Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә яңача татар теле курслары башланды


Татарстан мәчетләрендә яңача татар теле курслары башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

2 февральдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын махсус дәреслек нигезендә укыта башладылар. Диния нәзарәте вәкилләре сүзләренчә, мәчетләрдә татарча укыту 10 ел чамасы элек үк башланган. Әмма бу курсларда укучылар өчен дәреслек әле генә чыгарылган. Әниләр мәчете Русия ислам институты янында урнашу сәбәпле, татар телен өйрәнергә теләүче йөздән артык кеше институт залында җыелды. Алар арасында унлап урыс кешесе дә бар иде. Курс кысаларында татар һәм гарәп теле, дин һәм татар милләте тарихы дәресләре каралган. Алар шулай ук институт бинасында үткәреләчәк. Теләге булган һәркемнең биредә бушка тел өйрәнү мөмкинлеге бар. Азатлык хәбәрчесе татар теле курсларына җыелганнарның бирегә килү сәбәбен сорашты.

XS
SM
MD
LG