Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен укыту репетитор яллауга кайтып кала ала"


Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов балаларын татар теленә өйрәтергә теләүчеләргә бары репетитор яллау юлы гына кала дип саный. Ул малаен татар балалар бакчасына бирә алмаган.

"Бердәм Русия" фиркасе вәкиле була торып Русия думасына 2016 елда узган сайлауда "Ачык Русия" хәрәкәтеннән намзәт булып барган Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов бу көннәрдә Азатлыкта булып безнең сорауларга җавап бирде.

Мингалимов Чаллы шәһәр шурасының милли мәсьәләләр өчен җаваплы комиссиясенә дә керә. Аның белән Чаллыда ана телен укыту һәм кайбер башка проблемнар турында сөйләштек.

Рузил әфәнде, депутат буларак халык күбрәк сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

– Мин шәһәр шурасы депутаты буларак эшемне ике комиссиядә алып барам. Аның беренчесе – телләр, мәдәният, спорт һәм яшьләр проблемнары белән бәйле. Икенчесе – социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек комиссиясе. Әлбәттә, депутатның эше моның белән генә чикләнми. Соңгы вакытта мин шулай ук кеше хокукларын яклаучы буларак та билгеле. Шуңа сәяси сораулар белән дә күп мөрәҗәгать итәләр.

Хәбәр ителгәнчә, заманында Чаллыдагы "Азатлык" татар яшьләре берлеге өчен бина бирү мәсьәләсен дә күтәргән идегез.

– Ул эш белән мин депутат эшчәнлегемне башлаганда шөгыльләндем. Шундый тәкъдим белән шәһәр шурасына чыктым. Мэр исеменә хат яздым. Бер бинаны тәкъдим иттеләр, ләкин "Азатлык" яшьләре ул читтәрәк, без теләгән урынны бирмиләр дип ризалашмады. Чөнки хәзер җыела торган урын үзәккә якынрак.

Хәзер "Азатлык" берлеге белән элемтәдә торасызмы?

– Әйе, алар һәр сишәмбе җыелалар. Мин ул очрашуларга барам һәм аларның булган теләкләрен үзебезнең депутатлар комиссиясендә күтәреп чыгам.

Нинди теләкләр?

Әгәр шулай дәвам итсә, инде репетиторлар алырга туры киләчәк

– Туган телләрне саклау өлкәсендә халык белән күбрәк эшләргә кирәк. Үзем дә ике бала атасы буларак, бу проблемны яхшы аңлыйм. Минем малай мәктәптә укый. Татар теле дәресләре җитмәве инде сизелә. Әгәр шулай дәвам итсә, инде репетиторлар алырга туры киләчәк.

Күптән түгел Татарстандагы "РоСТ" дип аталучы урыс телле ата-аналар төркеме, киресечә, Чаллыда татар балалар бакчалары күп, урысныкылар аз дигән дәгъва белән чыкты.

– Бу дөрес түгел. Статистикага карасак, бары ике балалар бакчасы гына татарча. Минем малай йөри башлаганда без татар төркеме булмыйча, урыс төркеменә йөрергә мәҗбүр булдык. Мәктәпкә керергә бер ел калганда гына татар төркеменә алдылар. 11 төркемнең бары берсе генә татар иде.

Депутат буларак сез төрле инструментларны куллана аласыз. Мәктәпләргә чыгып татар телен укыту белән бәйле вазгыятьне тикшергәнегез юкмы?

Җәмгыятьне үзгәртер өчен һәрвакыт беренче мөрәҗәгать халыктан булырга тиеш

– Минем шәхсән тикшергәнем юк. Монда "Азатлык"тан да, халык арасыннан да, депутат та, башкарма комитеттан да кешеләр җыелып күмәк бер комиссия төзеп, мәктәпләр һәм балалар бакчаларында йөреп нәтиҗә ясарга тиешләр. Әгәр депутат чыкса, бу депутатка гына кирәк кебек килеп чыга. Гомумән, җәмгыятьне үзгәртер өчен һәрвакыт беренче мөрәҗәгать халыктан булырга тиеш. Депутат инде шул теләкләргә таянып эшли.

Халык таләп итте бит татар телен мәктәпләрдә мотлак укытуны. Берничә ел элек Уфада узган Асаба халыклар корылтаенда катнашып сез: ​"Урыс булмаган һәр халыкның проблемнары уртак. Аларны канунлы юллар: җирле парламентлар, Русия думасына чыгып чишү юлларын эзләргә кирәк", дигән идегез. Думада утыручы Татарстан депутатлары татар телен якламады. Димәк сез әйткән принцип эшләми булып чыгамы?

– Әйе, телне мәктәптә саклап калу өчен күп эшләнде. Бу Асаба халыклар корылтаена килгәндә, милли сорауларны федераль дәрәҗәгә җиткерүче бер оешма итеп булдырмакчы идек. Ләкин ул федераль үзәккә кадәр барып җитмәде. Телләрне укытуга килгәндә, менә 18 ноябрьдә Казанда Татар ата-аналары җыелышы булды. Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар. Шуңа Татар ата-аналары оешмасы бәйсезрәк булырга тиеш. Халык белән бергә тупланып үзләренең фикерен хөкүмәткә җиткерергә тиеш. Киләчәктә татар ата-аналары, депутатлар да, экспертлар да катнашып менә шушы милли телләрне кайгыртканнар җыелып нәрсә дә булса эшли алырлар дип өметләнәм.

Чаллыны күпләр милли хәрәкәткә нигез салган шәһәр буларак белә. Былтыр анда мәктәпләрдә татар телен сайлаучылар 69 процент иде. Бу аз түгелме?

Телләрне саклап калу һәм үстерү өлкәсендә програмлы рәвештә эшләү җитеп бетмәде

– 90нчы елларда милли хәрәкәт җанланып киткәндә анда күбесенчә авыллардан чыккан яшь егетләр һәм яшь кызлар булды. Алар шәһәргә килеп милли хәрәкәттә катнаштылар. Кемдер килә, кемдер китә. Татарстан буенча карасак, якынча татарлар һәм урыслар саны тигез. Шуңа Чаллыда 69 процент булу әйбәт. Татарстан өчен бу зур күрсәткеч. Монда бер момент бар: милли хәрәкәт җанланган вакытта күп кенә казанышлар булды. Суверенитет турында күп сөйләделәр, Мәскәү белән Татарстан арасында аерым килешүләр булдырылды, ләкин менә телләрне саклап калу һәм үстерү өлкәсендә програмлы рәвештә эшләү җитеп бетмәде. Нәрсә кирәк иде? Беренче чиратта фәнгә татар телен кертү. Бер дәвердә, ягъни 90нчы еллар башында тырышлыклар булды, ләкин ул вакытта фән өлкәсендә эшләгән галимнәр бер-берсе белән килешә алмады. Латин әлифбасына күчү мәсьәләсен алганда, галимнәр бер-берсе белән килешә алмыйча шушы мөмкинлектән файдаланмады. Кайбер шундый моментлар тарихны бөтенләй башка юнәлештә алып китәргә мөмкинлек тудыра. Шуңа төптән уйланылмыйча эшләнгән моментлар аркасында татар теле шушы дәрәҗәгә калды. Ана телен укытуның сәгатьләре, татар телендә сөйләшүчеләр кимүе моның күрсәткече. Бер-ике буыннан соң бу сөйләшүчеләр тагын да кими дигән сүз. Укырга теләк белдергән 69 процент бер ун елдан 30 процентка калырга мөмкин.

Татар телен укытырга теләгән ата-аналар аз түгел. Мисал өчен Чаллыдан Рамил Хөснуллин мәхкәмәләшеп тә йөрде. Хәзер балаларына татар телен элекке кебек күп укытырга теләгән ата-аналарга нишләргә кала?

– Мин Хөснулин белән таныш түгел. Андый кешеләргә татар теленнән репетитор яллау кала.

Репетитор, беренчедән, шактый чыгымлы, аннары Татарстанда яшәп дәүләт теле булган татар телен уку өчен репетитор яллау бернинди дә мантыйкка сыймый кебек.

– Әлегә шул юлны күрәм. Аннары Казанда Татар ата-аналары конференциясендә Ачык университет булдыру турында әйтеп киттеләр, ягъни виртуаль рәвештә белем алу.

Татар мәсьәләсенә килгәндә, проблемнар мәгариф өлкәсендә генә түгел. Элегрәк Чаллы мэры ел азагына татар драма театры элекке "Колизей" төнге клубы урынына күчәчәк дип әйткән иде. Баш режиссер моның белән канәгать булмады. Болай була калса, Чаллы татар шәһәре булудан туктаячак диде. Ел азагы якынлаша, татар театры чыннан да элекке клуб урынына күчәчәкме?

– Бу мәсьәләне җәмәгатьчелек тә канәгатьсезлек белдереп күтәреп чыкты. Аны төзекләндерү, ягъни үзгәртеп төзү чыгымнары яңа бина салу белән бертигез булачак. Театр бинасына яңа урын карала. Чулман проспектын карасак, анда ЗАГС бар. Шунда җирләр дә бар. Күп кенә канунсыз үзләштерелгән җирләрне хәзер дәүләткә кайтардылар бит. Менә хәзер аны шунда төзү карала. Театрга яңа урын каралуы турында медиада җитәкчелек әйтте инде.

Җәмәгатьчелек канәгатьсезлеген белдерде дидегез. Гомумән, Чаллыда җәмәгатьчелек җыелырга урын булмавын әйтеп активист Раушан Вәлиуллин гайд-парк төзергә тәкъдим иткән иде. Сез моннан хәбәрдәрме?

– Мин 2017 елда Ульянга барып кайткан идем. Анда активистлар митинглар уздыру өчен урыннар булмау сәбәпле шундый тәкъдим белән чыкканнар һәм шәһәрдә гайд парк булдырганнар. Аларга инде чара уздыру өчен хакимияттән рөхсәт алырга кирәк түгел. Чаллыда "Азатлык" мәйданын төзекләндерү башланганда мин бу мәсьәләне социаль челтәремдә күтәрдем. "Бәлкем, мәйдан төзекләндерелгәннән соң, бу яшьләрнең фикерен белдерә торган урын булыр" дип язып чыктым. Аны депуталар комиссиясендә дә әйткән идем. Алар аны хупламады.

Чаллыдагы бу гайд-парк урыны Татарстан өчен сынап карау урыны булыр дип күзаллана

Соңыннан Раушанны яклап йөргәндә Дәүләт шурасыннан депутат Илдар Шамилов оппозиция белән сөйләшергә чыкты. "Митингларга чыгасыз, сезгә нәрсә җитми соң?" диде. Шуннан Раушан бу гайд-парк фикерен аңа әйтте. Шуннан шәһәр мэры исеменә Дәүләт шурасы депутаты исеменнән хат килде. Ул хат Чаллы депутатларына да килде. Алга таба шушы мәсьәләдә утырыш булачак. Чаллыдагы бу гайд-парк урыны Татарстан өчен сынап карау урыны булыр дип күзаллана, чөнки башка төбәкләрдә ул бар, ә Татарстанда андый урын юк.

Димәк Чаллы Татарстандагы демократия утраучыгы булып чыга инде. Чаллыда Казанга караганда яхшыракмы?

– Гомумән Татарстанда бөтен сәяси төрлелек чагыла. Анда системалы оппозиция дә, системалы булмаган оппозиция дә, аерым алганда Алексей Навальный (Русия оппозиционеры), "Ачык Русия" вәкилләре бар. Аларга административ эшләр ачыла, әмма бит чаралар дәвам итә.

Узган ел Чаллыда төзелгән инициатив төркем шәһәр-район башлыкларын турыдан-туры халык сайлауны хәл итү соравын референдумга чыгару эше белән шөгыльләнде. Бу төркемгә сез дә кердегез. Нәтиҗәсе ничек булды?

– Үзәк сайлау комиссиясе аны раслады, ләкин Татарстан Дәүләт шурасында кире бордылар. Ул шуның белән тәмамланды. Гәрчә бу проблем кала. Шәһәр башлыклары турыдан-туры халык сайласын дигән тәкъдим белән чыгучы төркемнәр төрле төбәкләрдә булды. Алга таба бу мәсьәлә күтәреләчәк. Менә Хакасиядә сайлаулар узды һәм халыкта төбәк башлыгын турыдан-туры сайлап кую ихтыяҗы барлыгын күрсәтте.

– Сайлау дигәннән, Сез "Ачык Русия" хәрәкәте ярдәме белән Русия думасына депутат буларак сайланырга теләгәч, сезне "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгардылар. "Ачык Русия" "Бердәм Русиядән" нәрсәсе белән аерыла?

– "Ачык Русия" ул белем бирү проекты. Анда бернинди әгъза таныклыклары бирелми. Ә "Бердәм Русия" ул беренче чиратта фирка. Аларның әгъзалары бар һәм алар әгъза кертемнәре түли.

– Сез кайчан "Ачык Русия"гә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз. Мондый борылышны ничек ясадыгыз?

Бу борылыш түгел. Мин 2016 ел "Ачык Русия"нең интерентта проектын күрдем. Алар яшь сәясәтчеләрнең үз шәһәре өчен нәрсәдер эшли алсын өчен ярдәм тәкъдим итә иде. Ягъни мәгълүмати һәм юридик ярдәм тәкъдим ителде. Ул вакытта мин инде шәһәр шурасы депутаты идем. Аңа кадәр мин "Чаллы ТВ" телевидениесендә эшләдем. Биш ел дәвамында татар телендә тапшырулар алып бардым. Мине инде таныйлар иде. Төрле проектлар белән шөгыльләндем. Җәйге лагерьлар оештырдым. Төрле иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә тордым. Ул вакытта инде университетта да укыта идем. Студентлар радиосы белән җитәкчелек иттем.

Минем "Ачык Русия" белән бәйләнүем җәмәгатьчелекне аптырашка салды. Ничек инде кечкенә генә шәһәрдә, бигрәк тә Татарстан республикасында, карьера ясаган һәм эше яхшы барган кешенең кинәт "Ачык Русия" белән бәйләнүе.

Күп кенә мәсьәләләрнең төбәк дәрәҗәсендә түгел, федерация дәрәҗәсендә хәл ителүен аңладым

Мәгълүмати проект булганга "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы буларак анда мөрәҗәгать иттем. Шәһәр шурасы депутаты буларак мин күп кенә мәсьәләләрнең монда, ягъни төбәк дәрәҗәсендә түгел, ә Русия думасы, федерация дәрәҗәсендә хәл ителүен аңладым. Шуңа ни өчен тәҗрибә алмаска дип уйладым. Чөнки киләчәктә Дәүләт шурасына сайлаулар булганда инде ниндидер тәҗрибәм булачак. Рәсми хакимият белән дә, оппозиция белән дә, шулай ук Чаллы халкы белән дә эшләү тәҗрибәсе булачак.

– Бер видеода "Ачык Русия" хәркәтен булдыручы Михаил Ходорковский Русиядә федерализм турында сөйләгән иде. Ул анда төбәкләрдәге дәүләт телләре мәсьәләсен дә күтәрде. Ходорковский төбәкләрнең телләрен үстерергә кирәк, диде. Әмма урыс телен төбәк теле белән алыштырырга ярамый дип зурлап билгеләп әйтте. Төбәк телләренә басым барганда, "Ачык Русия" хәрәкәтен булдыручының мондый сүз әйтүен ничек кабул итәсез?

– Бу бик четерекле мәсьәлә. Тел мәсьәләсе җәмәгатьчелектә генә түгел, Татарстан элитасында да ыгы-зыгы тудырды. Татарстан Мәгариф һәм фән министры тәнкыйть белдергәч аны эшеннән алдылар. Мин бу Русия президентының телләр турындагы боерыгы абсурд дигән позициядәмен. Бернини урыс телен татар теле сәгатьләре белән алмаштыру булмады. Хәтта татар телен укыту урыс теле белән чагыштырганда 50%-50% та булмады. Хәзерге вакытта ике бала атасы буларак безнең республикада татар теле сәгатьләре җитмәүне әйтә алам. Һәм якын киләчәктә улым көндәлек дәрәҗәдә генә булса да татар телен белсен өчен репетитор ялларга туры киләчәк.

– Ни өчен алайса Ходорковский хакимият белән бер җырны җырлый. Шуңа мин сездән "Ачык Русия" белән "Бердәм Русия" аермасын сорадым.

– Аерма шунда: "Ачык Русия"дә һәркем үз фикерен аерым шәхес буларак белдерә ала. Бөтен аерма шунда.

– Татарстандагы Телеграм каналлары башка төбәк каналлары белән чагыштырганда нык аерыла. Анда альтернатив журналистларга пычрак ату бара. Ни өчен Татарстанда шундый хәл күзәтелә?

Татарстанда башкалардан аерылып торган, башка форматлы медиа җитми

– Татарстанда сүз иреге бар, әмма шул ук вакытта башкалардан аерылып торган, башка форматлы медиа җитми. Телеграмда сез әйткән әйберләр ул шундый формат. Телеграм бит яшерен. Анда кем җитәкчелек иткәнне белеп булмый. Шуңа ул сәяси заказ да булуы ихтимал.

Башта бу хәл социаль челтәрләрдә башланды. Анда республика җитәкчелегенә дә тәнкыйть яудырдылар. Әлеге дулкын дәвам итеп килде. Менә хәзер дә ул бар. Алар башка мәгълүмати кыр булдыра һәм әкренләп аудиторияне үзләренә аудара. Бүген мәгълүмат телеканаллар, матбугат, радио түгел, ә телефоннан килә. Анда сез язылган каналлардан яңалыклар агылып тора. Шушы каналлар кешенең дөньяга карашын булдыра.

– Аны журналистика дип атап була микән, әмма ул җавапсызлык дип әйтер идем. Теләсә кем турында теләсә нәрсә язарга мөмкин. Күп очракта бу гайбәт була. Моның белән ничек көрәшергә?

– Депутатка мөрәҗәгать килми торып, ул аны үзеннән чыгып хәл итә алмый. Күптән түгел каршылык чарасы вакытында Чаллыдагы КАМАЗ оешмасында эретеп-ябыштыручы булып эшләүче бер активист аңарга митингтан соң сәяи заказ килгәнен һәм премия түләмәүләрен әйтеп миңа мөрәҗәгать итте. Мин хокук яклаучы буларак төрле җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр җибәрдем. Прокуратурага, оешма җитәкчесенә, һөнәр берлегенә мөрәҗәгать иттем. Прокуратура әлбәттә монда сәяси эз тапмады, әмма хезмәт хокуклары бозылун таныды. Һәм премияне кайтаруга ирешелде. Мәгълүмати һәм юридик яклау уңай тәэсир бирә дип әйтәсем килә.

XS
SM
MD
LG