Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телендә язу гына әле милли әдәбият булмый"


Фәрит Габдрәхим
Фәрит Габдрәхим

8 гыйнвар Башкортстанда яшәүче күренекле татар шагыйре Фәрит Габдрәхимгә 85 яшь тулды. Аны әдәбият галимнәре республикадагы иң милли татар шагыйре дип билгели.

– Фәрит әфәнде, 85 яшьлек юбилеегызны нинди кәефләр белән каршылыйсыз?

– Мин Аллаһка шөкер, әле яшь барса да үземне сафта, каләм тибрәтергә көч бар дип башкалар кебек җавап биреп котыла алыр идем дә, тик дөресен әйткәндә, омтылышлар, кызыксынулар кими икән. Чөнки көч-куәт элеккечә түгел.

Кәйлә тотып таш ватасы, көрәк тотып җир казыйсы юк бит. Каләм тотарга көч кирәкми, аны тешкә кабып язучылар да булган. Сәйфи Кудаш 99да да иҗат итте.

Иҗатка да акыл көче кирәк

– Тауга карап тау булып булмый. Физик эшкә көч кирәк булган кебек, иҗатка да акыл көче кирәк. Зиһен көче физик көч кенә түгел. Без “мужик” балалары. Мин беренче буын зыялысы гына. Шуңа да кыен.

– Сезнең тормыш һәм иҗат юлыгызны беләм кебек. Бүздәк районының Арслан авылы, Октябрьски нефть техникумы, Башкорт дәүләт университеты. Колхозда, төзелештә эшләү, мәктәптә укыту. Югары белем алганнан соң Туймазы шәһәр гәзитендә һәм барлык калган хезмәт елларыгызны “Кызыл таң”га бирү. Без белмәгән тагын нәрсәләр калды?

– Мин кайда укырга керергә белми бәргәләндем. Ә укырга кирәк, чөнки колхозда бушка эшләп йөрисе килми. Кулга паспорт бирмиләр. Укысаң гына кеше булып була, шуңа бер сыйныфташым белән Уфаның финанс техникумына укырга кердем. Тик анда тулай торак юк булып чыкты. Ул елларда Карл Маркс урамында урнашкан безнең уку йорты каршында Авыл хуҗалыгы институты урнашкан иде. Анда минем бертуган абыем укып йөри. Мин аның тулай торагында бер ятакта яши башладым.

Татар телендә язу гына әле милли әдәбият булмый. Әсәр татар рухы, гаме белән сугарылырга тиеш

Декабрь урталарында шул тулай торакта яшәүче бер фронтовик абыйга суга киттем. Кайтып ишек төбенә җиткәч, таеп китеп суны өстемә түктем. Ботинкаларыма су тулды. Чиләкләрне атып бәреп, башка суга бармаячагымны белдердем. Бу фронтовик абый тулай торак комендантына минем бу уку йортында укымау сәбәпле, канунсыз яшәвемне җиткерде. Шуннан мине куып чыгардылар. Кич җитеп килә, төенчегемне күтәреп урамда басып торам. Абыем китапханәдә чак иде, ул кайтып җитте, хәлне сорашты. Шуннан мин укудан китәчәгемне белдердем. Кич булса да документларны алырга өлгердем. Шуннан дүрт ел колхозда эшләдем. Пар ат җигеп су, йөк ташыдым. Аннан Уфа юл-транспорт техникумына укырга кердем. Бер ел укыгач, Октябрьски нефть техникумына икенче курска күчтем. Чөнки анда стипендия берничә тапкыр күбрәк, “өчле” өчен дә алырга була иде. Укыган елларымда Бүздәккә кайтканда-киткәндә гел генә тауар поездларына утырып йөрдем. Туктамаса, сикереп төшеп кала идем.

– Арслан авылында туган шигърият Арсланы “куян” булып йөргән, димәк?

– Шулай булып чыга.

– Иҗатка килү ничек булды?

Язучы хөкүмәт заказы белән эш итәргә тиеш түгел, ә йөрәк кушканны үтәргә тиеш

– Балачактан ук шигърияткә килүчеләрдән түгелмен. Техникумны тәмамлагач, берничә ел бик каты чирләп ятарга туры килде. Күп китаплар укыдым. Островскийның авыр хәлләрдә дә яшәргә кирәклеге турындагы фикере кулга каләм алырга этәрде. Ләкин аңа кадәр дә мин шигъриятне бик ярата идем. Чөнки бала чактан ук Тукай, Такташларны яттан белдем. Кая гына барсам да, аларның шигырьләрен сөйләп йөри идем. Аяксыз урын җирдә ятканда шигырьләр яза башладым. Ләкин шигырь техникасын белмим. Авылда киңәш бирүче юк. Җитди иҗат белән Башкортстан дәүләт университетында укыганда гына шөгыльләнә башладым.

– Сез Башкортстанда татар язучылары секциясе оештыруның башында тордыгыз. Берлек җитәкчесе ул чакта драматург Әсгать Мирзаһитов иде. Язучылар берлегенең бер корылтаенда татар секциясе мәсьәләсе дә телгә алынды.

– Мин Башкортстан Язучылар берлегендә татар секциясе оештыру кирәклеге турында мөрәҗәгать язып кайбер татар телле язучылардан кул куйдырып, берлек идарәсенә тапшырган идем. Идарә моны Язучылар берлеген таркату дип тапкан. Мине тиргәделәр, берлектән чыгарабыз дип куркыттылар, Казанга китәргә куштылар. Актерлар йортындагы корылтайга килгәндә, ул бу хәлләрдән соңрак булды. Анда шагыйрь Муса Сираҗи “кайбер кешеләр берлекне бүлгәләргә йөри” дип чыгыш ясады. Азак ул үзе язучылар корылтаенда секция кирәклеген күтәрде.

Шуннан соң Башкортстан Язучылар берлегеннән чыгарга теләвем турында гариза яздым һәм минем соравымны канәгатьләндерделәр.

– Тәнкыйтьчеләр Суфиян Сафуанов һәм Рәиф Әмировны ул елларда Язучылар берлегеннән чыгарган иделәр.

Башкортстан татар телле язучылар берлеге оештырган өчен берлектән чыгардылар

– Әйе, аларны “актив эшләмиләр” дигән сәбәп белән, чынбарлыкта исә Башкортстан татар телле язучылар берлеге оештырган өчен берлектән чыгардылар. Алар мәхкәмәләшеп кире әгъзалыкларын кайтардылар.

Оештыручылар төркеме тырышлыгы белән Юстиция министрлыгында рәсми теркәлгәннән соң 1994 елның 10 апрелендә Башкортстан татар телле язучылар берлегенең I һәм соңгы корылтае узган иде. Форумга бик күп котлаулар килде, шул исәптән Татарстан язучыларыннан да. Аны имзалаучылар арасында Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Марсель Гали, Мөдәрис Әгъләмов, Шәүкәт Галиев, Мансур Вәлиев,Тәүфикъ Әйди, Камил Кәримов, Әхәт Гаффар һәм башка бик күпләр бар иде. Корылтайда республика президенты Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать кабул ителде. Берлекнең идарәсе, секцияләр оештырылды. Башкортстан Язучылар берлегендә тиз арада татар секциясе оештырдылар, азак ул Берләшмә дәрәҗәсенә кадәр үстерелде. Шуннан Татар телле язучылар берлеген оештыручылар кабат теркәлү өчен мәхкәмә юлына бастык. Ун кеше идек. Еллар буе мәхкәмә юлларын таптаган арада Радик Сибәгатов һәм башка кайбер оештыручылар бакыйлыкка күчте. Берничәсен Башкортстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Дистә ел эчендә кырыктан артык мәхкәмә уздырып, рәсми теркәлү кайтарылды. Татар телле язучылар берлеген оештыру үз эшен башкарды, чөнки ул Башкортстан язучылар берлегендә Татар берләшмәсе булдыруга булышлык итте.

– Бүген Башкортстан Язучылар берлегендә 50дән артык татар телле язучы һәм шагыйрь әгъза булып тора, 20дән артык кешенең гаризалары кабул ителгән. Сез беркайда да әгъза булып тормыйсыз.

– Мин Язучылар берлеге кирәкми дип исәплим. Заманында “Кызыл таң” гәзитендә “Кирәкми бит ул берлек, кирәкми!” дигән мәкалә бастырган идем. Анда мисалга драматург Нәҗип Асанбаевны да китердем. Чөнки ул шушы ук гәзиттә обкомның икенче сәркатибе Таһир Ахунҗанов кушуы белән “Кызыл паша” пьесасын язуын, аны тәмамлагач, барып укытуын язган иде. Язучы хөкүмәт заказы белән эш итәргә тиеш түгел, ә йөрәк кушканны үтәргә тиеш. Минем Язучылар берлеге кирәкмәве турындагы ул мәкаләдән соң Нәҗип Асанбаев “Кызыл таң”да миңа каршы минекеннән дә зур мәкалә язып чыгарды.

Тукай һәм Такташка исемне халык биргән. Калганнарга – президентлар

Фәрман белән халык язучысы ясап булмый. Тукай һәм Такташка ул исемне халык биргән. Калганнарга – президентлар. Әгъзалыкка да үз мөнәсәбәтем бар. Язучылар берлегенең һәр әгъзасы да язучы дигән сүз түгел.

– Татар әдәби процессы турында да фикерләрегезне беләсе килә. Казан Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләрне әдәби процесска кертеп бармый. Әдәбият буенча ел йомгакларында бер-ике исемнән башкалар телгә алынмый. Дөрес, пассивлык та баштан ашкан.

– Башкортстан татар әдәбиятына Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Мирсәй Әмир, Илдар Юзев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Айдар Хәлим, Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәй һәм башка дистәләрчә язучы һәм шагыйрьне биргән. Заманында Башкортстанда яшәсәң – башкорт язучысы, Татарстанда – татар язучысы буласың дигән гыйбарә бар иде. Кемнәрдер Казанга китте. Кемнәрдер башкорт әдәбиятына хезмәт итте. Әдәбият галиме Суфиян Сафуановның гәзиттә эшләгән һәм шул тирәдә тупланганнарны “Кызыл таң” әдипләре” дип атаган иде.

Гомум татар әдәби процессында Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр юк дәрәҗәсендә

Билгеле сәбәпләрдән, туган телемдә беренче китабым 60 яшемдә генә көн күрде. Бүген башка вәзгыять. Казанга китми дә туган телдә иҗат итеп татар язучысы булырга мөмкин. Дөрес, китап чыгару гына авыр. Минем, мәсәлән, соңгы китабымның берсе 2000 елда, иң соңгысы 2015тә чыкты. Чыннан да, гомум татар әдәби процессында Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Миңа күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның “Кызыл таң”да чыккан әңгәмәсен уку насыйп булды. Анда ул “Татар әдәбияты тарихы” сигезтомлыгы турында фикерләре белән бүлешә. Томнарның берсендә Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗминең иҗат портретлары булачагын атый. Әнгам Атнабаев үзен беркайчан да татар шагыйре дип исәпләмәде. Ул минем татар секциясе оештыру өчен язган мөрәҗәгатемә кул куймады. Наҗар Нәҗми дә үзен башкорт шагыйре дип йөртте.

Шул ук вакытта Башкортстанда бүген иҗат итүчеләр арасында менә дигән шагыйрь һәм язучылар бар. Шагыйрьләрне генә атыйм, алар: Рим Идиятуллин, Салават Рәхмәтулла, Фәрит Габдрәхим, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Фатыйх Сәйфран, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Халисә Мөдәррисова, Нәҗибә Әминева, Лилия Сәгыйдуллина, Фәния Габидуллина һәм Рафига Усманова. Заманында Татар энциклопедиясен төзегәндә дә башта Башкортстаннан берничә кешене генә керткән иделәр. Азак исемлек зурайды. Бу юлы да шулай булыр дип өметләник. Әлфәт Закирҗанов Башкортстаннан кертеләчәк кешеләрне татар галимнәре, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчеләре белән киңәшләшеп эшләү теләген белдергән.

– Ирексездән бездә “Башкортстан татар прозасы”, “Башкортстан татар шигърияте” дигән бүленеш башланды. Бу бүленеш Казанның сукырлыгы өчен башланды. Ягъни без татар әдәбиятына кирәкмибез булып чыга. Дөрес, бу сүзләр Татарстан Язучылар берлегенең бүгенге җитәкчелегенә кагылмый. Чөнки узган ел бик җитди сөйләшү узды. Уртак проектлар бар һәм алар эшли башлады.

Бер дүртьюллык шигырегез искә төште:​

Телем өчен телем-телем телеп,
Бәгыремне утка яктылар.
Тел сатканнар акча чутларга дип,
Йөгерешеп килде яктыга.

Соравым милли әдәбият хакында.

– Татар телендә язу гына әле милли әдәбият булмый. Әсәр татар рухы, гаме белән сугарылырга тиеш. Татар телендә язылган әсәрне тәрҗемә иткәннән соң анда Гали һәм Вәли исемнәре калу гына ул татар әсәре дигән сүз түгел. Чөнки аны нинди генә телгә тәрҗемә иткәндә дә татар рухы ярылып ятарга, татар язмышы чагылдырылырга тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG