Дөнья җитәкчеләре Парижда Беренче дөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулуны билгели

Дөнья җитәкчеләре Беренче дөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулуны билгели, Париж, 11 ноябрь 2018

Беренче дөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулу уңаеннан бүген Парижда тантана чаралары үтә. Анда йөзгә якын ил һәм халыкара оешмалар җитәкчеләре катнаша.

Чарада катнашучылар арасында Франция президенты Эммануэль Макрон, АКШ президенты Дональд Трамп, Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин, Украина президенты Петр Порошенко.

1918 елның 11 ноябре иртәнге сәгать 11дә Беренче дөнья сугышы кораллары тынып кала. Дүрт елдан артык дәвам иткән һәм 16 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән сугыштан соң солых килешүе гамәлгә керә. Хариталарны шактый үзгәрткән бу сугышта беренче тапкыр коточкыч ысуллар да кулланыла. Геополитик көчләр чагыштырмасы нык үзгәрә, Европада берничә империя җимерелә, бәйсез демократик республикалар барлыкка килә.

Беренче дөнья сугышы: яшәү һәм үлем күренешләре