Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 04:18

Шартнамә Татарстанга файдагамы, зыянгамы? Төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр кирәкме, юкмы? Ни өчен башка төбәкләр махсус статус таләп итми? "Яблоко" фиркасе вәкиле Борис Фанюк, Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов һәм татар сәясәт белгече Руслан Айсин фикерләрен тәкъдим итәбез.

1 августта Казанда "Татарстанга Мәскәү белән килешү кирәкме?" дигән ачык дебат узды. "Яблоко" фиркасе һәм "Ачык Русия" оешмасы уздырган чарага алдан билгеләнгән кунакханәдә рөхсәтнең гамәлдән чыгарылуы соңгы сәгатьтә генә билгеле булды. Шулай да фикер алышу шәһәрнең башка кунакхасенә күчерелде. Кечкенә залда Казанның сәясәт белгечләре, урыс һәм татар милли активистлары бергә җыелды. Азатлык анда чыгыш ясаганнарның аргументларын тыңлап кайтты.

Борис Фанюк, "Яблоко" фиркасе:

Татарстан һәм Русия арасындагы шартнамә турында бәхәсләшкән барлык яклар, аны Татарстан халкы өчен файдасы контекстында карамый. Иң элек милли ягын карыйлар, кайсы милләткә файдалырак була, дип. ​

Борис Фанюк
Борис Фанюк

Килешүне яклаучылар Татарстанның сәяси көчен ныгыта, диләр. Ләкин бу көчнең ныгуында мин Татарстанда яшәүче Русия ватандашлары өчен файда күрмим. Татарстан федераль бюджетка зур процент салым түли, калган акчасы белән ирекле рәвештә идарә итә алмый. Менә бу мәсьәлә – иң мөһиме.

Татарстан федераль бюджетка зур процент салым түли, калган акчасы белән ирекле рәвештә идарә итә алмый

Яблоко фиркасенең төп максатларының берсе – вәкаләтләрне һәм финансларны төбәкләрдә калдыру. Ә менә шартнамә бу мәсьәләгә тәэсир итми. Элек ул документның көчле яклары булса да, хәзер ул күбрәк формальлек кенә. Ул килешү Татарстан һәм Мәскәү элиталарына көч сынашу мөмкинлеге генә. Татарстан халкының чын мәнфәгатьләрен кайгыртмый.

Килешү илнең, халыкның берлегенә зыян китерә дигән фикер бар. Мин моның белән дә килешмим, чөнки, мәсәлән, федерализм АКШ, Швейцария, Германия кебек үсеш кичергән илләрдә бар, ләкин беркем дә бүлгәләнми, дәүләтләр бердәм. Аларның көче – хәлле җирле үзидарәләрдә. Төбәкләр үз үсеше белән шөгыльләнә.

Минемчә, шартнамә Татарстанда яшәүче Русия халкына файда китерми. Чынлыкта, Татарстанга һәм Русиянең башка төбәкләренә күбрәк вәкаләтләр бирергә кирәк.

Михаил Щеглов, Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы:

Ни өчен бер төбәкнең генә андый килешүе булырга тиеш, ә калганнарның юк? Бу иң мөһим сорау.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Икенчендән, шартнамәне яклаучылар аны федерализм белән бер рәткә куя. Минемчә, килешүле мөнәсәбәтләр федерализм белән һич тә бәйле түгел.

Салымнарга һәм акчаны төбәктә калдыруга килгәндә, кем моңа каршы булсын? Без барыбыз да демократия яклы. Ләкин Мәскәү хәзер акчаларны төбәкләргә калдырса, йә бирсә, аларны бит урлап бетерәчәкләр! Бездә сайлау системы, халыкның хакимият белән идарә итү механизмы эшләми.

Мәскәү хәзер акчаларны төбәкләргә калдырса, йә бирсә, аларны бит урлап бетерәчәкләр!

Килешүле мөнәсәбәтләр, татар халкының милли үсеш идеяләре, суверенитет, президентлыкны саклау, икетеллелек идеяләре шундый конструкция төзи ки, ул урыс халкына биредә зыян сала. Бу конструкцияне үзгәртергә кирәк. Соңгы 10 елда татар халкының проблемнарын аңларга тырышам, бу һәм башка халыкарның сакланып калуын телим. Ләкин шуны әйтәсем килә: хәзерге вакытта югарыда әйтелгән конструкция халыкның һәм телнең сакланып калуына файда китерми.

Русиядәге милләтләрне саклау һәм үстерү өчен исә милли-мәдәни мохтариятләр системын кулланырга кирәк. Бу инструментка тиешле игътибар бирелми.

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

Мин бу проблемның ике ягына тукталып үтәсем килә, чөнки ул чыннан да бер яктан Татарстан халкына, икенче яктан дөньяда сибелеп яшәгән татар халкына кагыла.

Шартнамәдә әйтелгән ки, Татарстан татар халкының милли-рухи үсешен тәэмин итүне үз өстенә ала. Тарихка күз салсак, татарлар урыслар, славяннар белән беррәттән бу дәүләткә нигез салганнар. Ләкин дәүләтчелекне югалткач, татарлар сәяси һәм милли-мәдәни төсмерен дә югалта.

Шартнамә, чыннан да, Татарстанның махсус статусы, дөньядагы сәяси позициясе белән бәйле.

Шартнамә, чыннан да, Татарстанның махсус статусы, дөньядагы сәяси позициясе белән бәйле. Татарстан хәзер Русия үсешенең демократик принципларын яклап чыгучы бердәнбер төбәк. Республика мәхкәмәләр, хокук аша Мәскәүгә губернаторлар белән кырт кисеп эшләргә түгел, Чечнядәге кебек акча белән алдарга түгел, ә сөйләшүләр аркылы хокукый дәүләт рәвешендә эш итәргә һәм үсәргә куша.

Федерация нормаль үсешнең иң уңай ысулы. Гиперүзәкләштерү нәрсәгә китерде? 1917 елда Русия империясенең, 1991-92 елларда Совет берлегенең җимерелүенә китерде. Мәсәлән, бер мәдәният йортын төзер өчен бер мең документ җыеп Мәскәү белән килештерү кирәк иде.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Татарстанның махсус статусы республикага күп файда китерде. Казанда туып үсүчеләр моңа шаһит. Зур масштаблы инфраструктура проектлары тормышка ашырылды. Әйе, бу элитаның лоббистик тырышлыклары, имидж ресурслары. Ләкин шулай итеп Татарстан Мәскәүгә түләгән салымнарны кире кайтара. Ул 70 процент чамасы салым түли. Төмән өлкәсен алыйк, 89 процент салым түлиләр. Алар шат дип уйлыйсызмы? Юк, әлбәттә. Өлкәнең сәяси элитасы бу мәсьәләне күтәрми генә. Ә Татарстанда күтәрәләр, безнең өчен.

Шунысы мөһим, шартнамә бит Русия конституциясен бозмый, анда килешүле мөнәсәбәтләр турында язылган. Ни өчен башка төбәкләрләр шартнамәләр төземи? Бу инде аларның проблемы. Анда моның белән шөгыльләнерлек сәяси элита юк. Элек бар иде.

Шартнамә барлык Татарстан халкы өчен файдалы, чөнки ул Казанга үзенә күбрәк акча калдырыр өчен көрәшергә мөмкинлек бирә, бу гади халыкның хезмәт хакын арттырырга, шәһәрләрне-юлларны төзекләндерергә юл ача.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG