Accessibility links

Гагаринны галәмгә әзерләгән татар каһарманы Аметхан Султан


Аметхан Султан (1920-1971)
Аметхан Султан (1920-1971)

12 апрель космонавтика көне билгеләнә. 2011 елда БМОның гомум мәҗлесе бу көнне кешенең галәмгә очу көне дип игълан итте. Юрий Гагаринны галәмгә әзерләүчеләр арасында кырымтатар каһарманы Аметхан Султан да булган.

Совет берлегенең ике тапкыр каһарманы Жуковскийдагы Очу-сынау институты очучы-сынаучысы Аметхан Султан беренче космонавтларның күнегүләрен үткәргән. Ул Юрий Гагарин, Герман Титов, Владимир Комаров, Борис Егоров, Константин Феоктистов, Алексей Леонов кебек 20-гә якын космонавтны галәмгә очышларга әзерләгән. Үзенең очкычында аларны төрле сынаулардан уздырган, очкычта мөмкин кадәр югарыга күтәрелеп, аска төшеп алар өчен галәм шартлары тудырган. Бу хакта Андрей Симонов "День Победы. Крымские татары. Аметхан Султан" фильмында да сөйли.

"60нчы елларда Аметхан беренче очышларда катнаша, космонавтларны әзерли, алар белән таныш була. Кинохроника архивында ул Юрий Гагарин белән бергә булган кадрлар да бар. Дөньяның беренче космонавты 1 май көне очучы-сынаучыларны котлау өчен Жуковский шәһәренә килә, Аметхан шунда яшәгән була. Аларның авыр хезмәте булмаса, аның да очышы була алмаячыгын ул яхшы аңлый", диелә бу документаль фильмда.

Аметхан Султан (сулдан бишенче) космонавтлар белән, Владимир Беляев һәм Алексей Леонов арасында
Аметхан Султан (сулдан бишенче) космонавтлар белән, Владимир Беляев һәм Алексей Леонов арасында

Аметхан Султан 1964 елда Владимир Комаров (командир), Борис Егоров (галим, табиб), Константин Феоктистов (галим,инженер) "Восход-1" корабында беренче тапкыр галәмгә очкан гыйльми экспедиция космонавтларын да әзерләгән, диде Азатлыкка озак еллар Кырымдагы Аметхан Султан музее җитәкчесе булган Мустафа Мустафаев. Аның сүзләренчә, Аметхан Султан авиаконструктор Сергей Королёв чакыруы белән космонавтларны галәмнән төшерү аппаратларын сынаучы буларак беренче програмнарда катнашып зур өлеш керткән.

— 1960-1964нчы елларда Королёв Кырымда Кефе (Феодосия) янындагы Приморское бистәсенең Чауда борынында урнашкан хәрби полигонда космонавтларны галәмнән төшерү аппаратларын сынауларын башларга җыена, ләкин мондый яңа эшнең нәтиҗәсе нинди булачагына шикләнеп тора. Озак уйланулардан соң ул бу сынауларны үткерү өчен Жуковскийдан махсус Аметханны чакырта. "Мин синең хакта бик куп ишеттем. Бездә мондый сигез аппарат бар, син һичьюгы биш аппаратны исән-имин очкычтан төшерә алсаң, мин сиңа бурычлы булам", дигән. Аметхан Султан 1964 елның 13 апрелендә АН-12 очкычында сигез аппаратны да полигонга уңышлы төшерә. Королёв шатлыгыннан кулында булган сәгәтен салып Аметханга бүләк итә.

Мустафа Мустафаев
Мустафа Мустафаев

Мустафа Мустафаев әйтүенчә, Аметхан Султан һәм очучы-сынаучы Сергей Анохин галәм програмында төрле тикшерү һәм күнегүләрдә катнашкан, барлык инструкцияләрне үтәгән беренче очучылар була. Аларның икесен дә галәмгә очуга әзерлиләр, ләкин Анохин казага очрап бер күзсез кала, Аметхан исә татар булуы сәбәпле галәмгә очу програмыннан читләтелә. Моңа карамастан, аның әзерлек вакытында туплаган бай тәжрибәсен башка космонавтларны әзерләүдә кулланалар, аны башкалар өчен эшләтәләр. Бу кеше яңа очкычларны, төрле аппаратларны, канатлы ракеталарны сынауда беркем эшли алмаганны эшли. Ул уникаль очучы була. Кешенең галәмгә беренче очышында татарның да өлеше булган, тик бу өлеш күләгәдә кала бирә, диде Мустафа әфәнде.

1971 елда чираттагы очкычны сынау вакытында Аметхан Султан командасы белән фаҗигале һәлак була.

Аметхан Султан Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән. Аның каберенә куелган кабер сынының авторы татар сынчысы Садри Ахун (1903-1990). Заманында ул Татарстан рәссамнәр берлеге рәисе (1940-1950) булган.

Аметхан Султан турында аның дуслары хәтирәләре

Авиация маршалы А. Е. Голованов:

— Телдә дастан булган очучы, кырымтатары һәлак булды. Ватанында, Алупкада аңа һәйкәл куелган. Беренче каһарман йолдызын аңа авырлык белән бирделәр, икенчесен дә шулай бирделәр. Ул үткәргән сынауларның һәрберсе өчен Галлай кебекләр каһарман исемен алганнар. Ә аңа бирмәделәр. Минем уйлавымча, мондый икенче очучы бездә юк иде. Хәтта Покрышкин да аның белән тиңләшә алмас.

Танылган конструктор, Совет берлеге каһарманы Владимир Илюшинның Аметхан Султан җеназасында чыгышыннан:

— Минем дустым Амет һәлак булды. Ул ике тапкыр Совет берлеге каһарманы. Белегез, чынында ул дүрт тапкыр каһарман. Әмма аңа бу исемне бирмәделәр, Аметхан – Дәүләт премиясе лауреаты. Кызганычка каршы, аңа ул лаеклы булган исемнәрне бирмәделәр. Башка мондый очучыны мин белмим.

Аметхан Султанның Совет берлеге каһарманы таныклыгы
Аметхан Султанның Совет берлеге каһарманы таныклыгы

Генерал-майор Юрий Михайленко (Киев):

— Аметхан – Кырымны азат итү каһарманы, Кырым күгендә ул 6 очкычны бәреп төшерде. Ул вермахтының планнарын ачкан мөһим документлары булган полковник самолетын утыртты. Моның өчен генә дә каһарман исемен бирәләр. Ул шулкадәр батырлык кылган, аларның һәркайсы өчен каһарман исеме бирелер иде, һәм чынлап та ул каһарманнарның каһарманы. Мәңгелек хәтер һәм дан каһарман Аметхан Султанга!

Совет берлеге каһраманнары клубы рәисе (Жуковский шәһәре), Русия каһарманы Г.Ирейкин искә ала:

— Бу очышлар, аеруча мөһим ракетаның уңышлы сынаулары өчен танылган очучылар Анохин һәм Павлов Совет берлеге каһарманы исеменә лаек булдылар. Аметхан Султан, конструкторлар фикеренчә, өченче тапкыр каһарман булырга тиеш иде. Аны тәкъдим иттеләр, тик, кызганычка каршы, ул вакытта кырымтатарлар ихтирамда түгел иде. Аметхан Султанга милләтен алыштырырга тәкъдим итәләр, әмма ул риза булмый. 25 ел сынаучы булып эшләгәндә ул, һичшиксез, өченче каһарман йолдызына лаек булды. Аның милләте моңа тискәре йогынты ясадымы? Минем уйлавымча, ясады.

Туган урыны Алупкада Аметхан Султан һәйкәле
Туган урыны Алупкада Аметхан Султан һәйкәле

Кырымда галәмне өйрәнүче корылмалар

Кырымда галәмне һәм иярченнәрне күзәтеп торган элек-электән төзелгән берничә станция хәзер дә эшли. Акмәчет-Саки юлындагы Школьное бистәсендә 70нче елларда луноходларны сынау өчен айда булган кратерларны тасвирлаган полигон төзелде.

80нче елларда Джанкой шәһре янында "Буран" галәм кораблары өчен очу-төшү юлы төзелгән иде. Кизләү янында ерак космик элемтә үзәге, Мирное бистәсендә дөньядагы иң зур 4 мең кв.м. антенналы галәм күзәтү станциясе эшли. 1960 елда Бакчасарай янындагы Научный бистәсендә Кырым гыйльми обсерваториясе төзелде. Аның 22 метр диаметрлы телескопы Калифорниядәгедән кала Европада иң зур телескоп санала. Шулай ук Симеиз бистәсендә обсерватория эшли. 1959 елда "Луна-3" галәм аппараты белән шул обсерваториядән идәрә иткәннәр. 2014 елдан соң бу корылмалар хәрби максатларда кулланыла башлаган дип хәбәр ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG