Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иваново татарлары мәчет төзи һәм тарихларын өйрәнә


Иваново мәчетенең икенче өлешенә нигез ташы салу
Иваново мәчетенең икенче өлешенә нигез ташы салу

Иваново шәһәрендәге җәмигъ мәчетнең икенче өлешенә якын тирәдәге өлкәләрдән кунаклар чакырылып тантаналы шартларда нигез ташы салынды. Бу төбәктә татар тарихы болгар дәүләте чорына ук барып тоташа, ди җирле имам.

Иваново шәһәре җәмигъ мәчете имамы Халит Якупов шәһәрдә илле меңгә якын мөселман яши, шуңа күрә мәчетнең зурайтылуына ихтыяҗ зур ди.

Әлегә кадәр эшләп килгән мәчет бинасы 1997 елда төзелә башлаган, 2003 елда рәсми ачылган. Яңа бина шушы мәчет янәшәсендә генә урнашкан. Ул шәһәр үзәгендә үк булмаса да, аңа шәһәрнең олы урамнары килеп тоташа. Автобус тукталышы да "Мәчет" дип атала, шуңа күрә бу вакыйга мондагы татарлар өчен генә түгел, барлык мөселманнар өчен зур вакыйга булып тора", ди хәзрәт.

Мәчетнең яңа бинасында уку бүлмәләре, конференция заллары да булачак. 2003 елда ачылган, шәһәр тарихында беренче рәсми иман йорты булган мәчет киләчәктә тагы да күбрәк кеше сыйдыра алачак.

Мәчетнең яңа бинасы проекты
Мәчетнең яңа бинасы проекты

"Бу замана таләбе, шуңа күрә безнең җитәкчебез Фәрит Ләпин шундый бүлмәләрне проектка элек үк керттергән булган", ди вакытында Казанда татар теле белгечлеген үзләштергән Халит хәзрәт.

Фәрит Ләпин - Иваново татарлары арасында дин эшлеклесе, өлкә мөфтияте җитәкчесе буларак кына түгел, ә җирле татар мохтарияте башлыгы буларак та танылган шәхес. Аның тырышлыгы белән шәһәрдә мәчет кенә түгел, татар халык театры да, татар теле укытыла торган кичке мәктәп тә, яшьләр оешмалары да эшләп килә.

Ивановодагы хәзерге мәчет
Ивановодагы хәзерге мәчет

"Бүгенге көндә без мәчет төзү, мәгърифәт эшләре белән бер рәттән, җирле тарихыбызны да өйрәнәбез. Чөнки хәзер Иваново өлкәсендәге тарихыбыз шактый тирәнгә киткәнлеге ачыклана бара. Мәсәлән, әле 1907 елда ук Ивановода мәчет төзергә рөхсәт бирелгән булган, әмма ул вакытта акча җитмәү сәбәпле аның очына чыга алмаганнар. Чөнки ул чорда шәһәрдә 240лап кына милләттәшебез яшәгән", ди Халит хәзрәт.

Хәзрәт сүзләренә караганда, бүген өлкәдә чыга торган, тарихка кагылышлы кайбер китапларда да мондагы татарлар тарихы күрсәтелгәли.

"Шулардагы һәм башка мәгълүматларга баксаң, Иваново тирәсендә татар тарихы болгар дәүләте чорына ук барып тоташа. Бу җирләрдәге фин-угыр халыклары белән болгарлар сәүдә эшләре генә алып бармыйча, аерым торак урыннары да булдырганнар", ди хәзрәт.

Ул гына түгел, хәзрәт сүзләренчә, Иваново өлкәсенә кергән җирләрдә Алтын Урда чоры белән бәйле татар урыннары бар. Баскак исемле авыллар булуы – бу җирләрдә Алтын урда вәкилләре яшәп, салым җыеп торуларын аңлата.

Халит Якупов
Халит Якупов

"Бүгенге Юрьевец шәһәре һәм Мугреево авыллары тирәсендә татарлар яшәгән. Кинешма дип аталган шәһәр атамасы да чынлыкта "киң чишмә" сүзеннән барлыкка килгән. Башка татар авыллары да булган. Анасы ягыннан чыгышы белән татар булган Дмитрий Пожарский да Мугреевода туган. Аның анасы Беклемишевлар нәселеннән. Гомумән, мондагы татарлар XVII гасырда ук Русия өчен шактый көч түккәннәр. Күбесе урыслашкан. Әмма, икенче дулкын булып, татарлар XIX гасыр азагында монда килеп урнаша башлыйлар, татар бистәләре барлыкка килә. Шундый бистәләрнең берсе Южа шәһәрендә булганлыгы билгеле, ә инде совет чорында исә монда татарлар тагы да арта", ди хәзрәт.

Бүген Иваново өлкәсендә җиде меңгә якын татар яши. Иваново шәһәрендә мәчет булса, Кинешма, Шуя, Фурманов, Тейково, Вичуга шәһәрләрендә гыйбадәт йортлары да бар.

XS
SM
MD
LG