Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рузил Мингалимов: "Бердәм Русия" халыкны башка альтернатива юк дип ышандырырга тырыша"


Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

"Бердәм Русия" фиркасеннән куылган Рузил Мингалимовның фиркадән күңеле кайткан. Ул фирканең праймериз чаралары узуын канунга туры килми дип белдерә, бу хакта Русиянең Татарстандагы монополиягә каршы хезмәтенә шикаять юллаган.

Чаллы шәһәр думасы депутаты, татар журналисты Рузил Мингалимов “Бердәм Русия” фиркасеннән куылып, 18 сентябрьдә узачак Русия Дәүләт думасына депутат булып сайланырга тели. Ул хәзер бәйсез намзәт буларак эш итә. Аңа һәм Татарстаннан тагын ике намзәткә Михаил Ходорковский багу иткән “Ачык Русия” иҗтимагый оешма булыша.

Азатлык Рузил Мингалимовтан элеккеге фиркадәшләренең аңа карата мөнәсәбәте турында сорашты, аяк чалулар бармы дип кызыксынды. Бәйсез намзәт шулай ук безгә Русиядә сайлауларны гадел оештырыр өчен нишләргә кирәклеге, Русиянең нинди юнәлештә үзгәреш кичерәчәге хакында сөйләде.

– Рузил, элеккеге фиркадәшләрең сиңа карата ачулары бераз кимедеме? Сиңа карата мөнәсәбәтләре ничек?

– Чаллы шәһәр думасы утырышына җыелган идек, барысы да сәлам бирде. “Маладис” дип аркадан сөеп китүчеләр юк, әмма начар малай дип шелтәләүчеләр дә күренми. Мин аларга дошман түгел, халык өчен тырышып йөргәнемне яхшы беләләр. Фиркадән чыгарганнар икән, хәерлесе. Бу минем эшемне тоткарламады, шулай ук кешеләр белән аралашам, аларның гозәерләрен тыңлыйм, депутат сорауларын юллыйм, мәсьәләләрен хәл итәргә тырышам. Моңа кадәр ничек эшләдем, шулай дәвам итәм.

– “Бердәм Русия”нең праймерзын күзәттеңме? Нинди нәтиҗәләр ясадың?

– Бу – 18 сентябрь алдыннан бер репетиция. “Бердәм Русия” халыкка бу – сезнең депутатлар, башка бернинди альтернатива юк дигәнне сеңдерергә тырыша. “Бердәм Русия” АКШтагы кебек булсын дип тырыша, алар алымын куллана, әмма Русиядә ул күз буяу өчен генә эшләнә. Чынында бернинди дә бәхәс тә, халык тавышлары өчен көрәш тә юк. Фирка праймеризга йөзләгән миллион сум акча сарыф ителә дип ачыктан-ачык әйтте. Татарстанда ул чарлараны уздырыр өчен 14 млн сум акча тотылган. Бу саннары Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңгыратты. Бу әллә кемнең акчасы түгел, сезнеке дә, минеке. Салымнар җыелган акчага уздырдылар.

Административ ресурсны кулланып, халыкны алдыйлар. Менә карагыз, республикада узган праймеризлар йөзләгән мәктәпләрдә оештырылды. Уку йортларында чараларны уздырыр өчен тендерлар уздырылмаган. Мәктәпләр – муниципаль берәмлекләр милеге, “Бердәм Русия” аларны үз мәнфәгатьләрендә кулланган булып чыга. Без бу хакта Русиянең Татарстандагы монополиягә каршы көрәш хезмәтенә шикаять яздык. Тикшерсеннәр. Әлегә җавап юк

Праймериз – чеп-чи популизм галәмәте. “Бердәм Русия” кемне тели, шуны сайлап Мәскәүгә юллаячак.

Мәгънәлеме, юкмы? Бу – чеп-чи популизм галәмәте. “Бердәм Русия” кемне тели, шул депутатларны сайлап Мәскәүгә юллаячак. Шуңа күрә праймериз уздыруның мәгънәсен күрмим.

Танышлар да, туганнар да барды. Бюджет өлкәсендәге кешеләр бармый кала алмый, минем әти-әни – укытучылар. Аларга эштән куабыз дигән кисәтү булмаса да, алар бердәм коллектив белән йөрергә күнеккән. Кушканнар икән, баралар. Карадык, тыңладык, тавыш бирдек, диләр. Бер үк сүзләр яңгырый, дип әйттеләр. Шулай да либераль фикердә булучы намзәтләр дә күренде. Әмма праймериз нәтиҗиләреннән күренгәнчә, фирка фатихасы булганнары гына узды.

– Халык сайлауларның ничек узганын бик яхшы белә, хәрәмләшүләр турында хәбәрдар. Халык чынында барысыннан да гарык. Аларның ышынычын кайтару, сайлаулар гадел узу өчен нишләргә?

– Никадәр алдаулар күп булмасын, кеше актив булсын ул. Бу сайлаулар – Русиянең нинди юнәлештә үсәчәген билгеләү. Бу һәркемгә кагыла. Сайлауларга йөрмәү, минем баруым анда берни хәл итми дип фикер йөртү – зур ялгышлык. Хәл итә, кеше күбрәк килгән саен сайлауларда хәрәмләшүне булдыру авыррак.

Сайлауларга һәр кешенең килүе мөһим

​Әйтәм бит, андый очракта хәрәмләшү азрак булачак. Сайлауалды кампанияләрендә дә намзәтләргә уңайсыз сораулар да бирергә кирәк, моны сайлыйм да мин, тик ул миңа, районыма, авыл, шәһәремә нинди файдалы эш башкарды дип фикер йөртергә тиеш кеше. Програмы белән танышып, безнең мәнфәгатьне яклаячакмы, дигән сорау куеп эш итү булса, сайлау урыннарына бәйсез күзәтүчеләр булып килсәләр дә алга зур адым ясалачак. Башбаштаклыкны булдырмас өчен сайлауларга һәр кешенең өлеше керүе мөһим. Кеше кул селтәп, бармый кала икән, буш калган бюллетеньнәрне әвеш-тәвеш китерергә җай табыла. Сайлау урыннарында кеше килде дип тамгалыйлар, үзләренә уңай кешеләргә тавыш өстиләр. Халык үзенең күңеленә хуш килмәгән намзәтләр булса да, барыбер сайлау урынына килсен! Шул рәвешле булса да каршылык күрсәтсен.

– Русия Үзәк сайлау комиссиясендә яңа кеше – Элла Памфилова эшли. Ничек уйлыйсың, ул сайлауларны үзгәртә алырмы?

– Ул – либерал карашлы кеше, төгәллекне ярата, дөрес, гадел булсын, ди. Тик үзәктә хәлләр бер, төбәкләрдә – башкача. Беренче чиратта аны төбәкләрдә ишетергә тиешләр. Мәскәүдән гадел сайлаулар уздырабыз дигән күрсәтмә булса, аны төбәкләр, муниципалитетлардан таләп итеп була. Хакимият болай эшләвен дәвам итә алмый, аңа халыкның ышанычын кайтырырга кирәк. Моңа думага бәйсез депутатлар сайлану белән ирешеп була. Белмим, үзем быелгы сайлаулар азмы-күпме гадел узар дип саныйм. Кешедә сайлау мөмкинлеге, альтернатива булмаса, кешенең потенциалы юкка чыгачак. Ә Русиянең үсәсе килә икән, ул беренче чиратта кешеләргә таянырга тиеш.

Сайлауларда хәрәмләшү ачыкланса, гаделсез эш иткән кешеләрнең гамәлләре беленсә, аларга карата җинаять эше ачылырга тиеш. Бюллетеньнәрне санаганда арттырып язуда тотылган икән, җәзасыз калмаска тиеш. Бу турыда кануннар бар бит, аны эшләтеп җибәрергә кирәк.

– Рузил, ничек уйлыйсың: 18 сентябьдән соң Русия нинди сценарий белән үсеш алыр?

– Берничә юл булырга мөмкин. Хәзерге вакытта Русиядә сәяси торгынлык. Өстәвенә икътисади кризис. Бу сайлаулар 2012 елдагы кебек хәрәмләшүләр белән узса, сценарий тискәре булырга мөмкин. Ач кешенең ачуы яман, диләр бит. Халык алдашудан, буш сүз, ялган сөйләүдән туйды. Кешеләрнең гап-гади итеп, киләчәкләре өчен курыкмыйча яшиселәре килә. Эшләгән кеше яхшы хезмәт хакы алырга тели. Хезмәттән соң гаиләсе белән ял итәргә хаклы.

Депутатлар кимендә тузга язмаган кануннар кабул итмәс

Үсешнең икенче варианты да бар. Кешеләр халык мәнфәгатен кайгыртучыларга тавыш бирә икән, алар думага уза икән, үзгәрешләр булмый калмас. Кимендә тузга язмаган кануннар кабул итмәячәкләр.

Яшәешне үзгәртергә кирәк, болай булмый бит. Үз көчемә ышанам. Сайлаулар гадел булырмы, юкмы, әйтеп булмый. Әмма без тырышлык салырга тиеш. Русиядә үзгәрешләр булмаса, ирешелгәннән дә колак кагарга мөмкинбез.

– Син әңгәмә башында кешеләр актив булырга тиеш дип әйттең. Һәрхәлдә шуңа омтылырга кирәк дидең. Сораштыруларга караганда, халыкның 14 проценты урам җыеннарында катнашырга әзер, әмма катнашучылар саны бер процентка да җитми. Бу нәрсәгә бәйле?

– Кешеләр үз мәнфәгатьләрен яклар өчен үз фикерен әйтергә курка. Беренче сәбәбе – курку. Кеше ирекле булып туган, ул үзе фикерен әйтергә хаклы, әмма моны эшләми. Аларны да аңлап була, кемдер кредит алган, бурычны каплыйсы бар, итәк тулы бала, эштән кусалар, ул балалар ач калыр, дип курка. Каршы дәшсәм, кыек әйтсәм, тәнкыйтьләсәм, “кара” исемлеккә кертерләр дә, утлы табада сикертеп, үч алачаклар дип фикерлиләр. Дәшми тору хәерлерәк дип уйлый.

Икенче сәбәп - күбесенең үз мәнфәгатен кайгыртуына бәйле. Кешеләр күршесе, танышлары ничек яшәгененә игътибар итми. Үземнең эшем бармы, бар, башкаларның хәлләре минем проблем түгел, дип фикер йөртә. Халык үз фикерен әйтмәүнең тагын бер сәбәбе кешеләрнең канунны белмәүгә бәйле. Хокук яклау ысулларыннан хәбәрдар түгелләр. Аннары башка кешегә салышу гадәте дә көчле, кемдер килеп эшләр, мәсьәләне хәл итәр дип уйлау киң таралган. Кеше үз гомере, башкаларның яшәеше, торган урыны, киләчәк өчен дә җаваплы булырга тиеш.

– Сине сайлаучы аудитория нинди, аларны нәрсә борчый?

– Кешеләрне социаль проблемнар борчый. Күпбалалы гаиләләрнең җир мәсьәләсе хәл ителмәгән. Балаларын бакчага йөрткән ата-аналардан андагы туклану турында күп зарлану ишетергә туры килә. Сыйфаты начарланды, дип әйтәләр. Ризыкта пальма мае күп дип зарланалар.

Кешеләр глобальрәк фикер йөртә башлады. Ник мин идарә итү компанияләренә бу кадәр зур акча түлим, ә ишегалдында, йортларда бернинди үзгәрешләр юк, ди кешеләр. Салымнар түлим, алар кайда кулланыла? Юллар шул ук хәлдә, хастаханәләрдә җиһазлар иске, ремонт ясалмаган. Кайда китә минем акча, кайчан үзгәрешләр булачак дип сорый. Яшьләрне эш табу мәсьәләсе борчый. Эшкә урнашсаң да, хезмәт хаклары бик түбән. Гомумән, Чаллыда акча түләми торган оешмлар арта. Кама аланы районында АЭС төзелеше яңара дип борчылалар. Кешеләрнең чынында тирә-ягын яхшыратасы килү, тормыш сыйфатын күтәрү теләге бар.

XS
SM
MD
LG