Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызылъяр татарлары мәчетнең мәхәлләгә кайтарылуын тели


Дин-Мөхәммәт мәчете

Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә Дин-Мөхәммәт мәчете дәүләт карамагына күчкәч, анда йөрүче татарлар саны кимегән. Заманында ата-бабалары төзеткән мәчетне Казакъстан диния нәзарәтенә бирүне татарлар рәнҗү белән кабул иткән.

2013 елда дини оешмаларны рәсмиләштереп яңадан теркәлү эше башлангач, гыйбадәтханә каршындагы "Татар-башкорт мәхәлләсе" теркәлүне уза алмаган. Мәхкәмә карары да алар яклы булмаган. Оешманың хәзерге җитәкчесе Артур Тимерҗанов Азатлыкка сөйләгәнчә, мәчетнең дәүләт карамагына күчүе биредә яшәүче татарларның алга таба юкка чыгуына китерәчәк.

– Мәчет элек монда яшәүче татарлар өчен туган йорт сыман иде. Хәзер бөтенесе аптыраган хәлдә калды. Хакимият белән килешү төзелгән, филиал буларак безгә Казакъстан Диния нәзарәте мөһерен бирде. Ләкин татарлар күңелләреннән моны гаделсезлек дип бәяли. Мәчетебезне дәүләт үз карамагына алды, җирле Диния нәзарәтенә арендага бирде, ә нәзарәт безгә, беренче хуҗаларга, мәчетне субарендага бирде булып чыга. Халык аңлый һәм бу гаделсезлек хисе күңелләрне төшерә.

– Артур әфәнде, бүгенге көндә яшь буынга татар телен өйрәтү, милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән эш нинди дәрәҗәдә алып барыла?

Артур Тимерҗанов
Артур Тимерҗанов

– Безнең Дин-Мөхәммәт мәчетендә татар теленә, гарәп теленә өйрәтү алып барыла. Тагын Кызылъярда “Дуслык” татар-башкорт сәнгать үзәге милли мәдәнияткә өйрәтү эшен алып бара. Татар телен Дин-Мөхәммәт мәчетендә дә, "Дуслык"та да өйрәтәләр. Өйрәнергә теләүчеләр булганда татар теле курслары оештырыла.

– Ә теләүчеләр бармы соң?

– Элек теләүчеләр күп иде, мәчетне дәүләт алгач, анда йөрүчеләр саны да, татар телен өйрәнергә йөрүчеләр дә шактый кимеде. Мәчеттә татар телен укытырга рөхсәт бар, ләкин гыйбадәтханәнең хәзер рәсми рәвештә безнеке булмавын белгәч татарлар бирегә килми башлады. Мәчетнең җирле Диния назәрәтенә күчүен белгәч халыкның күңеле сүрелде.

Мәчет дәүләт карамагына күчкәннән соң, бирегә кемнедер күмгәндә генә киләләр, яисә бөтенләй инде төшенкелеккә бирелгәннәр, сөйләшеп күңелне тынычландырырга кирәк булганда, яисә әрвахларны искә алганда дога кылырга киләләр. Дөреслектә, татар-башкорт мәдәни үзәге барысын берләштереп тотарга тиеш, ләкин анда шул бәйрәмнәрдә генә җыелалар.

– Милли гореф-гадәтләрне үстерү эше элек ничек барды?

– Дин-Мөхәммәт мәчете элек-электән үк биредә яшәүче татарларны берләштерә, биредә татар милли гореф-гадәтләре дә чагыла иде, аралашу да татар телендә барды. Хосусый милек булганда татарлар берләшеп әлеге мәчетне төзекләндерү эшендә актив катнашты, ә хәзер мәчетебез дәүләт карамагына күчкәч халык бу эштә катнашмый.

"Алдылар икән, үзләре карасыннар" диләр. Дәүләт үз ягыннан бернинди төзекләндерү эшен алып бармый. Югыйсә, җимерелә башлаган урыннары шактый. Безнең арада битараф булмаган бер төркем кешеләрнең көче белән үзебез төзекләндерәбез. Югыйсә, мәчет өч ел инде дәүләт карамагында дип санала.

– Кызылъярда татарлар арасында яшьләр күпме?

– Күптән түгел "Яшьләр канаты" төркеме төзелде. Анда якынча 90 кеше катнаша. Алар шул “Дуслык” татар-башкорт мәдәният үзәгенә керә, алар шул җыр-бию, сабантуйларда катнашу белән шөгыльләнә. Рәхмәт аларга, кайвакыт мәчеткә килеп җыештыру эшләрендә картларга булышып китәләр, ләкин аларның төп максаты - җыр-бию, бәйрәмнәрдә катнашу.

– Ул төркемгә йөрүче татар егет-кызлары узара татарча сөйләшәме?

– Юк. Өйләрендә әби-бабайлары булганнары әз генә сөйләшә, ә болай көндәлектә узара татар телендә аралашмыйлар.

–Татар телен өйрәнергә омтылалармы?

– Кайвакыт мәчеткә килгәндә татарча сөйләшергә тырышалар, чөнки мондагы әби-бабайлар бөтенесе диярлек татарча аралаша. Саф татар телендә сөйләшмәсәләр дә татарча-урысча сөйләшергә тырышалар.

– Вазгыятьне үзгәртеп буламы бүгенге көндә, әллә инде соңмы?

– Менә әгәр дә безнең татар-башкорт мәхәлләсенә Дин-Мөхәммәт мәчетен яңадан кайтарсалар без моны барысына да җиткерер идек тә, татарлар янә берләшеп монда агылыр иде.

Дин-Мөхәммәт мәчете тактасы
Дин-Мөхәммәт мәчете тактасы

Бу Кызылъяр гына түгел, ә хәтта бөтен Казакъстандагы татарлар өчен бәйрәм булыр иде. Чөнки Казакъстанда бер татар-башкорт мәхәлләсе дә юк, үз вазифасын башкарган бердәнбер татар мәчете Дин-Мөхәммәт иде. Аны татарларга калдырырга дип дүрт ел дәвамында мәхкәмә юллары тапталган. Мәчетне яңадан безнең мәхәлләгә кайтарсалар бу чыннан да зур казаныш булыр иде. Чөнки мондагы татарлар әлеге мәчетнең безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан төзелгәнен беләләр һәм шулай гаделсез рәвештә безнең өчен тарихи истәлек булган бинаны тартып алганнарын барысы да аңлый.

Мәхәлләбезгә милләтчелектә гаепләп шелтә белдергәннәр иде. Имеш тә без җирле Диния нәзарәте белән эш алып барырга теләмибез, казакъча вәгазьләрдән баш тартабыз. Бу дөрес түгел. Татарларның күпчелеге яртылаш казакъ. Рәсми рәвештә мәхәллә булган вакытта да без Диния нәзарәте белән элемтәдә тордык, узара килешү нигезендә эш алып бардык, бары тик без юридик яктан аерым татар-башкорт мәхәлләсе итеп саналдык.

Акимат белән дә безнең мәхәллә элемтәдә торды, төрле форумнарда бергә катнаштык. Мәхәлләбезне мәхкәмә аша таркатып, мәчетебезне тартып алганнан соң, безне үзләренә буйсындырган кебек вазгыять килеп чыкты. Хәзер үпкә хисе бар. Шуңа халык та йөрми башлады. Элек мәчетебездә җыелыш булганда урыннар җитми иде, халык чыгышларны урамнан тыңлап торды. Ә хәзер атна уртасында намазга 2-3 кеше килә, җомгада бәлки 15 кеше җыеладыр һәм шуның белән бетте. Мәчет безгә кайтарылса, яшь буын кешеләре дә йөри башлар, әби-бабайлары белән килеп гыйбадәт кылырлар иде, аннан бергә утырып чәйләр эчеп аралашып утырырлар иде.

–​ Бүгенге вазгыятьне алганда моны Казакъстанда яшәүче татарларның инкыйразы дип атап буламы?

– Юк, мин алай димәс идем, чөнки "Дуслык" мәдәният үзәге барыбер эшләп килә. Аның җитәкчесе татарларны үзара дуслаштырып берләштерде. Чөнки элек мәхәллә эчендә дә кешеләр ике төркемгә бүлешкән иде. Берәүләр мәчетне үзебезгә калдыру өчен көч куйса, икенчеләр мәхкәмәләшеп йөрүгә каршы булды. Хәзер мәхәллә кешеләре дуслашты һәм моны мәдәният үзәге җитәкчесе башкарды дип була.

– Артур әфәнде, инкыйраз дип атап булмый дидегез, ләкин милләтнең яшәеше, үсеше сабан туйларыннан, җыр-биюдән генә тормый. Яшьләр арасында татар теленә, гореф-гадәтләрне көндәлектә куллануга ихтыяҗ юк икән, бу яктан карасак инкыйраз дип атап буламы?

– Мәчетсез мондагы татарлар инкыйраз юлында дип төгәл әйтеп була. Чөнки үз мәчетең булу, безнең очракта, ул бердәмлеккә илткән юл иде. Бирегә бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлектә дә җыелышалар иде.

Белешмә. Дин-Мөхәммәт мәчете Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә 170 ел элек татарлар тарафыннан төзелгән. Мәчет күп еллар дәвамында татарларны, башкортларны туплап торган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG