Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:57

Җирнең бирелүе, анда чиркәү булачагы хакында әлегә хакимиятләрдән рәсми мәгълүмат юк. Әлегә шул мәгълүм, Чаллының православ руханилары Урманчы чишмәсе янында торган тәрене кисеп шәһәрнең яңа урынына китереп бастырганнар һәм шунда җирне чиркәүгә багышлау тантанасын уздырганнар.

20 гыйнварда үткән әлеге тантанада Андрей поп чыгыш ясап, "Урманчы чишмәсенә куелган тәре тирәсендә бәхәсләр куерды. Шунлыктан шәһәр хакимияте безгә шул чишмә янындагы часовня истәлегенә чиркәү төзү өчен шәһәрдә җир бирү тәкъдиме белән чыкты. Яңа чиркәүнең исеме "Крестововоздвиженская" булачак. Чишмәдәге тәре менә бирегә - Җиңүнең 40 еллыгы урамына, чиркәү буласы урынга куелды. Кайвакыт ике адым алга бару өчен бер адым артка чигенү дә зарур”, дип белдерде. Ул бу сүзләрне чишмәгә куелган тәрене кисү вазгыятен күз алдында тотып әйткән булса кирәк.

Әлеге җирләрнең яңа чиркәү төзү өчен бирелүе, ​халык ишетә күрмәсен дигәндәй, матбугатта ​кыскача гына итеп белдерелде. Чаллы бит күпмилләтле, күпдинле шәһәр.

Яңа чиркәүгә җир бирү вазгыяте 2016 елның декабрь азакларында Урманчы чишмәсенә тәре кую белән бәйле булуы күренә. Чаллы халкы бу тәрегә ризасызлык белдерә башлагач, шәһәр хакимияте әлеге гамәлне башкаручы чиркәү әһелләре белән сөйләшүләр башлаган. Сөйләшүләр кемнәр белән, ни хакында алып барыла, ул хакта аңлатма бирүче күренми. Фаразларга караганда, православ руханилары чишмәгә тәре куеп бәхәс тудыруларын үзләре дә таный. Хакимият белән сөйләшүләр барышында чишмәдәге тәрене яңа чиркәү өчен җир бирелгән очракта алачакларын белдерүләре ихтимал. Яңа чиркәү Урманчы чишмәсенә 180 ел чамасы элек куелган часовня истәлегенә төзеләчәк диелә. Чишмә белән булачак чиркәү арасы якынча 6-7 чакрым.

Төзелеш урынын саклаучы казак
Төзелеш урынын саклаучы казак

Азатлык хәбәрчесе 25 гыйнварда чиркәү буласы урында булды. Чишмәдән кисеп алынган тәре, Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан 15 метрлап эчтәрәк тимерләр белән ныгытып җиргә урнаштырылган. Чиркәү өчен бирелгән җиргә аяк басуга эттерелгән кар өеме артында торган джиптан беренче карашка аерып бетерә алмаслык киемдәге кеше чыгып кем булуыбыз, нигә монда керүебез белән кызыксынды. Өстендә ниндидер ярым тун. Җилкәләренә погоннар тагылган. Погоннар җыйнаксыз гына эләктерелгән, җепләре дә чыгып, асылынып тора. Башында - түбәсе аркылы-торкылы кызыл сызыклы казак баш киеменә охшаган бүрек. Без башта аның үзенең кем булуы белән кызыксындык.

“Мин Чаллыдагы казак гаскәреннән. Шушы төзелешне саклыйм”, диде бу. Башта исемен әйтергә теләмәде. Без исемне, кайда эшләгәнне әйтеп, “Шушы тәрене саклыйсызмы һәм кемнәрдән, тәүлек буе сакта торасызмы?” дигән сорау юлладык. “Әйе, тәүлек буе сакта торабыз. Монда төзелеш башланырга тора бит, материалларны урламагайлары”, ди казак бүрекле әңгәмәдәш. “Көпә-көндез урлашып йөрмәсләр инде, монда бер-ике торба кисәгеннән һәм аны кисү җайланмасыннан башка урларлык нәрсә юк бит. Җитмәсә, 4-5 эшче дә шушында”, дип әңгәмә кормакчы булдык. Әмма казакларның нәрсә саклаулары, исемнәре, фотога төшерү турындагы сорауларыбыз җавапсыз калды. Шулай да сөйләшү барышында казак әфәндебез шушы чиркәү төзелешенең заказчысы булуын, чишмәгә тәре куйдырган Андрей попның ярдәмчесе булуын да искәртеп алды. "Храмнар өчен җирләр алына да, ул җирләрне түләүле машина кую урыннары итәләр, төзү эшләре онытыла, сезнеке дә шулай булмасмы?” дигәнгә: "Юк, алай булмас, машина кую урыны булмаячак”, диде ул.

Булачак төзелеш урынында тимер коймалар, капкалар эшләнә
Булачак төзелеш урынында тимер коймалар, капкалар эшләнә

Бу көнне тулы мәгълүмат алып булмады. Икенче көнне тагын эшне шушындагы җирдән башладык. Тагын теге казак безне каршы алды. Бу юлы аннан атаман телефоны номерын алуга ирештек. Бернинди сорауларга җавап юк. Шулай да исемен Александр дип әйтергә җөрьәт итте. Сораулар туа тора. Бу җир рәсми бирелгәнме? Бирелсә, ни өчен казаклар каравылы астында эшлиләр? Җир бирелмәгән булса, нигә бик ашыгыч рәвештә койма корыла? Әйе, әлеге гектар ярым җиргә тимер коймалар, капкалар эшләнә башлаган.

Хакимият бинасына барып, сорауларны андагы җаваплы хезмәткәрләргә юлладык. Түрәләр берсеннән икенчесенә җибәрде. Ахырда шәһәр матбугат үзәгенең бүлек башлыгы Татьяна Колесниковадан яңа чиркәү өчен бүленгән җирнең ни дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән, рөхсәт ителгән булуы белән кызыксындык. Татьяна ханым җирнең бирелүен, аны рәсмиләштерү эшләре барганын гына җиткерде. Ул да, башка хакимият вәкилләре дә поп Андрей Дубровин аша белешергә киңәш итте. Ләкин поп Андрей башка көннәрдәге кебек үк шәһәрдә түгел, телефонын бирә алмыйбыз, диделәр.

Булачак төзелеш урынында генератор
Булачак төзелеш урынында генератор

Попның ярдәмчесе Антон Тринихин телефон аша яңа чиркәүгә өчен гектар ярым җир бирелүен раслады. “Ни өчен әлеге җирләрне казаклар саклый?” дигән сорауга, “Бушка саклаучыларны таба алмадык. Шуңа бу җирләрне казаклар сакларга булды. Алар бушка эшли”, диде ул. Ул шулай ук әлеге җирләрне рәсмиләштерү эшләренең инде башлануын әйтте һәм башка сорауларны көтмәстән телефонын сүндерде.

Чаллыдагы казаклар атаманы Георгий Ключин белән дә телефоннан сөйләшеп алдык. Ул вакыты тыгыз, эше күп булуын, очрашырга вакыты юклыгын әйтте. “Нигә без бу җирләрне саклыйбыз дисезме? Без территорияне түгел, төзелеш материалларын саклыйбыз. Анда бит торбалар, двигатель дә бар. Менә шуларны. Аларны урларга да мөмкиннәр. Бирелгән җирне озакка сузмыйча гына рәсмиләштерерләр дип уйлыйм. Бу эшләрне Татарстан президенты да күз уңында тота”, дип өстәде атаман Георгий Ключин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG