Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстандагы татар мәчете теркәлүгә иреште


Дин Мөхәммәд мәчете җиңде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Дин-Мөхәммәт мәчете җиңде

Казакъстанның Петропавловски шәһәрендәге татар мәчете теркәлүгә иреште. Мәхәллә җитәкчесе һәм имам Рафаил Рәҗәпов бу шатлыкны күрмичә үлеп китте.

Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловски) шәһәре татарлары Дин-Мөхәммәт мәчетен кайтару өчен кимендә сигез ел көрәште. Җирле хакимияттән булган басымга дучар булган татар мәхәлләсе мәхкәмәләр дәвам иткәндә дә мәчеттә җыелуны дәвам итте. Мәчеттә вәгазьләрне татарча укырга рөхсәт итмәделәр. Хакимиятләр белән сөйләшеп һәм мәхкәмәләшеп йөргән мәхәллә җитәкчесе һәм имам Рафаил Рәҗәпов мәчетне теркәү шатлыгын күрмичә узган ел үлеп китте. Өч ел элек Азатлыкта аның белән әңгәмә чыккан иде.

Казакъстанда чыккан яңадан теркәлү кануны нигезендә мөфтият татар мәчетен үзенә алырга теләде. Татар мәчете мөфтияткә юридик зат буларак керергә теләде. Башкача кергән очракта дин йортының низамнамәсе үзгәртелеп яңа имам китерелер иде, татарлар үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый алмас иде.

Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши.

XS
SM
MD
LG