Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рузил Мингалимов: "Намуслы депутатлар булса - ил үзгәрә, без кол булсак - үзгәрми"


Чаллыда демократик көчләр сайлауга юллар мәсьәләсен чыгара
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:49 0:00

Чаллыда "Ачык Русия" хәрәкәте "Ачык сайлаулар" исеме астында сөйләшү уздырды. Анда Мәскүнең төбәкләрне талавы, юллар төзелешендә күп санлы түрәләрнең урлашуы, гомумән, Русиянең коррупциягә баткан ил булуы әйтелде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Чаллы Шәһәр шурасы депутаты, Русия Дәүләт думасына сайланырга җыенучы Рузил Мингалимов, “Ачык Русия” хәрәкәте федераль координаторы, ПАРНАС фиркасе рәисе урынбасары Владимир Кара-Морза, Чаллыдан сәясәт белгече, “Комитет Ревизор” газеты мөхәррире Максим Сәйфетдинов, Төмән шәһәрендә “Прогресс” фиркасе җитәкчесе Александр Куниловский катнашты. Алар Русиядәге бүгенге вәзгыятькә карата фикерләрен белдерде, катнашучылар тарфыннан булган сорауларга җаваплар да бирде.

Беренче сүз Чаллыдагы юлларның бик начар торышы турында булды. Юлларның торышы Русия күләмендә алганда, тагын да коточкыч булуы белдерелде. Сөйләшүдә катнашучылар шушындый чыгышлар барышында “Сүзегез ачык сайлаулар хакында, ни өчен әле монда җимерек юлларны күтәрәсез, аларның монда ни катнашы бар”, дип дәгъвә дә белдерә башлады. Шушында катнашучылар арасыннан кемдер “Бу бик мөһим. Юкка гына “Русиядә ике бәла бар. Берсе - юллар. Икенчесе - җүләрләр”, димиләр бит, сөйләсеннәр”, дип каршы төште.

Шушында ук ел саен юллар төзелешенә бихисап акчалар түгелүе, юлларны төзүгә хакимиятнең турыдан-туры катнашы булуы әйтелде. Коррупцияле төзелешкә акчаны да шул ук түрәләр бүлеп бирүе - бу инде ачыктан-ачык коррупция, дип бәяләнде. Бу җинаятьтә, урлашуларда һәрвакыт аерым кешеләрнең гаепле булулары җиткерелде.

“Коррупция турында күп әйттегез, аның артында кемнәр торганын да әйтә аласызмы соң?” дигән сорау да яңгырады. Владимир Кара-Морза: "Әйтә алам, бүгенге көндә Русиядәге коррупция артында Владимир Владимирович Путин тора, төбәк түрәләренең Мәскәүгә капчыклап акча ташулары инде сер түгел. Мәскәү төбәкләрдәге керемнең дә 70 процентын үзенә ала”, дип белдерде. Чаллы Шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов Татарстанның 80 процент кереме бүген Мәскәүгә китә дип өстәмә кертте.

Әлеге җыен азагында Владимир Кара-Морза ПАРНАС фиркасенең Рузил Мингалимовны Дәүләт Думасына намзәт буларак тәкъдим итүен һәм аның алда булачак праймеризларда катнашачагына ышаныч белдерде.

Чыгыш ясаучыларга урыннардан сорау бирүчеләнең берсе “сез хакимияткә, Думага килсәгез, нәрсәләрдер эшләячәксез. Бәлки туздырулар да булыр. Шуңа күрә, бүгенге хакимияткә бәлки комачауларга кирәкмидер, киресенчә, аңа ярдәм итәргә кирәктер”, дигән фикерен җиткерде. Әлеге сүзләргә Рузил Мингалимов: "Әгәр Думага намуслы депутатлар килә икән, илебез үзгәрәчәк. Әгәр без һаман да кол хәлендә булабыз икән, үзгәрешләр булмаячак”, дип җавап бирде.

Владимир Кара-Морза “Без хакимиятләрдәге урлашуларга, караклыкларга комачау итәргә тиеш. Сәясәтчеләрне, хакимияткә ярамаганнарны үтерүләргә, кулга алуларга, төрмәләргә ябуларга шулай ук комачауларга, каршылык күрсәтергә тиешбез”, дип белдерде.

ПАРНАС кыска гына арада Чаллы җәмәгатьчелеге белән ике очрашу уздырды. Ике очрашуда да ниндидер тозсыз, үзләре дә аңламаган юнәлешләр буенча сораулар биреп, башка юллар буенча алып китү теләкләре дә күренде.

XS
SM
MD
LG