Татарстан тыюлыкларында татар теле тыелганмы?

Паркның кайсы ягыннан керсәң дә, ул гаять кызыклы итеп ясалган. Биредә 21 маршрут буенча “экологик сукмак” булдырылган, аларның һәркайсы интерактив такталар, мәгълүмат урыннары белән бизәлгән. Әлеге сукмакларның гомум озынлыгы 240 чакрым тәшкил итә. Алар буенча махсус экскурсияләр дә уздырыла.

Аудитория яшь ягыннан чикләнмәгән. Балалар бакчасыннан да, мәктәпләрдән дә килүчеләр бар. Түбән Кама милли паркы идарәсендә әйтүләренчә, бирегә экскурсиягә хәтта чит ил туристлары да килә икән. Иң популяр җәяүле маршрутларның берсе – Чаллы шәһәреннән төньяктарак, Кызыл Тау урманында урнашкан “Корабельная роща” экологик сукмагы. Ул Урманчы чишмәсеннән башланып китә һәм озынлыгы – 1 чакрым 400 метр.

Парк турында игълан. Тыюлык турында хәбәр итүче төп такта сукмактан бөтенләй читтә тора һәм күзгә күренми диярлек. Шуңа карамастан, “махсус сакланучы табигать почмагындагы” бу язуның түбәсендәге бер тактасы сынарга да өлгергән. Әлбәттә, бу мәгълүмат тактасы урыс телендә генә. Күрәсең, паркларда ясалган сукмакларга татарлар да йөридер дип күзалдына китерү авырдыр.

Сукмак буенда бер-бер артлы тезелгән мәгълүмати такталарның һәркайсы бары тик урысча гына эшләнгән. Мисал өчен, менә бу тактаны “Моны белү мөһим!” дип тәрҗемә итеп булыр иде. Кайсы чүпнең ничә ел таркалуын да татарча күрсәтү кыен түгел. Ә төп текстта урман – Җирнең үпкәсе, аны янгыннан саклагыз, агачларны кисмәгез кебек сүзләр язылган.

Татар кешеләренә урман даруханәсе дә артыкмы?

Милли паркта үсүче кайбер агачлар белән таныштыру тактасына татарча язу өчен әллә ни зур акыл да кирәкми. Шул ук рәсемнәрнең өске ягына – татарча, астына урысча язып булыр иде.Tatarstan -- Natural reserve in Tuban Kama

Әлеге фотосурәтләрдә паркта яшәүче хайваннарның исемнәре язылган һәм биеклекләре күрсәтелгән. Агачлар язуындагы кебек үк, биредә татарча язу өчен дә урын бар, югыйсә. Тик алар бары тик урысча гына күрсәтелгән.

Тыюлыкларның Петр беренче заманында барлыкка килүе турындагы мәгълүмат тактасы бу. Кораблар төзү өчен биек наратлар кирәк булгач, аларны кисү халыкка тыела. Соңрак кораб төзелешендә кулланырдай бөтен агачларны кисүне дә тыеп куялар. Нәтиҗәдә, тыюлыкларга керү дә чикләнә. Бу урманнан да кораб төзелеше өчен кулланырдай агачларны кисеп, Чулман буйлап агызганнар. Шуңа бу җәяүле экскурсия сукмагына “Кораб урманы” дигән исем биргәннәр. Дөресрәге, “Корабельная роща”, чөнки аның татарча атамасы әлегә юк.

Агачлар турындагы язмалар такталары

Агачлар турында

Хайваннар турындагысы

Кошлар турындагы такта да... Барысы да урысча гына

Урманчы чишмәсе. 2016 елда Түбән Кама тыюлыгы җитәкчесе Айрат Имамов ризалыгы белән, бу чишмәдән бераз өстәрәк правослау ияләре хач та урнаштырып маташкан иде. ”Бу хакта “Азатлык” та язды. Халык каршы килгәч һәм мөфтият тә үз сүзен әйткәч, ул хачны алырга мәҗбүр булдылар. Сүз уңаеннан әйтик, аны уртак чишмә өстеннән алган өчен, чиркәү салуга һектар ярым җир бүлеп бирелде һәм Чаллыда “Крестодвиженская чиркәве салына башлады.

Киселгән хач төбе. Бүген Урманчы чишмәсе өстендә хачның бетонга катырылган нигезе генә тырпаеп тора һәм ул бау белән коймага “арканлап” куелган.