Урок 34: Сәяхәт (путешествия)

Сәлам! Хәлләрегез ничек? Монда инглизләр, японнар, алманнар, кытайлар бармы? Ә татарлар?

Сегодня мы с вами отправимся в путешествие. Готовы? Наберём лексический запас татарского языка и “алга/вперед”!

Я люблю путешествовать, а ты?

Сәяхәтпутешествие
Сәяхәт итәргәпутешествовать
Мин сәяхәт итәргә яратам, ә син?Я люблю путешествовать, а ты?
Мин сәяхәт итәргә яратмыйм, ә син?Я не люблю путешествовать, а ты?

Your browser doesn’t support HTML5

Мин сәяхәт итәргә яратам

ОТ ТОЧКИ А ДО ТОЧКИ Б НА...

Действительно, как мы совершаем путешествие? На чем мы добираемся? И как сказать об этом на татарском языке? Давайте разучим.

Германиядән Франциягә кадәр нәрсә белән барып була?На чем можно доехать из Германии во Францию?

Варианты ответа:

  • Германиядән Франциягә кадәр машина белән барып була.Из Германии до Франции можно доехать на машине.
  • Германиядән Франциягә кадәр автобус белән барып була. Из Германии до Франции можно доехать на автобусе.
  • Германиядән Франциягә кадәр поезд белән барып була.Из Германии до Франции можно доехать на поезде.
  • Германиядән Франциягә кадәр очкычта очып була.Из Германии до Франции можно долететь на самолете.

    Your browser doesn’t support HTML5

    Германиядән Франциягә

А сейчас потренеруемся. Как вы скажите о том, что...

  • Из Китая до Японии можно доехать на поезде - ?
  • Из России до Америки можно долететь на самолете - ?
  • Из Кукмора до Казани можно доехать на машине - ?

Your browser doesn’t support HTML5

Из Китая до Японии

"Алай" или "болай"?

Как вы решаете, на чем добраться? Наверняка, как и мы, по двум критериям: время и цена.

  • Ничек барабыз? – Как поедем?
  • Ничек тизрәк?Как быстрее?
  • Ничек арзанрак?Как дешевле?
  • Ничек тизрәк һәм арзанрак?Как быстрее и дешевле?
  • Озак – долго
  • Озаграк – дольше
  • Алай – так
  • Болай так, таким образом
  • Очкыч белән тизрәк – на самолете быстрее
  • Машина белән озаграк – на машине дольше (по времени)

Диалог “Вариантлар”

– Линар, безгә 17 декабрьдә Германиядә конференциядә булырга кирәк.
– Германиядә?
– Әйе, Берлинда. Ничек барабыз?
– Ә ничек тизрәк?
– Очкыч белән, ләкин..
– Ләкин алай кыйммәтме?
– Әйе.
– Безнең вакыт юк бит. Очкыч белән барабыз инде.

Your browser doesn’t support HTML5

Линар белән Алия

А КАКОЙ ТРАНСПОРТ ПРЕДПОЧИТАЕТ АДАМ?

Бу Адам. Аның фамилиясе – Лентон. Ул Бөек Британиядән. Аның милләте – инглиз. Ул Франциядә укый. Британиядән Франциягә кадәр Адам очкычта оча, чөнки алай тизрәк. Аңа татар теле бик ошый. Хәзер ул татар телен өйрәнә. Парижда татар теле курсларына йөри. Курсларга ул эштән соң таксида бара.

Your browser doesn’t support HTML5

Адам татар телен ярата

А билеты?

  • Билетлар бармы? – Есть билеты?
  • Безгә билетлар алырга кирәк. – Нам нужно купить билеты.
  • Интернеттан билетлар карарга кирәк. – Нужно в интернете билеты посмотреть.

Я собираюсь, а вы?

  • Ял вакытында – во время отпуска
  • Җыенамсобираюсь
  • Без Һиндстанга барырга җыенабыз.Мы собираемся поехать в Индию.
  • Минем тиздән ял.У меня скоро отпуск.

Земфира ялга Тайландка барырга җыена.Земфира собирается поехать в Тайланд в отпуск.

Минем дустым ял вакытында Хәбәшстанга (Эфиопиягә) барырга җыена. – Мой друг во время отпуска собирается поехать в Эфиопию.

Диалог

– Мәрьям, минем әнинең туган көне бит бу җомгада. Нәрсә буләк итим икән?
– Ого, мин бүләкләр алырга яратмыйм. Акча гына бирәм.
– Кызык түгел бит алай.
– Белмим инде... Сертификат бүләк ит.
– Юк.. Беләм! Аның бер хыялы бар! Аның Венециягә барасы килә.
– Менә тур фирмадан билетлар сатып ал. Минем дустым тур фирмада эшли. Шалтыратыйммы? Бүген барырга җыенасыңмы?
– Әйдә, бүген барам.
***
–Алло, Сәрия! Сәлам! Хәлләр ничек? Синең Венециягә турлар бармы? Кыйммәтме? Яхшы. Рәхмәт.
– Нәрсә диде?
– Бар диде, билетлар да кыйммәт түгел ди. Менә бу номерны ал һәм кич белән шалтырат.
– Шәп! Рәхмәт!

Your browser doesn’t support HTML5

Мәрьям әнисенә бүләк эзли

***

Впереди новогодние каникулы, куда вы собираетесь вы? Пишите нам, присылайте фотографии! Надеемся, что вам понравился наш урок. Теперь, как обычно, пройдём небольшой тест и проверим свои знания:

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!