Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адам Лентон: “Сәяхәт иткәндә татар теле бик кирәк!”


Адам Лентон
Адам Лентон

Азатлык радиосы теләп һәм яратып татар телен өйрәнүчеләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүген без ерак Британиядә туган, хәзер Франциягә магистратурага керүче Адам Лентон белән әңгәмә кордык.

Татар теле белән кызыксыну чыннан да төрле милләт вәкилләрендә күзәтелә. Еш кына алар татар теле яки Татарстан белән бәйләнеше бөтенләй булмаган хәлдә Тукай телен үзләштерә. Мәсәлән, Токиодан Юто Хишияма яки Дагыстаннан Саадулла Әхмәтгаджиев. Шул ук вакытта араларында Казанга рус телен өйрәнергә дип килеп, татар телен өйрәнеп китүче Робин Истон кебекләр дә бар.

Лондон тирәләрендә туган, милләте инглиз булган Адам Лентон да Казанга рус телен өйрәнергә килде. Монда ул татар теленә гашыйк булды, аны кызыксынып өйрәнә башлады. Хәзер Парижда укырга җыенса да, андагы татар теле курсларына йөрергә тели.

Азатлык радиосы Адам белән элемтәгә кереп, аның татар теле турында фикерләрен тупларга, Тукай телен ни өчен өйрәнүен белергә һәм татарларда нәрсәне кызык дип табуын ачыкларга тырышты.

– Адам, син үзең Англиядән. Казанга ничек килеп эләктең соң?

Адам Лентон Миланда
Адам Лентон Миланда

​– Әйе, мин Англиядә, Лондон янында туып үстем. Эксетер Университетына “рус теле һәм халыкара элемтәләр” белгечлегенә укырга кергәч, аннан Казанга бер елга, КФУда рус телен тирәнтен өйрәнү өчен килдем. Казанда күп кызыклы нәрсә таптым, яхшы дуслар белән таныштым, соңрак тагын бер елга килергә булдым.

Хәзерге вакытта мин Франциягә Сьянс-По/МГИМО магистратурасына халыкара элемтәләр юнәлешендә укырга керергә җыенам.

– Ә ник нәкъ Казанны сайладың?

– Икенче курста безгә Русиянең берәр шәһәрен сайларга кирәк иде. Иң зур шәһәрләр мине кызыксындырмый иде, миңа рус теле практикасы әһәмиятле иде, ә аларда чит ил кешеләре күп. Мәскәү белән Питерны исемлектән алып куйгач, интернетта Казан Кремле панорамасын күрдем, ул миңа бик ошады. Күп кеше өчен Русия моноэтник дәүләт булып күренә, мин бу стереотипларга каршы көрәшәм.

– Татар теленә кызыксынуың ничек уянды?

Адам Лентон (алда) дуслары белән
Адам Лентон (алда) дуслары белән

​– Беренче ел Казанда яшәгәндә мин татар телен өйрәнми идем. Мәдәният, халык, милли ризык зур тәэсир ясады, тик татар телендә сүзләрне хобби булып кына өйрәнә идем. Икенче ел Казанда булганда, телне ныклап өйрәнә башладым, чөнки мәдәният белән кызыксыну тел белән кызыксынуга китерә.

Казанда озак яшәгәч, җирле телдән нәрсә дә булса өйрәнү – кабул ителгән гадәт, татар дусларым, йөргән кызым булгач, мотивация булды. Иң кызыгы шул: Казаннан киткәч, мин татар телен тагын да ныграк өйрәнә башладым. Татар теле минем өчен – Казан белән тоташу мөмкинлеге, аны мин үземнең өем дип атыйм.

– Татар телен ничек өйрәндең? Курсларга йөрдеңме, интернетны кулландыңмы?

– Казанда мин атнага бер КФУның татар теле курсларына йөрдем, укытучыларыбыз шәп иде. "Давайте говорить по-татарски" һәм "Практический татарский язык" дәреслекләре буенча укыдык, алар миңа бик ошады.

Хәзерге вакытта YouTube-та "Учим татарский язык" видеодәресләрен карап өйрәнәм. Үзем дәреслекләр белән утырам, җырларны тәрҗемә итәм. Миңа калса, иң җайлы сүзлек – "Викисловарь". Анда күп сүзләрнең тәрҗемәсе бар, тамырдаш сүзләрне табып була. Элек “Ана теле”н дә куллана идем.

Соңгы өч атнада Англиядә татар телен ныклап өйрәнергә керештем. Азатлык сайтына кереп укырга тырышам. Күптән түгел Эсперанто урамы турында мәкаләне укып чыктым, бөтен сүзләрне аңламасам да, тере тел кулланылышын күзәттем.

– Татар телен өйрәнүдә иң авыры нәрсә?

Адам Лентон Кыргызстанда
Адам Лентон Кыргызстанда

​– Әлегә артык авырлыклар очрамады, татар телен өйрәнгән дусларым катлаулы фигыль формалары турында кисәттеләр. Әйтелеш ягыннан да артык авырлыклар юк кебек.

– Татар мәдәнияте кызыксындырды дидең. Ә төгәлрәк әйткәндә, нәрсәне ошаттың?

– Барысын да! Казан минем икенче өемә әйләнде, сайлый алсам, Казанда яшәр идем. Татар телен өйрәнергә сәбәпләрем күп. Ләкин иң көчле мотивация – мәхәббәт диләр. Бу бик тә дөрес. Кешенең туган телен аңлау аның җанын аңлауга ярдәм итә.

– Синең фикеренчә, хәзерге вакытта татар теле нинди авырлыклар кичерә?

– Авыр мәсьәлә. Беренчедән, чыннан да, Татарстан тел үсеше өлкәсендә уңышка иреште. 2013 ел белән (минем беренче Казанда булуым) 2015 елны чагыштырганда, татар теле үсеш кичерде, Татар бистәсе кебек урыннар матурланды, татарча ешрак ишетеп була кебек.

Проблемны төрле яктан чишәргә кирәктер. Хөкүмәт белән иҗтимагый оешмалар нәрсә генә эшләсәләр дә, кешеләр туган телдә сөйләшмәсә, вазгыятьне тиз үзгәртеп булмаячак. Бу социология мәсьәләседер.

Иң мөһиме, минемчә – татар теле статусын күтәрү. Ул өйдә генә сөйләшелә торган тел булмаска тиеш. Татар булмаган милләтләр дә татарча сөйләшә башласа, бу телнең дәрәҗәсен нык күтәрәчәк.

Минем дусларым арасында татар телен белмәгән яки начар белгән татарлар бар. Берьяктан, алар гаепле кебек, тик, икенче яктан, аларның аргументларын мин аңлыйм. Сүзләре шул: “Татар теле миңа нәрсәгә, мин аны кулланачакмынмы?”, “Эш өчен инглиз телен өйрәнү кирәклерәк”, “Мәктәптә өйрәнмәдем, хәзер инде соң”. Мондый татарларда телгә кызыксыну уятырга кирәк.

Мин татар телен ярату сәбәпле өйрәнәм, барысының да шундый мотивациясе юк, әлбәттә. Татарча күбрәк заманча мәгълүмат чаралары, яшьләр проектлары, университетларда Татарстан тарихын, мәдәниятен өйрәнү курслары кирәк, бу әһәмиятле роль уйнаячак. Ләкин, гомумән, мин оптимист. Казан яшьләрендә татар теленә кызыксыну бар, бу – иң мөһиме.

– Ә тагын син нинди телләр беләсең?

– Инглиз һәм рус телләреннән тыш мин француз, испан телләрен беләм. Бераз японча сөйләшәм.

– Син күп сәяхәт итәсең. Чит илләргә сәяхәт иткәндә, татар теленең кирәге чыктымы?

Адам Лентон Кытайда
Адам Лентон Кытайда

​– Әйе, әлбәттә! Бу – татар телен өйрәнүгә тагын бер сәбәп. Мин Үзәк Азиядә булганда, татар теле бик кирәк булды. Төрки телләрне аңларга бик җиңел иде. Әлбәттә, анда русча беләсең, ләкин төрки телдә аз гына булса да сөйләшсәң, сине нык хөрмәт итәләр.

Җирле телләрне белмичә дә, татар теле җирле тарихны, мәдәниятне аңларга ярдәм итте. Мәсәлән, топонимнар атамаларын аңлый алдым (ак-су, алтын арашан һ.б.)

Февраль аенда, Кытайда булганда, Пекинның уйгыр рестораннарында булырга туры килде. Кытай телен бик яхшы белгән инглиз дустым белән бергә идек. Миннем хәлем аңа караганда отышлырак булып чыкты. Ризыклар атамалары татарныкы белән бик охшаш иде, өстәвенә уйгырча исәнләштем дә.

Кешеләр татар теле кирәк түгел дип уйласалар, сәяхәт итсеннәр! Сәяхәттә аның кирәге чыгар.

– Англия татарлары белән танышмы? Аларның чараларында катнашканың бармы?

– Англиядә татар ассоциациясе барлыгын беләм. Узган ялларда гына алар Лондонда Сабан туен үткәргәннәр иде. Кызганычка каршы, анда була алмадым. Фэйсбуктагы төркемләрен күзәтәм.

Парижда татар теле курслары бар икән. Анда укыганда, бу курсларга язылырга уйлыйм.

XS
SM
MD
LG