Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу – безнең беренче таш мәчет, аны торгызу – изге эш"


Түбән Бәрәскәдәге иске мәчет бинасы

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы таш мәчет җимерек хәлдә. Казан ханлыгыннан соң төзелгән тарихи архитектура мирасын төзекләндерүгә республикада акча юк. Азатлык Түбән Бәрәскәгә барып кайтты, авыл кешеләре, тарихчылар белән сөйләште.

Казанның Иске Татар бистәсендә урыс православ чиркәүчеген салу турында игълан ителде, ә саф татар саналган Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылындагы борынгы мәчетне яңартырга теләмиләр. 1769 елны Ибраһим Борнаев төзегән гыйбадәтханә янә мәчет буларак хезмәт күрсәтерме, сафка баскан очракта ул гыйбадәтханә булып калырмы?

Киләсе елда үзенең 490 еллыгын билгеләп үтәчәк Түбән Бәрәскә авылы Казаннан 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә Татарстандагы иң борынгы мәчет урнашкан, 1769 елда ук салынган. Бу Аллаһ йорты Казандагы Мәрҗани гыйбадәтханәсеннән дә ике елга "өлкәнрәк". Моннан тыш аның тагын бер үзенчәлеге бар – Явыз Иван Казанны басып алганчыга кадәр хәзерге Татарстан җирендә таш мәчетләр булган, әмма алар барысы да калаларда урнашкан. Авылларда таштан күтәрелгән гыйбадәтханәләр хакында төгәл мәгълүмат юк. Шуңа күрә Түбән Бәрәскә мәчетен иң борынгы авыл таш мәчете дип әйтергә нигез бар.

"Бу – безнең беренче таш мәчет, аны торгызу – изге эш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:14 0:00

Бәрәскә мәчетенең иң борынгы таш авыл мәчете булуын Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов та раслады.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Бу – безнең беренче таш мәчет, аны торгызу – изге эш, бурычыбыз. Андый таш мәчет бүтән юк. Әби патша вакытында ике мәчет салырга рөхсәт биргән. Аның берсе – Мәрҗани, икенчесе – Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет. Бу мәчет әле җимерек хәлдә. Торгызылган очракта ул мәчет булып калырга тиеш. Аннан бернинди дә музей ясарга кирәкми", диде ул Азатлыкка.

Түбән Бәрәскәнең үзендә әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Безгә авылда иң беренче очраган кеше – 80 яшьлек Сания Хәйретдинова салага 23 яшендә килен булып төшкән. Ул тарихи ядкәрне яңадан гыйбадәтханә итүне хупламый.

Сания Хәйретдинова
Сания Хәйретдинова

"Юк, энем, безнең мәчет бар. Бик яхшы салынган, менә дигән ул! Борынгы мәчетне торгызуга кем дә кирәксенми, булган мәчеткә йөрүче таман гына. Хәзер олылар үлеп бара, яшьләр кызыксынмый. Яңа мәчетебез бик ямьле, искесенә йөрергә кеше табылмас. Бик зур ул, аны төзекләндерәргә бик күп акча кирәк", диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Авылда бер мәчет бар, ул чирек гасыр элек төзелгән. Халык биш вакыт намазга йөри. Азатлык хәбәрчесе килгәндә өйлә намазында унлап кеше җыелган иде, җомгага 30-40 ир-ат катнашуы – гадәти күренеш. Мәхәллә имамы Әдһәм Хөсәеновны Сания апа әйткәннәр бик гаҗәпләндерде.

Әдһәм Хөсәенов
Әдһәм Хөсәенов

"Тарихи мәчетне торгызу гыйбадәтханә җитмәүгә бәйле түгел. Аны торгызмасак, безгә зур гөнаһ булуы мөмкин. Бу – Татарстан авылларында салынган иң беренче таш мәчет. Моны әйбәтләп төзекләндереп һичьюгы музей итәргә була. Әлегә мәчетебез зур, гает намазларында да сыябыз. Аллаһының биргәненә шөкер. Әмма шуның кадәрле архитектура истәлеген күрәләтә тора җимертәбез икән, Аллаһ каршында да, бәндәләр каршында да без нинди кешеләр булырбыз? Ярый, мәчетне музей итмәсәң дә ярый, бина халыкка мәдрәсә буларак файда китерә ала", диде ул.

Әдһәм хәзрәткә кушылып мәчет карты 61 яшьлек Хәниф Шәрипов борынгы мәчетнең торгызылуы мөһим дип сөйләде.

Хәниф Шәрипов
Хәниф Шәрипов

"Бабайлар зур мәчет буш торырга тиеш түгел дип гарьләнеп сөйлиләр иде. Бу бит авылның яме, нуры! Коммунистлар кагылмаса, әле дә торган булыр иде", диде ул. Өйлә намазыннан соң Коръән укыганнан соң бөтен мәхәллә Ходайдан борынгы ядкәрнең торгызылуын сорап дога кылды.

Намаз укучылар арасында Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин да бар. Ул – борынгы мәчетне яңадан торгызу эше белән янып йөрүче.

Илгиз Хәйруллин
Илгиз Хәйруллин

"Кызганыч, биш гасыр тарихы булган гыйбадәтханәнең әһәмиятен аңлаучылар аз. Арчаның Ташкичү авылында 1819 елда төзелгән, 1776-1777 елларда Кышкарда күтәрелгән, Кукмараның Мәчкәрәсендә 1791 елда салынган мәчетләр билгеле, әмма Бәрәскәнеке 1769 елда ук төзелә. Бу мәчетләрнең өчесе дә төзекләндерелгән, Бәрәскәнеке исә юк", дип уфтана ул. Аның сүзләренә караганда, мәчет 2013 елга кадәр мәдәният йорты булып файдаланылган, шуңа да бинаны 1990нчы елларда гамәлдә булган дәүләт програмнарына кертеп өлгермәгәннәр. Хәзер исә дәүләт казнасында акча юк икән. Хәйруллин әйтүенчә, "башта 62 миллион сум дип исәпләгәннәр иде, бер киңәшмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу акчага өч мәчет төзеп була диде. Бу дөрестән дә шулайдыр. Кыскарта-кыскарта бу сумма 62 миллион сумга калды. Әлегә безгә 3 миллион сум 200 мең сум бирелде. Бу акчага проект-смета документлары ясалды”, ди ул.

2015 елдан соң бернәрсә дә эшләнгәне юк. Бу хәлләргә Илгиз Хәйруллин йөрәк әрни дип әйтә. Ул дәүләттән ярдәм булса, авыл халкы да матди ярдәмгә акча җыелышырга риза, ди. Илгиз әфәнде бина мәчет буларак кулланылырга мөмкин, намаз укучылар елдан-ел арта, моннан өч дистә ел элек гыйбадәт кылучылар бармак белән санарлык булса, хәзер җомгага гына 30-40лап кеше килә. Тарихи ядкәрне туристлык маршрутларына да кертү ихтимал, эчендә музей эшләтсәң, начар түгел. Сәүдәгәр Ибраһим Борнаев төзегән Аллаһ йорты бәрәскәләргә кирәк, ди Илгиз әфенде.

Түбән Бәрәскәдәге иске мәчет бинасы
Түбән Бәрәскәдәге иске мәчет бинасы

Борынгы мәчет эчендә тарихи рух сизелә, төзелү стиле дә – "Петербур бароккосы", ягъни Казанның Мәрҗани мәчетенә охшаш. Ибраһим бай махсус шулай эшләгәнме яисә ул заманда шундый проект нигезендә генә төзергә рөхсәт ителгәнме – әйтүе кыен. Аермасы – авыл гыйбадәтханәсенең түшәме агачтан. Заманында ул да таш гөмбәзле булган, әмма манараны 1930нчы еллар ахырында район үзәге Әтнәдә нәрсәдер төзү өчен кирпеч кирәк дигән сылтау белән сүткәннәр. Ә менә диварларны коммунистлар җимерә алмаган – кирпечләр үзара нык тоташкан. Риваятьләр нигезендә аның ныклыгын измәгә йомырка агын кушу белән аңлаталар.

Түбән Бәрәскә гыйбадәтханәсе турында Шиһабетдин Мәрҗани "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" китабында язып калдырган: “Бәрәскәдәге авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкәл бине Борнагол 1769 ел азагында бик нык һәм яхшы итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган. Ул үзе 1786 елның шәгъбан аенда Бәрәскә авылында вафат була. Таһир, Сөләйман, Якуп, Гайсә, Габдерәшит, Мөэминә һәм Зөлхибә исемле балалары кала. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра. Казанның беренче мәчетенә кулъязма Коръән биргән булган", дип язган.

Түбән Бәрәскәдәге иске мәчет
Түбән Бәрәскәдәге иске мәчет

Быел, Шиһабетдин Мәрҗани елында Түбән Бәрәскә мәчетенә төзекләндерү тәтемәсә, бу эшләрне 2019 елда башларга нигез бар. Беренчедән, Түбән Бәрәскә юбилей билгели, авылга 1539 елда нигез салынган. Ә Аллаһ йорты 1769 елда төзелә. 1959 елда борынгы гыйбадәтханәне тарихи ядкәрләр исемлегенә кертәләр.

Азатлык бер уңайдан борынгы татар авылында мәктәп хәлләрен дә белеште. Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова әйтүенчә, хәзерге вакытта авылда 360 хуҗалык, яшәүчеләр саны – 890 кеше. Балалар бакчасында 36 сабый тәрбияләнә, урта мәктәптә 71 бала белем ала,19 мөгаллим бар.

"Дәресләр татарча гына бара, быел да шулай, үзгәрешләр юк. Уку-укыту ана телебездә алып барыла", диде үзе дә берничә ел элек белем йорты мөдире булган Аида ханым. Биредә дә барысы да татар телен уку турында гариза яза. Саф татар авылында кайбер ата-аналар үз баласын урысча укытуга күчерергә теләүчеләр бар. Алар фикеренчә, урыс телен күбрәк укыган саен югары уку йортына керү җиңелрәк.

фикерләр (19)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG