Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда каршылык тудырган "Рөстәм" мәчете октябрьдә ачылачак


Казанның Хороводная урамында урнашкан яңа мәчет
Казанның Хороводная урамында урнашкан яңа мәчет

Казанның Хороводная урамында урнашкан яңа мәчетнең төзелеше тәмамланып килә. Ачылыш 30 октябрьгә билгеләнгән.

Төзелә башлаганда ук якын-тирә йорталарда яшәүче кайберәүләр тарафыннан кискен канәгатьсезлек белдерелгән мәчетнең төзелеше инде 90%ка тәмамланган.

Төзелеш прорабы Александр Логинов сүзләренә караганда, мәчетнең мәйданы 190 кв. метр. Мәчет тирәсендәге гомуми мәйдан 800 кв. метр. Кызыл кирпечтән төзелгән мәчеттә хатын-кызларга намаз уку өчен дә махсус урын каралган.

"Төзелеш планланганча бара, 11 августта мәчет манарасына ай куелды. 30 октябрьдә кулланылышка тапшырырга ниятлибез", диде ул.

"Рөстәм" мәчете октябрьдә ачыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Мәчет мәхәлләсенең исемен әйтергә теләмәгән вәкиле Азатлыкка белдерүенчә, мәчетне Разыя Еникеева исемле ханым Казанның "Калуга" бистәсе мөселман мәхәлләсе теләген тормышка ашырып үз кишәрлегендә төзергә карар иткән.

Разыя ханым мәчетне вафат булган тормыш иптәше Рөстәм Латыйпов истәлегенә "Рөстәм" мәчете дип атаган һәм төзелеш чыгымнарын тулысынча үзе күтәргән.

Мәчеттә азан алдан килешенгәнчә бары тик мәчет эчендә ишетелерлек итеп кенә әйтеләчәк, шулай ук корбан чалу урыны һәм аерым мәдрәсә бинасы булмаячак.

"Рөстәм" мәчете төзелеп беткәч Татарстан мөфтиятенә тапшырылачак.

Узган елның 25 июлендә Казанда яшәүче Татьяна Немировская Хороводная урамында торак йорт янында мәчет төзелешенә каршылык белдереп Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыкты.

Шул ук елның 27 июлендә Казанның Хороводная урамы 50нче йортта яшәүчеләр янәшәдә мәчет төзүгә каршы урам җыены уздырган иде.

XS
SM
MD
LG