Түбән Бәрәскә авылындагы борынгы мәчетне төзекләндерүгә 52 миллион сум кирәк

Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчет

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчетне төзекләндерү эшләре башланган. Аны төгәлләү өчен 52 миллион сум тирәсе акча кирәк.

Татарстанның борынгы таш мәчетен торгызу эшләре башланып киткәнен Азатлыкка Түбән Бәрәскә авылы җирлеге җитәкчесе Аида Фатыйхова әйтте.

Аның сүзләренчә, мәчетне төзекләндерүгә акча җыю өчен республиканың юстиция министрлыгында махсус хәйрия фонды теркәлгән, акча җыю игълан ителгән. Фондны "Ленин" исемендәге хуҗалык рәисе урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов җитәкли. Хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин мәчетне төзекләндерү, саклап калу өчен башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Төзекләндерү эшләрен "Фундамент плюс" хосусый ширкәт башкара. Әлеге вакытта мәчетнең нигезен ныгыталар.

БУ ТЕМАГА: "Бу – безнең беренче таш мәчет, аны торгызу – изге эш"

Түбән Бәрәскәдәге борынгы таш мәчет 1769 елда ук салынган. Ул Казандагы Мәрҗани гыйбадәтханәсеннән дә ике елга "өлкәнрәк". Моннан тыш аның тагын бер үзенчәлеге бар – Явыз Иван Казанны басып алганчыга кадәр хәзерге Татарстан җирендә таш мәчетләр булган, әмма алар барысы да калаларда урнашкан. Авылларда таштан күтәрелгән гыйбадәтханәләр хакында төгәл мәгълүмат юк. Шуңа күрә Түбән Бәрәскә мәчетен иң борынгы авыл таш мәчете дип әйтергә нигез бар.

Бүгенге көндә мәчет җимерек хәлдә. Казан ханлыгыннан соң төзелгән тарихи архитектура мирасын төзекләндерүгә республикада акча юк. Былтыр Азатлык Түбән Бәрәскәгә барып, авыл кешеләре, тарихчылар белән сөйләшкән иде.