Росстат: Русия гаиләләренең яртысының акчасы ашауга һәм киемгә генә җитә

Росстат тикшеренүе күрсәткәнчә, русияләрнең 14,9 процентының акчасы бары тик туклануга гына җитә.

Русиядә 48 процент гаиләләрнең 2018 елның дүртенче чирегендә эшләп тапкан акчалары бары тик ашауга һәм киемгә генә тотылган. Җиһаз яки смартфон кебек озак кулланылышлы әйберләргә акчалары калмаган. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып РБК яза.

2017 елның дүртенче чиреге белән чагыштырганда, Русиядә акчалары ашау белән киемгә генә җитүче гаиләләр саны бераз кимегән. Ул вакытта бу хакта гаиләләрнең 49,8 проценты белдергән булган.

Гаиләләрнең 14,9 проценты акча ашауга гына җитә дип әйткән, ә кием сатып алу һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү авыр дигән. Мондый гаиләләр аеруча Ямал-Ненец автоном бүлгесендә күп. Анда бу хакта сораштыруда катнашучыларның 100 проценты белдергән. Новосибирскида мондый гаиләләр саны 41,3 процент тәшкил итә.

Росстат бәяләвенчә, гаиләләр саклауга куелган акчаларын тота һәм кредитлар ала башлаган. 2017 ел ахырыннан саклауга куелган акчаларның һәм кредитларның тотылу өлеше 7,8 проценттан 11 порцентка җиткән.

Быел апрельдә Росстат Русия гаиләләре финансына багышланган бер хисап чыгарган иде. Анда гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк диелде. Кремльдә әлеге саннарны аңлатырга куштылар. Росстат бу тирәнтен тикшерүләрнең берсе иде, 2016 елдан ике пар аяк киеме алырга мөмкинлеге булган гаиләләр саны 50,3 проценттан 63,8 процентка артты дип белдерде.