнең аша узмый.​

Тулай торак

– Тернәкләндерү үзәгендә күпме элекке тоткын бар?

– Хәзерге көндә безнең аша 500дән артык тоткын узды. Ә гади ярдәм, билет алып бирү, ашату – аларның исәбе дә юк. Бүгенге көндә безнең үзәктә 60ка якын элеккеге тоткын тормышка җайлаша.

"75 процент тоткын тормышка җайлашты"

– Шушы 500 кешенең күпмесе җәмгыятькә яраклашты?

– 500 кешенең якынча 5-6 проценты рецидив, ягъни кабат җинаять кылдылар. Тагын бер төрле категория бар. Алар җинаять тә кылмый, әзрәк эшләп алалар да, шул акчага эчеп, әхлаксыз яшәү рәвеше алып баралар. Якынча 7 процент алар. Һәм 10-12 процент кеше белән элемтә өзелде. Калган 75% тоткын иректә калып, социальләштеләр. Бу зур күрсәткеч, чөнки хөкүмәтнең 60 процентка якын тоткыны рецидив кылып кире төрмәгә утыра. Хәтта 50гә 50 нәтиҗә булса да, бу файдалы булыр иде. Əгәр дә бездә пробация, ягъни шартлы рәвештә иреккә чыгарып, тәртип бозмау хакында канун кабул ителсә, җинаять эшләре кимер дип уйлыйм.

Мәчет территориясендә эшләүче элекке тоткыннар

Элекке тоткыннар акча эшли алалар икән, бу бик яхшы дигән сүз. Бәлки ул аңа киемнәр алыр, берәрсе белән кавышып китәр дигән өмет туа. Әгәр дә кешенең баласы, гаиләсе булса, ул аңа бер терәк. Җаваплылык туса, ул эчү турында уйламый башлый. Ә күбрәк ничек эшләргә, гаиләсен ашатырга дип уйлый.

"Кануннар кырыс, камил дә түгел"

– Пробация мәсьәләсен күтәрдегез. Бу яктан нинди кыенлыклар бар Русия кануннары шартларында эш итү авырмы?

– Кануннар камил түгел. Без Татарстан Дәүләт шурасы аша Русия думасына мөрәҗәгать иттек. Чөнки бездә "пробация хезмәте" дигән төшенчә юк. Әгәр мондый канун кабул ителсә, эшләргә җайлы булыр иде.

Бүген Русия төрмәләрендә утыручыларның нибары 25 проценты гына эшли. Калган 75е эшсез утыра. Сез мине дөрес аңлагыз, 10-15 ел тик утырган кеше иреккә чыгуга эшли башламый ул. Төрмәдә ашаткан кебек алар безне өч мәртәбә ашатырга тиеш дип уйлый. Бу мәсьәләдә хокук яклаучы буларак килешеп бетмим. Кеше үз ризыгын үзе эшләп ашарга тиеш. Гаделрәк була. Дәүләт сарыф иткән акчаны бит пенсиядәгеләргә, балаларга җибәрергә, заводлар төзергә мөмкин.

Мәчетнең аскы катында урнашкан тулай торак. Ашханә һәм ял итү урыны

Без хәзер элекке тоткыннар белән генә эшләмибез. Икенче юнәлешебез – Русиядә төзәтү эшләре дигән җәза буенча эшләү. Кешенең колониядә ике ел утырасы калгач, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү хокукы бар. Без алар өчен гарантия хаты язып, үзебезгә эшкә алабыз, торырга урын бирәбез. Тоткын тәртип бозмаган булса, мәхкәмә аны иреккә чыгара. Моның нинди файдасы бар? Беренчедән, ул моңа кадәр кемгә зыян китергән, эшләп, аңа матди бурычын каплый. Хөкүмәткә 5-20 процентка кадәр салым түли, пенсия фондына акча күчерә. Аны колониядә ашатып ятканчы, ул иректә яши, әкрен генә тормышка җайлаша ала. Бу юнәлештә эшләү безнең өчен бераз авыррак һәм мәшәкатьле. Монда аларны инспекцияләр буенча йөртергә кирәк, рәсми рәвештә эшкә урнаштыру, документларын тәртипкә китерү сорала. Ләкин бу эш киң таралса, дәүләткә дә, җәмгыятькә дә зур файда бирер иде. Аеруча кризис чорында. Чөнки бүген бер тоткынны асрау өчен төрмә аена 30 мең сум акча тота. Елына 360 мең сум дигән сүз.

Безнең Татарстанда 12 меңгә якын тоткын бар. Елына ничәмә миллиард акча (кимендә 4 млрд 320 млн сум) китә. Без бу тоткыннарны эшләтсәк, күп булмаса да, дәүләт акчаны янда калдырачак. Икенчедән, ул тормышка җайлашыр, матди зыянны каплар һәм салымнар түләр иде. Безнең 10 кеше өчен дәүләткә тулы булмаган бер ай эчендә 60 мең сум тирәсе күчердек. Ә хөкүмәт алар өчен 300 мең тотырга тиеш иде, ә без, киресенчә, 60 мең сумлык табыш китердек.

– Тагын нинди юнәлештә эшлисез?

– Өченче юнәлеш – авыр хәлдә калган кешеләр, "бомж"лар белән эшләү. Алар арасында төрмәдә утырмаган, югары белемле, дипломлы кешеләр бар. Алар эчкечелек аркасында шундый хәлгә төшә. Кеше бит эчкече булып тумый. Яшьтән эчә башлый, аннан салган килеш кемнедер үтерә, яки талый. Егетләрнең төрмәгә эләгүнең 90 процент очрагында шушы аракы, эчкечелек сәбәп булып тора. Вакытында ярдәм итмәсәң, алар җинаять кыла.

Азат Гайнетдинов

​Хәзер тагын бер юнәлеш буенча эш башларга уйлыйбыз. Ул эчкечелек һәм наркомания белән авыручыларны дәвалау. Без наркология диспансерлары һәм "бомж" үзәкләре белән килешү төзедек. Хастаханәгә салабыз, "кодировать" итәбез. Кызганыч, хастаханә аена 5 кешене генә бушлай дәвалый. Бу җитәрлек ярдәм түгел. Шуңа да бу юнәлештә ныграк эшләргә ниятлибез.

"Күп кеше безнең эшне аңламый"

– Сезнең эшегезне дәүләт оешмалары ничек бәяли? Аңлау бармы?

– 2014 елда рәсми эшли башлагач һәрбер тоткын белән нәни бала кебек эшләдек. Хөкүмәтнең иреккә чыгып кабат җинаять кылып төрмәгә эләккәннәр саны 60 процент иде, безнеке 3 процент кына. Шул вакытта безнең турыда ишеттеләр. Тоткыннарны төзәтү буенча федераль хезмәте күреп алды. Мине Мәскәүгә зур җыелышка чакырдылар. Видеоконференция аша бөтен Русиягә безнең оешманы үрнәк итеп күрсәттеләр. Бик күп шалтыратулар булды. Татарстан президенты да оешмабыз турында белеп алды. Ике меңнән артык коммерцияле булмаган оешма арасында без беренче унлыкка кердек. Рөстәм Миңнеханов безгә бина бирде. Хәзер төзекләндерергә акча юнәлтергә кул куйды.

Планда – бер бина тирәсендә берләшү. Психолог, юрист, сак хезмәте, кизү торучылар белән бер урында эшләсәк, җайлырак булачак. Элеккеге тоткыннар шәһәрнең төрле почмагына таралып яшәүләре авырлык тудыра. Документлары да, телефоннары да үзләре белән йөри. Күзәтеп тору авыррак.

Бу җинаятьчегә ярдәм итү түгел, бу аларның йөрәкләрен йомшарту

Төрмәләргә дә булышабыз. Һуманитар ярдәм буларак мөфтият белән 5 елдан артык корбан ите кертәбез. Нәрсәгә кеше үтерүчеләрне, талаучыларны ашатып ятасыз дип әйтә безгә кайберәүләр. Мин моның белән килешмим. Төрмәгә күп кеше исерек килеш кылынган җинаять белән килеп керә. Кеше ялгышты икән, ләкин барыбер 10-15 елдан соң иреккә чыга. Алар безнең янга кайта, чит планетага китмиләр. Менә мәсьәлә бит шунда! Әгәр дә без аларны эшкә урнаштырмасак, ашатмасак, киендермәсәк, бәлки, ул берәрсен талар, йә тагын җинаять эшләр. Без җәмгыятьне золымлы кешеләрдән саклыйбыз һәм файда китерәбез. Күп кеше шуны аңламый. Бу җинаятьчегә ярдәм итү түгел, бу аларның йөрәкләрен йомшарту. Хәзер Татарстанда тоткыннар арасында безне белмәгән кеше юктыр.

Хәзер гаилә корган, балалар үстергән элеккеге тоткыннар әңгәмә бирергә яратмый. Хатыным, балам күрер дип борчылалар. Мин аларга үпкәләмим, киресенчә, шатланам гына.

Радик Габдуллин: "Башта тизрәк үләсем килә иде"

– 15 ел колониядә утырып чыктым. Инвалид, бер кулым юк. Русия җинаять кодексының 158нче (урлау) һәм 105нче (кеше үтерү) маддәләре буенча утырдым. Бөгелмә шәһәреннән, хәзер Казанда яшим.

Беренче тапкыр 11 ел утырып чыктым. 2008 ел азагында иреккә чыккач бик сәер халәт иде. Хәтта юлны ничек чыгарга икәнен дә онытканмын. Элек бит машина да алай күп түгел иде. Юл чыгарга куркып торган әбиләр кебек аптырап унар минут басып тордым. Ул супермаркетларга керүләр, үзең киштәдән азык-төлек җыя торган кибетләр дә юк иде бит. Мин төрмәдә утырганда әни үлеп киткән, абыем гына калган. Ул да гомер буе төрмәдә утырды. Хәзер ул ИК-6 колониясендә. Без Сак-Сок кебек һич очраша алмыйбыз. Ул утыра – мин иреккә чыгам, ул чыга – мин утырам. Туганнар миннән баш тартты.

Your browser doesn’t support HTML5

Радик Габдуллин: "Башта тизрәк үләсем килә иде"

Кире төрмәгә утыруым да, иректә яши белмәү сәбәпле булды

Элек төрмәдән чыккач эш таба алмый интегә, иректә үземә урын таба алмый идем. Кулсыз һәм утырган кеше булганга, мине эшкә алмадылар. Соңгы ике тапкыр кире төрмәгә утыруым да, иректә яши белмәү сәбәпле булды. Кулсыз гаилә төзү дә читен икән, кызлар бу җитешсезлекне күрәләр бит инде. Шуңа икенче ярымны тапмадым. Əлмәтнең ИК-8 колониясендә утырып чыккан икетуган абыем тернәкләндерү үзәгенә барырга чакырды. Азатка шалтыраттым. Ял көне булуына карамастан, гаиләсен калдырып, офиска килде. Мине Сокурыдагы мәчеткә җибәрделәр. Икенче көнне үк булыша башладым, эшкә керештем. Эштән курыкмыйм. Элек Бөгелмә шәһәренең юл хезмәтенә чирәм чабучы булып урнашырга теләгән идем. Мине анда алмадылар. Син булдыра алмыйсың, синең бит кулың юк, диделәр. Ə хәзер паркта да, зиратта да мин печән чабам. Мәчеттә миңа сакчы вазифасын тәкъдим иттеләр. Аннары мин дингә килдем.

Бу хәл ничек булдымы? Мәчеттә эшли башлагач, мөселман гаиләләрен күзәтә башладым. Алар бөтенләй башка. Аракының ни икәнен дә белми. Балалары матур, бәхетле гаиләдә үсә. Мин үзем урам малае, тәрбиям дә чамалы. Ə бу ислам динендәге балалар Коръән укыйлар, кечкенәдән саваплы эшләр эшләргә өйрәнәләр, әхлакый тәрбия алалар. Зур ихтирам белән карый идем мин аларга. Якында гына Коръән хафиз яши. Аның 9 баласы бар. Шул кечкенә генә балалар да минем белән исәнләшеп китә иде.

Сокурыдагы мәчет территориясе

Хәзерге вакытта Сокурыдагы "Юлчы" мәчетенең мөәзине булып эшлим һәм мәчет җирендә хуҗалык эшләрен алып барам. Бакча, яшеллек, парклар, келәтне карап торам. Тормышым җайланды, гаилә генә төзи алмадым.

Җинаятьләр кылганыма, әлбәттә, үкенәм. Тормышымны әрәм иткәнмен, бөтен сәламәтлегем дә шунда калды. Чит кешеләр миңа күпкә күбрәк булышты. Исламга килгәч, дусларым, кардәшләрем барлыкка килде. Хәзер менә хастаханәдә ятам. Көн саен яныма мөселманнар килеп хәлемне белә. Бүген дә менә Суфия апа килеп китте. Мин шикәр чире белән авырыйм. Күп ашарга ярамый, кирәкми, ризык ташымагыз дисәң, үпкәлиләр. Барыбер азык-төлек күтәреп киләләр.

Иректә инде мин өч ел. Ике ел тернәкләндерү үзәгендә эшлим. Элек үземне кирәксез бер инвалид итеп хис итә идем. Тизрәк үлсәм иде дигән фикерләр килде башыма. Ислам динен кабул иткәч, күңелемдә җылылык барлыкка килде.

Игорь Морозов: "Кире төрмәгә эләкмәс өчен бөтен нәрсәне дә эшләр идем"

Мин төрмәгә хәрби хезмәттән чыгуга эләктем. 24 ел утырдым. Гомеремнең яртысы колониядә узды. Сугышкан өчен дә утырдым, калганнарын сөйләп тормыйм. Туганнарым белән аралашмыйм. Соңгы тапкыр Əлмәт колониясендә 7 ай утырдым.

Your browser doesn’t support HTML5

Игорь Морзов: "Кире төрмәгә эләкмәс өчен бөтен нәрсәне дә эшләр идем"

Җинаятьләр кылганыма бик үкенәм. Ничә ел гомеремне югалттым бит. Үткәннәрне кире кайтарып булса, тормышымны, гомумән бүтәнчә төзер идем. Төрмәгә эләкмәс өчен бөтен нәрсәне дә эшләр идем. Анда кыен. Эшләтәләр иде, акчасы да бар иде. Мондагы кебек түгел, әлбәттә. Ләкин чәй-тәмәкегә җитте.

Тернәкләндерү оешмасы турында төрмәгә килеп сөйләделәр, шуннан мөрәҗәгать иттем. Хәзер төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшлим. Бер көнне аягымны имгәттем. Хастаханәгә салдылар, операция ясадылар.

Акчаны үзем алып эшлим. Шәһәрдә фатир арендалыйбыз. Өч бүлмәле фатирда 8 кеше яшибез. Акчаны кулга алабыз. Оешмадан итен-бәрәңгесен китереп торалар. Киемнәрне үз акчабызга алабыз. Монда эчәргә ярамый. Эчмим дә. Бу оешма миңа терәк бирә.

Айрат Садыйков: "Хәзер мин гаиләле кеше"

Мине 7 елга утырттылар. 5 елдан соң Азатның ярдәме белән шартлы рәвештә иреккә чыктым. Монда миңа эш тәкъдим иттеләр. Яшәргә урын, кияргә кием бирделәр. Тагын ни кирәк төрмәдән чыккан кешегә? Мин Лаеш районының Хәерби авылында эшли башладым. Җир сөрдем. Аннан икмәк төяп, йөк ташучы булып эшләдем. Үземне яхшы яктан күрсәттем, акчасын вакытында алдым. Хәзер Казанда эшлим. Иреккә чыкканыма ел ярым.

Your browser doesn’t support HTML5

Айрат Садыйков: "Кеше төрмәдә утырып чыкса, бөтен әйберен югалта"

​Кеше төрмәгә утырганда аның бөтен нәрсәсе бар: гаиләсе дә, балалары да, фатиры, авылда өе. Төрмәдә бер ярты ел утырып чыкса, ул бөтен әйберен югалта.

Картайгач төрмәгә утырырга туры килде. Баш эшләмәгән. Менә хәзер тәмәке дә тартмыйм, аракы да эчмим, Аллага шөкер. Ләкин хатыным үлде. Кызымның үз гаиләсе, ике баласы бар. Улым Чаллыда яши.

Хәзер мин гаиләле кеше. Хатыным белән никах укытып язылыштык. Монда да тернәкләндерү үзәге ярдәм итте.

Белешмә. Социаль тернәкләндерү һәм яраклаштыру үзәге 2014 елдан бирле эшли. Интернеттагы сәхифә адресы: http://centrra.ru. Оешмага мөрәҗәгать итергә теләүчеләр адреслар, телефоннарны шунда таба ала. Facebook, Instagram, Вконтакте, Youtube социаль челтәрләре аша да элемтәгә кереп була.