Ростовта биш кырымататар җәмгысе 68 елга ирегеннән мәхрүм ителде

"Хизб ут-Тәхрир"нең Акмәчет эше нигезендә гаепләнүчеләр

18 июнь Дондагы Ростовта Русиянең көньяк хәрби мәхкәмәсе Акмәчеттәге "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә биш кырымтатарны җәмгысе 68 елга ирекләреннән мәхрүм итте. Прокуратура колония җәзасын әзрәк вакытка сораган иде.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Теймур Абдуллаев 17 елга, Узеир Абдуллаев – 13, Рустем Исмаилов – 14, Айдер Салединов һәм Эмиль Джемадинов – 12шәр елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителделәр. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнделәр. Теймур Абдуллаев шулай ук әлеге оешманың Акмәчеттә бүлекчәсен булдыруда да гаепләнде.

Теймур Абдуллаевтан тыш, барысы да прокурор сораганнан бер елга озаграк вакытта ирекләреннән мәхрүм ителде.

Хөкем ителүчеләрнең берсе дә гаепләрен танымады. Адвокатлар хөкем карарына аппеляция шикаяте тапшырырга җыена.

Хөкем ителгәннәрнең туганнары мәхкәмәдә

Биш кырымтатар 2016 елның октябрендә йортларында тентү узганнан соң тоткарланганнар иде. Алар Русиядә һәм аннексияләнгән Кырымда тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнде. Былтыр декабрьдә биш кырымтатар Дондагы Ростовка тикшерү изоляторында күчерелде.

10 июньдә Рөстәм Исмаиловның кайнатасы Энвер Омеров (58 яшь) һәм аның улы Риза Омеровның өйләрендә куәт оешмалары тентү үткәреп, үзләрен тоткарладылар. Акмәчетнең Киев районындагы Русия хакимиятләре контролендәге мәхкәмәсе аларны һәм тагын алты кырымтатарыны 5 августка кадәр сак астында калдырды. Алар да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.