"Бездән соры кеше ясамакчылар"

Чарада катнашучылар

28 август Татарстан язучылар берлегендә "Русиянең мәдәни кырында милли әдәбият" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге очрашу матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары федераль агентлыгының милли әдәбиятларга ярдәм программы нигезендә гамәлгә ашырылган.

Түгәрәк өстәлдә ике дистәгә якын милләт вәкиле катнашты. Милли мәгариф, әдәбият проблемнары белән Дагыстан, Калмыкстан, Якутия, Удмуртия, Ханты-Манси, Ямал-Ненец бүлгесе вәкилләре һәм Татарстан язучылары бүлеште. Аларның фикере уртак: мәгариф турындагы канун милләтләр аркасына пычак белән кадагандай тәэсир итте.

Яңа шартларда милләтне ничек саклап калырга? Монда фикерләр төрле. Кемдер махсус дәүләт програмнары кирәк дисә, күпчелек дәүләткә ышанудан узган, дилбегәне үз кулларына алып, нәрсәдер эшләргә тырыша. Калмыкстанның мәдәният һәм туризм министры урынбасары Николай Санджиев әнә шундыйлардан. Ул хәтта балалар шагыйре булып киткән. Үз методикасын булдырып, иң кечкенә балаларга уен формасында калмык телен өйрәтә. Ләкин бу гына да коткара алмый, ди язучы. Аныңча, милләтләр бетү алдында:

Николай Санджиев

– Телләр белән хәл бик аяныч. Калмык теле болай да ЮНЕСКО тарафыннан үлеп баручы телләр рәтенә кертелгән иде. Телне белүчеләр елдан ел азая бара. Яшьләрдән һәр икенчесе калмык телен белми. Бу, әлбәттә, депортация тәэсире дә. Безгә, сөрелгән халык буларак, күп җирләрдә ана телебездә сөйләшергә, йолаларыбызны үтәргә, балаларыбызга калмык исемнәрен кушарга ярамады. Хәтта калмык дигән төшенчәне дә әйтү тыелды. Минем халкым төрле җирләргә сибелеп яши.

Әдәбиятны алсак, дәүләт бит калмык әдәбиятына гына түгел, башка әдәбиятларга да битараф. Безнең әдәбият беркемгә дә кирәкми. Кем өчен язарга? Язган әсәреңне укучылар юк дәрәҗәсендә. 60-70нче елларда калмык әдәбияты Русия күләмендә билгеле булса, хәзер Калмыкстан эчендә дә билгесезлектә. Монда тәрҗемә эшенең юкка чыгуы да тәэсир итә. Туган телдә язган әсәрләрне урыслашкан милләттәшләребез укысын, гомумән, калмык әдәбияты яңадан Русия мәдәни кырына кайтсын өчен тәрҗемә ителү кирәк.

Менә мондый чараларда без һичьюгы бер-беребезгә әсәрләребезне тапшыра алабыз. Һичьюгы алар милләт дип янган энтузиастлар тарафыннан тәрҗемә ителер иде. Туган телне балаларга өйрәтү өчен ни генә эшләмибез. Үзем балалар шагыйренә әйләнеп киттем. Уен рәвешендә шигырь ярдәмендә туган телне сөйләм дәрәҗәсендә булса да тапшырасы килә. Ә хәзерге мәгариф турындагы канун хәтта дәүләт теле саналган милли телләрне икенче сортка чыгарды. Бездә, мәсәлән, калмык һәм урыс теле дәүләт теле иде. Калмык теле ихтыярига калды. Бу канун бик күп социаль институтларның, педагог, тәрбияче, галимнәрнең эшләрен юкка чыгара.

Чарада катнашучылар

Милли телләрдә аралашучы халыкларның саны зур тизлек белән коточкыч дәрәҗәдә кими

Тәрҗемәче, язучы Лилия Газизова исә бетүгә юл алуыбызны саннар ярдәмендә раслады. 2002 елда Русия күләмендә татар телендә 5,3 миллион кеше сөйләшкән, ди ул. Хәзер 4,28 миллион кеше татарча сөйләшә ала. Димәк кыска вакыт эчендә без татарча аралаша торган бер миллион кешене югалтканбыз. Бу тенденция барлык милләтләргә дә кагыла. Милли телләрдә аралашучы халыкларның саны зур тизлек белән коточкыч дәрәҗәдә кими.

Бу җәһәттән якутларда хәл алай ук куркыныч түгел. Якут язучысы, Якутия язучылары берлеге идарәсе рәисе Олег Сидоров әнә шулай ди:

Олег Сидоров

– Якутиядә төп дүрт тел бар. Бездә хәлләр чагыштырмача яхшы, якутларның 97 проценты туган телендә сөйләшә. Әмма мәгарифтәге соңгы үзгәрешләр безне дә бик дулкынландыра. Милләт буларак сакланып калу җәһәтеннән язучылар, иҗтимагый оешмалар эзләнүдә. Милли телне саклап калу, һичшиксез, мәктәптә башкарылырга тиеш. Бу җәһәттән республика мәдәнияткә, әдәбияткә кагылышлы програмнар әзерләде һәм алар нигезендә якут теле, Якутиядә генә түгел, Русия күләмендә танылды. Әлбәттә әдәбият, кино, театр сәнгате аша. Милли әдәбият билгеле бер җирлектә генә яши алмый, аңа киңлек кирәк. Русия мәдәни кыры һәм дөнья мәдәни кыры турында әйтүем. Боларны милли әдәбият көчле тамырлары булганда гына яулый ала. Без Олонхо белән танылдык. 30нчы елларда әлеге әсәр бербөтенгә җыелды һәм ЮНЕСКО аны дөнья мәдәнияте җәүһәре дип таныды.

Шул ук вакытта Якутиядә аз санлы халыкларның телләре юкка чыгу алдында. Юкагирлар берлеге рәисе, Якутиядәге аз санлы җирле халыклар театры вокалисты Инесса Томская менә нәрсә ди:

Инесса Томская

– Бүген Якутиядә юкагирлар саны меңнән аз гына артыграк. Шулардан юкагир телендә бер егермесе генә сөйләшә торгандыр. Ана телендә язучылар тагын да азрак. Монда әдәби тел турында сүз алып барып булмый. Ярый әле республикада Төньякның аз санлы халыкларны саклап калу эше бара. Узган елны юкагир телендә укыту башланды. Безгә укытучылар җитми. Шуңа күрә якут укытучыларын юкагир теленә өйрәтәбез. Республикада күчмә халыклар гаиләсе турында канун бар. Аның буенча аз санлы халыкларны үз ана телләрендә укыту да каралган. Бу күчмә мәктәп програмы нигезендә башкарыла.

Инга Артеева

Ненец халкы турында җырчы Инга Артеева чыгыш ясады. Ул милләтнең ничек итеп интернат системы белән юкка чыгуы турында сөйләде. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бала урта белемне интернатта укып ала һәм бу оешмада фәкать урыс телендә генә аралашу рөхсәт ителә. Без ненецча берәр сүз әйтсәк, укытучылар авызга сугалар иде, ди ул. Милләтнең хәлен туган телдә язучылар саныннан чамалап була. Ул ненецча ике кеше иҗат итә, бу начар түгел, дип расларга тырышты.

Язучыларның зарлары күп. Барысы да үз казаннарында кайнаудан, акчасызлыктан, чарасызлыктан ачынды. Җыелыш милләтләр зиратына әйләнә башлаган иде инде. Чөнки кайсыдыр үзләрен 50 елдан юкка чыгачакларын, кемдер 20 елдан бетәчәкләрен әйтеп сөйли башлады. Залны Дагыстан язучылар берлеге рәисе Магомед Ахметов айнытып җибәрде:

Магомед Ахметов

– Дагыстанда телләргә кытлык юк. Алар бездә йөзәү. Милли әдәбиятка килгәндә, менә без очрашабыз, сөйлибез. Әмма һаман да проблемнардан кала бернинди яңа сүз булганы юк. Бернәрсә дә үзгәрмәде. Беренчедән, иҗат берлекләре турында канун кабул ителмәде. Русия профессияләре исемлегеннән язучы дигән төшенчә сызып атылды. Совет илендә бер дигән тәрҗемәчеләр мәктәбе бар иде, аны да юкка чыгардылар. Бит бу мәктәп әзерләгән тәрҗемәләр вакыт узу белән әдәби җәүһәргә әйләнгән иде. Шушы мәктәп дөньяга Гамзатов, Кулиев, Айтматов, Мостай Кәрим сүзләрен ирештерде. Әгәр Габдулла Тукай яки Рәсүл Гамзатов моннан утыз ел элек туган булса, аларны беркем дә белмәс иде. Алар үз җирләрендә шагыйрь булып йөрерләр дә, онытылырлар иде. Тәрҗемә мәктәбен үтерү менә нәрсәгә китерә. Милли әдәбиятны чагылдырган бер генә журнал да калмады. Бер генә китап чыгарылмый. Русия бит үз эченә күпме халыкны кертте, күпме әдәбиятны сыйдырды, аларны нәрсә көтә бу хәлдә?

Туган телне ихтыярига калдыру аркага хәнҗәр кадау белән бер

Ә туган телне ихтыярига калдыру ул аркага хәнҗәр кадау белән бер. Бала үз туган телен өйрәнү кирәклеген мәктәп булмагач тагын кайдан белсен? Имеш тел шәһәрләшү аркасында юкка чыга. Алай түгел. Без шәһәр халкы да булып китә алмыйбыз, шәһәр белән авыл арасында тыпырчынабыз гына. Бөтен дөньяда алдау дибез. Ни өчен шулай? Чөнки чит телдә аралаша башладык. Чит телдә алдавы җиңел. Адәм баласында чит телдә алдашканда генетик дәрәҗәдә намусы уянмый. Шуңа күрә мин үз телен югаткан кеше – җанын һәм намусын югалткан кеше дип саныйм. Теге яки бу халыкның әдәби теле үсештәме юкмы – без моны белә алмыйбыз. Без үз хәлебезгә дә бәя бирә алмыйбыз. Хәзер хәрәкәт бетте. Шуңа күрә очрашып зарланышып кына утырмыйк, һичьюгы Путинга тагын бер мәртәбә җыелышып хат языйк, әлеге җыенның резолюциясен төзик, анысын да юллыйк. Безне бит тамыры, йөзе булмаган бер төрле соры кешеләргә әйләндерергә телиләр.

Чарада катнашучылар

Язучы Ркаил Зәйдулла түгәрәк өстәлдә нигездә төньяк халыклары катнашуына игътибар иткән. Ул барысы да дөрес, әмма әдәбият киләчәге өстәмә акчаларга гына кайтып калмый, ул милли үзаңның көчле булуында, дип саный:

– Монда нигездә төньяк халыклары. Нишләптер башкортлар, чуашлар күренми. Барысы да тел язмышы өчен борчылалар. Теле, мәктәбе юк икән, аның әдәбияты да булмаячак. Бу инде үзен бездә дә сиздерә. Яшьләр арасыннан әдәбият мәйданына килүчеләр юк дисәң дә була. Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшиннар утыз яшьлекләр, егерме яшьлекләр арасында әдәбият мәйданына килүчеләр күренми. Кызлар бар, ләкин кызлар күбесенчә гаилә мәшәкатьләренә күмелеп төшеп кала. Әдәбият исә тугрылыкны сорый, аңа даимилек кирәк, син аны язмышың итәргә тиеш. Кайбер халыклар әдәбиятларының үле хәлдә булуын әйттеләр. Монда сәбәпләр төрле. Мәктәп булмагач, әзерлекле кешеләр юк.

Милли шигърият җыентыгы

Икенчедән, язучының дәрәҗәсе түбән. Бүген әдәби иҗат белән генә гаиләне туендырырга шактый кыен. Шул ук вакытта акчаны да беренче урынга чыгарып булмый. Әллә XIX гасырда язучы мул тормышта яшәгәнме? Һич юк. Язучы һәр чорда кыен яшәгән. Әдәбиятның хикмәте – милли телнең, милли үзаңның көчле булуында. Безгә милли үзаңны үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк.

Язучылар әнә шулай фикер алышты, бер-берсенә әсәрләрен укыдылар. Алар, билгеле, мондый очрашуга да бик сөенә. Проблемнар уртак, бәлки фикер алышуда аларны хәл итү юллары да билгеләнер иде. Әлегә милли әдәбиятны үстерү буенча да, милли телне саклап калу юнәлешендә дә конкрет эшләр билгеләнмәде.