ТИҮ һәм Диния нәзарәте татар телен саклауда хезмәттәшлек итәргә җыена

Фәрит Зәкиев

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләре Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге белән очрашып, татар телен саклау юллары турында сөйләшкән. ТИҮ вәкилләре шулай ук Диния нәзарәтенә Хәтер көнен бергәләп уздырырга тәкъдим иткән.

ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, очрашуда мөфти урынбасары Мансур Вәлиев, Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов һәм аның урынбасары Рәүф Хәсәнов катнашкан. Җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре татар телен һәм республиканың дәүләтчелеген саклау юллары турында сөйләшкән.

"Очрашуда мөһим мәсьәлә күтәрелде - татар телен саклау. Бу юнәлештә бергә эшләргә кирәк дип саныйбыз", ди Фәрит Зәкиев.

ТИҮ активистлары 2002-2010 елларда Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең 1 миллион 70 меңгә кимүе, БДИ кертелү сәбәпле милли мкәтәпнең юкка чыгуы, татар милли университетының һаман да төзелмәвенә басым ясаган.

Зәкиев сүзләренчә, очрашуда шулай ук татар телен Татарстан мәдрәсәләрендә, Болгар ислам академиясендә укыту мәсьәләсе дә күтәрелгән.

Очрашу нәтиҗәсендә берниндә дә килешү төзелмәгән. Әмма Зәкиев мондый сөйләшүләр дәвам итер дип ышана. "Без әйтәсе килгәнебезне әйттек. Безнең бер максат - телне саклау икәнлеген аңлыйбыз", диде ТИҮ лидеры.

Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, ТИҮ дә, Диния нәзарәте дә телне саклау мәсьәләсендә активлашты. ТИҮ төрле дәрәҗәдә мөрәҗәгатьләр, хатлар язды, митинглар, пикетлар оештырды.

Татарстан мөфтияте көче белән мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды.

14 сентябрь узган бу очрашуда ​ТИҮ Диния нәзарәтенә Хәтер көнендә бергәләп йөреш оештырырга да тәкъдим иткән.

Зәкиев Казан башкарма комитетының 2013 елдан бирле Хәтер көнендә йөреш уздырырга төрле сәбәпләр белән рөхсәт бирмәвен, быел да Хәтер көнен митинг һәм йөреш уздырып үткәрергә җыенуларын әйткән.

"Йөреш - халыкның милли үзаңын һәм горурлыгын күтәрә торган чара. Бу сәяси чара түгел, тарихи һәм мәдәни чара. Ул безнең борынгы дәүләтебезнең булуын искә төшерә. Без Хәтер көненә чуашларны, башкортларны, урысларны да чакырабыз. Чөнки бу безнең уртак тарих.

Хәтер көне Татарстан хөкүмәте, Диния нәзарәте белән бергә үткәрелергә тиеш. Татарстанда яшәүче халыклар үзләренең борынгы тарихын белергә тиеш. Әмма XXI гасырда яшәсәк тә, халыкның күпчелегендә һәм Татарстан җитәкчелегенең башында әле дә XVI гасыр", ди ТИҮ рәисе.

Зәкиев сүзләренчә, Татарстан мөфтияте Хәтер көнен бергәләп уздыру тәкъдименә әлегә җавап бирмәгән.

Быелгы Хәтер көнен 13 октябрь Казанның Вахитов мәйданы алдында уздыруны сорау планлаштырыла.