Аерым алганда, "террорчылар идеологиясен тапшырган" язмалар арасында Роскомнадзор Русиядә тыелган Әл-Бәгъдәди цитатларын китерүне атаган. Роскомнадзор әлеге материалларның Русия экстремизмга каршы кануннарына туры килү-килмәвен тикшерүен белдерә.
9 гыйнвар Роскомнадзор "Бритиш телевижн"га (Русиядә "BBC World News" каналын тапшыручы оешма) медиа турында канун таләпләрен үтәү турында тиешле документлар күрсәтү таләбен юллады. Моның өчен 16 гыйнварга кадәр вакыт бирелгәне әйтелә.
Роскомнадзор BBCның интернеттагы сайтларын һәм BBC World News телеканалын 2018 елның декабрь азагында тикшерә башлады. Әлеге тикшерү Лондонның RT телеканалына карата гамәлләре белән бәйле.
Моңарчы Британиянең медиа өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләүче Ofcom оешмасы RT телеканалының 2018 елның март-апрелендә эфирга чыккан 10 програмын тикшергән. Аларның җидесендә төрле тайпылышлар ачыкланган диелде. 20 декабрьдә Ofcom Кремль тарафлы телеканал тапшыруларны күрсәтү кагыйдәләрен бозган дип белдерде.