"Акмәчет һава аланына Аметхан Султан исемен бирү кирәк"

Your browser doesn’t support HTML5

24 октябрь Кырым мөфтиятендә узган җыелышта Акмәчет һава аланына Совет берлегенең ике тапкыр каһраманы, кырымтатар очучысы Аметхан Султан исемен бирү тәкъдим ителде. Фикер алышу вакытында бу исем инде Махачкала һава аланына бирелгән һәм бу киртә булып тора дигән мәгълүмат бирелде. Аметхан Султан музее хезмәткәре Мустафа Мустафаев бу аргументны кире какты.