Чаллыда оппозицион Рузил Миңгалимов шул ук фамилияле "Бердәм Русия" намзәтенә көндәш булмакчы

Рузил Миңгалимов

Татарстан Дәүләт шурасына Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесеннән көндәш намзәтләр Марсел Миңгалимов белән Рузил Миңгалимов чыгарга мөмкин.

Чаллы шәһәр шурасына “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган һәм соңрак оппозициягә күчкән Рузил Миңгалимов Дәүләт шурасына сайлауда Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайланырга гариза биргән. Моны ул “Idel.Реалии"га раслаган.

Ул сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашачак. Намзәт булып теркәлү өчен 1,8 мең имза җыю зарур.

Аның бу бүлгедәге төп көндәше “Бердәм Русия” намзәте, “Профит” ширкәте җитәкчесе Марсел Миңгалимов булырга мөмкин.

КПРФтан бу бүлгедәге сайлау көрәшенә Роберт Сәгыйдуллин, ЛДПРдан Артем Балобанов катнаша. Шул ук бүлгедә бәйсез намзәтләр булачак Чаллының элекке мэры Рәфгать Алтынбаев, Валерий Чернов һәм Александр Якшин да чыга.

БУ ТЕМАГА: "Татар телен укыту репетитор яллауга кайтып кала ала"

Рузил Миңгалимов бу бүлгедән чыгуын аңлатып: “Бу бүлгенең тарихы бик бай. Ул шәһәрдәге беренче бүлге. Шул ук вакытта ул чишәсе проблемнар саны белән дә беренче урында. Аларны чишәчәкбез”, диде.

Ул Рәфгать Алтынбаевның барлык китапларын тәкъдим итү чараларында катнашканлыгын һәм аның китапларын кызыксынып укуын белдерде. Шул ук вакытта ул үзенең “Бердәм Русия” фиркасе намзәте Марсел Миңгалимов тавышларын киметү өчен чыкмавын да әйтте.

Рузил Миңгалимов Михаил Ходорковскийның “Ачык Русия” проектында катнашуын дәвам итүе турында да белдерде.