Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:53

Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының шартнамә турында Мәскәүгә хат язуы – йөзне саклау гына. Көрәшергә теләү әллә ни күренми, ә федераль үзәк максатчан рәвештә Татарстанга басымын көчәйтә. Башта шартнамәне тартып алачаклар, аннары президент атамасын, аннары инде милекне үзләштерәчәкләр.

Соңгы ярты ел мәгълүмат чаралары кытыклап торган темага – шартнамә имзаланырмы, юкмы дип фикер алыша. Матбугатта ике капма-каршы караштагы кешеләр кирәкме ул килешү, әллә юкмы, аның файдасы нидә һәм аннан кем оста куллана дип бәхәсләшә. Миндә исә бу дискуссия Мәскәү тарафыннан алдан язылган Татарстанга каршы һөҗүм итү сценарие нигезендә бара дигән шик туа. Федераль үзәк контролендәге матбугат аша "җәмәгатьчелек фикере" тудырыла. Нигездә ул тискәре.

Шартнамә җирле элита язмышына турыдан-туры бәйле

Республика хакимиятенә дә басым бара дип уйлыйм. Юкка гына республика җитәкчеләре, түрәләр, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре авызларына су капкандай дәшмиләрдер бит. Алар моңа кадәр дә тел яшерделәр, әле дә артык сүз әйтмиләр. Аңлашыла бит, бу килешү нәтиҗәләре республика һәм аның хакимияте, җирле элита язмышына турыдан-туры бәйле.

Безгә килешү әллә ни зур әһәмияткә ия түгел, элеккедән калган һәм аңардан баш тартырга кирәк булган документ, Русиядә бер хокукый кыр булырга тиеш дигән фикерне сеңдерергә тырышалар.

Иманым камил, аерым бер шәхесләр белән аерым-аерым очрашканнар дип уйлыйм. Күрәсең, кемгәдер нидер вәгъдә дә иткәннәрдер, ниндидер гарантияләр турында да сөйләшенгәндер. Юкка гына Казанда "Изборский клуб" десанты да килеп сайрап китмәде. Алар Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашты. Башкаларны да урап узмаганнардыр. Һәм бу очрашулар барысы да шартнамә турында сөйләшүләр вакытына туры килде.

Минем бизнеска тимәсләр, гөнаһларны казып чыгармаслар дип өметләнәләр

Күпләрдә Мәскәү белән акча бүлешү, бюджеттан акча суыру, үз мәнфәгатьләрен алга сөрү мөмкинлекләре булганда ник артык көчәнергә, көрәшергә, таләп итәргә кирәк соң дигән сорау туарга мөмкин. Минем бизнеска тимәсләр, читләтеп узарлар, хакимият белән бизнесны берләштереп уңышлы эшләгәндә барлыкка килгән гөнаһларны казып чыгармаслар дип тә өметләнә алар.

Кызганыч, әмма бүген республика җитәкчелегендә, аның тирәсендә чын сәясәтчеләр юк. Бездә халыкара спорт чараларын уздыра алган, нефтехимия заводын эшләтеп җибәрүче гадәти хуҗалык алып баручы бизнесменнар гына бар. Алар Мәскәүнең уены аркасында республиканың кая килеп төртелергә мөмкин булуын аңлый да алмас кебек.

Килешү имзаланмаса, Русиянең федератив дәүләт булуына нокта куелачак

Сүз чынында Русиянең де-факто һәм де-юре федератив дәүләт булу-булмавы турында бара. Бу шартнамә – Русиянең кайчандыр федератив дәүләт төзергә омтылышы билгесе. Шуңа күрә килешүне имзалау яки имзаламауны Татарстанга ачык күңеллелек күрсәтү яки күрсәтмәү итеп түгел, ә Русиянең федератив дәүләт булуына нокта кую мәсьәләсе итеп кабул итәргә кирәк.

Шартнамә имзаланмый икән, Татартан Конституциясен үзгәртергә кирәк булачак. Бу хакта Татарстан парламенты депутатлары да яза. Һәм бу Татарстанга гына кагылмаячак. "Изборский клуб"ны юкка гына искә алмадым. Бу клуб кешеләре унитар дәүләт тарафдарлары гына түгел, алар дәүләтне православие һәм рус милләтчелеге карашлары белән идарә итү ягында. Алар акрынлап көч җыя бара, алар артында хакимият дилбегәсе, финанслар булган реаль көчләр бар. Аларны Путин да идарә итә алмый дип сизәм. Бу кешеләр бүгенге сәясәтне ясый.

Конституция төзелешен бозуга чакырудан да курыкмый башладылар

Битлекне салып ату, унитар дәүләткә әверелү өчен нигез инде бар. Русия президентын сайлау алдыннан Русия Конституциясен үзгәртергә кирәк дигән инициативалар булачак, федератив дәүләт икәнне ассызыклаган маддәләр кирәкми дигән тәкъдимнәр дә ешаерга мөмкин. Халыкның да моңа исе китмәячәк, каршы чыкмаячак. Нәрсә югалтырга мөмкинлегебезне аңламый да калачаклар.

Бүген халык аңына федераль үзәкнең көчле хакимияте Русияне коткарачак, көчле идарә "рус дөньясын" яклаучы дип сеңдерелә. Юкка гына Сталин яклылар, аның дәүләт идарәсен кайтару тарафдарлары санын барламыйлар бит! Юкка гына Мәскәү кирмәне сөрән салучылары даими Путинны пашта итеп тану, монархия идарәсенә кайту турында шәрран ярып кычкырмый. Конституция төзелешен бозуга чакырудан курыкмый башладылар. Бу да бит җәмәгать фикере белән идарә итү, аларның кәефләрен капшап карау. Мондый шартларда нинди килешүләр турында сүз алып барырга мөмкин?!

Мәскәү өмет акламаган төбәк башлыкларын алып ташлый

Русия федератив дәүләт булып җитә алмады. Мәскәү ахыр чиктә Русия төбәкләрен таптап, үзенә сәяси яктан да, матди яктан да буйсындырды. Мәскәү нәрсә тели, шуны эшли: ошамый икән, өметләрен акламаган төбәк башлыкларын алып ташлый, яңаларын куя, бюджеттан акча бүлергәме, юкмы икәнен карар итә, ширкәтләр бөлмәсен өчен "заказ" бирергәме, юкмы – бусы да алар карамагында.

Мәскәүдәге төбәк депутатлары төбәк мәнфәгатен кайгыртмый. Ә ник кайгыртсын соң әле? Алар Мәскәү кирмәне күзәтүе астында булган фирка исемлеге белән сайлана, Мәскәү белән идарә ителгән төбәк губернаторлары фатихасы белән уза яки Мәскәү тарафыннан турыдан-туры сенаторлар кебек утыртылган кешеләр бит алар. Бу курчаклар төбәкләргә нишләргә кирәклеген аңлаткан кануннар кабул итә. Ә федераль үзәк түрәләре төбәк хакимиятенә фәрманнар бирә, алар белән идарә итә. Йә, нинди федерация булсын ди бу?

Шартнамә Мәскәүнең кулын тота, хокукларын киметә

Бу шартнамә бугазга кадалган кылчык кебек, шуңа да федераль үзәк аны юк итәргә тели дә. Шартнамә аларның кулын тота, хокукларын киметә. Аз булса да, тоткарлый. Шартнамә республика белән Мәскәү арасында аерым кагыйдәләр булдыра. Ә бу аларның башына сыймый. Мәскәү кирмәне яңа документ булдырмас өчен бөтен көчен куячак.

Татарстан депутатларының Путинга мөрәҗәгате – соңга калган реакция. Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, республика җитәкчелегенең йөзен сакларга тырышу бу. Юкса, республикага бу хакта фикер алышуларны ел башыннан ук башлауга кем комачаулады? Түгәрәк өстәлләр оештырып булыр иде, бу хакта көне-төне телевидение аша сөйләшергә, халыкка бу документның мөһимлеген аңлатырга кирәк иде.

Шартнамә республика җитәкчеләренә әллә ни кирәкми

Бу шартнамә ике арадагы мөнәсәбәтләрнең гади нормасы, кимендә Русия составындагы һәр милли республикалар белән федераль үзәк белән булдырылган мөнәсәбәтәр шундый булырга тиеш дип аңлату кирәк иде. Ник болар эшләнмәде?

Федератив дәүләт төзелеше, ил белән идарә итүдә шартнамәләрнең мөһимлеге турында конференцияләр оештырылмауда кем гаепле? Ә болай читтән караганда шартнамә республика җитәкчеләренә дә әллә ни кирәкми булып чыга. Алар ун ел элек инде Русиянең федератив төзелеше турында сөйләүнең мәгънәсе юклыгын килешкәннәр бугай. Шуңа федерация, федератив төзелеш турында сүз кату булмады, барысы белән дә килештеләр. Мәскәү барлык вәкаләтеләрне тартып алуга да, хакимият вертикален булдыруга да каршы дәшмәделәр, бераз өлеш калдырганга килешеп башларын иделәр.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG