Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иваново мәчетенә тагын свастика ясаганнар


Мәчет бинасының ике урынында свастика ясалган
Мәчет бинасының ике урынында свастика ясалган

Иваново шәһәренең җәмигъ мәчетенә свастика билгеләре ясаганнар. Узган елны мәчеткә дуңгыз башы ташлауны оештыручыга карата бүген мәхкәмә өч елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган.

2 ноябрьгә каршы төндә Иваново шәһәре мәчетенә ике свастика ясаганнар. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Ляпин Азатлыкка әйтүенчә, аны эшләүчеләрне табу мөмкин булмастыр.

“Бу төнге өчләрдә булган хәл. Беркем күрмәгән. Ул урында видеокамералар юк. Аның каравы узган елны мәчеткә дуңгыз башы ташлауны һәм шулай ук свастика ясауны оештыручыга карата бүген Ленин районы мәхкәмәсендә утырыш булды һәм аны өч елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгардылар”, ди ул.

Билгеле булганча, 2013 елның 1 июнендә мәчеткә дуңгыз башы ташланган иде. Ляпин әйтүенчә, аны эшләүче дүрт яшүсмерне алар үзләре тоткан.

Фәрит Ляпин
Фәрит Ляпин

“Без ул яшьләрне иртәнге намазга килгәч тоткан идек. Җәй көнне бит намаз иртә керә. Шуларның телефон номерлары аша бу эшне оештыручыны исәпләп чыгардылар. Ул уртача 35 яшьлек, бик абруйлы кыяфәттәге адәм. Бу кеше идея җитәкчесе булган. Ә теге балаларны мин хөкем итмәскә сорадым, чөнки аның барысын да бер кеше оештырган. Ул әле мәхкәмә карарын ун көндә кире шикаять итә ала, шуңа аның турында рәсми күп сөйләү дөрес булмас”, диде ул.

Ляпин әйтүенчә, мәхкәмә карарының шундый кырыс булуы аларны куандырган, чөнки бу башкаларга да “кисәтү” булып тора дип саныйлар.

“Элек йә штраф бирәләр, йә бөтенләй берни булмый иде. Бу юлы без канәгать”, диде ул.

XS
SM
MD
LG