Фаразларга караганда, йортның тугызынчы катындагы фатирда газ баллоны шартлаган. Бер кеше һәлак булган диелә. Бер хатын-кыз авыр хәлдә. Сигез кеше, шул исәптән ике яшьлек бала коткарылган. Җимерекләр арасында тагын дүрт кеше булырга мөмкин диелә.
ТАСС җимерелгән дүрт фатирда барлыгы 12 кеше яшәгән дип яза.
В результате взрыва газа в городе Шахты погиб один человекhttps://t.co/0RcooG3sQJ pic.twitter.com/oOBYVHM14D
— #говоритмосква (@govoritmsk) 14 января 2019 г.
Йортта барлыгы 72 фатир. Анда яшәүче 140 кеше вакытлыча тору урынына эвакуацияләнгән. Вакыйга урынына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килгән. Ул йортның тугызынчы катындагы бер фатирда газ баллоны шартлаган дип белдерде. Губернатор шулай ук шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелүе турында да әйтте.
Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шартлауга бәйле җинаять эше ачарга кушкан.
31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип фаразланды. 39 кеше һәлак булды.