Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:13

Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов фикеренчә, Татарстан һәм Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе икътисади, сәяси, милли күзлектән караганда ике як өчен дә файдага гына.

11 июль Татарстан Дәүләт шурасында шартнамә мәсьәләсе каралырга мөмкин. Бу хакта Коммерсант "Петербур хисабы" вакыфы хисабына таянып яза. Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү документының мөддәте 24 июльдә чыга.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Татарстан һәм Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе илнең федерализм юлында булуының чагылышы, республика икътисадына, инвестицияләр кертүгә дә уңай йогынты ясаучы һәм шулай ук сайлауларга да тәэсире булган документ дип белдерә.

Idel.Реалии Хәкимов белән сөйләште. Азатлык галимнең төп фикерләрен китерә.

Шартнамә – үзгә капитал

"Сәяси яктан караганда, шартнамә – үзгә бер капитал. Билгеле, ул символик. Татарстан янә шартнамә кабул итте дигән сүзләр – үзе үк игътибарга лаек булачак. Күпләр аның белән таныш булмаска, ачып та кармаска мөмкин, әмма шартнәмәнең булуы – әһәмияткә ия.

Шартнамә – үзгә бер мөнәсәбәтләр дә. Үзгә дигән сүз халыкның саруын да кайнатырга мөмкин. Нигә әле алар аерыла, бөтен төбәкләр дә бертөрле, фәкыйрь булырга тиеш, ә алар үсештә, Русия хисабына майларына котыра дип тә әйтәләр. Әмма без, Татарстан – донор, күрше-тирә төбәкләр симерә дип әйтә килсә тә. Шартнамә – үзгә бер имидж".

Шартнамә – Конституция нигезендә безнең хокук

"Шартнамә ул Мәскәү һәм Татарстан арасында рингта кем-кемне җиңә һәм чемпион була түгел, ә уртак теләк, без килештек һәм алга таба да дустанә булачакбыз дигән сүз. Татарстан үзенчәлекле төбәк, без аны исәпкә алырга тиеш, бәлки ул Мәскәүгә күренмидер.

Ульян өлкәсендә, Түбән Новгордта андый үзенчәлек юк. Анда татарлар күпкә кимрәк. Безнең руслар, татарлар һәм башкалар – игътибарга лаек фактор. Икътисади һәм башка омтылышларыбыз да бар. Төбәкләрне дә чагыштырырга ярамый. Поляр түгәрәктәге мәңгелек бозлыкны Краснодардагы җиләк-җимеш үскән субтропиклар белән тиңләп булмый бит. Этник һәм икътисади яктан да без төрле".

Шартнамә – ул федерализмга омтылыш

"Русия Конституциясенә илнең федератив булуы турында дөрес язылган дип исәплибез. Ул чынлыкта да федератив булырга тиеш. Ә бүген федерализмның кисәкләре генә калды һәм шул исәптән Конституциягә нигезендәге килешүләрнең дә. Әнә шуңа күрә, үсештә булып, үзенең өстенлеген күрсәткән федерализм утравын калдырырга теләр идек".

Шартнамә – инвестицияләр кертүдә кызыксыну уята

"Бездә катнаш халык булса да, Казан Мәскәү белән килешә белә дип, республикага инвестицияләр кертүдә дә кызыксыну уята. Монда мөселманнар да, христианнар да (тату яши - ред) – ничек алай була инде дигән сорау да туа. Күп илләрдә бу проблемлы хәл. Инвестицияләр керткәндә (республиканың - ред) үзенә җәлеп итү мөмкинлеге бар".

Шартнамә – этник әһәмияткә дә ия

"Шартнамәнең татарлык, этник яктан караганда әһәмияте зур. Татарстанда татарларның дүрттән бер өлеше генә, калганнар бөтен Русиядә яши. Башка милләтләргә мондый хәл ят. Читтә яшәгән татарлар алга таба ничек яшәрбез дип уйлана. Шартнамәдә Татарстанның бөтен Русиядәге татарларның мәдәнияте үсеше өчен җаваплы булуын белдергән маддә бар. Хәзер читтәге татарлар борчуда.

Татар дөньясының үз үсеш юлы бар

Озайтмау ризасызлык һәм киеренкелеккә китерергә мөмкин. Башта ул бик сизелмәскә дә мөмкин. Әмма ул җыела барачак. Инвестицияләргә килгәндә, бәлки, зыяны да булмас, әмма Русиядәге татарларга килгәндә, ниндидер киеренкелек туачак. Ул ничек сизелер? Бәлки аны без генә сизәрбез. Татар дөньясының үзенең билгеле бер үсеш юллары бар. Бездә башкалар белеп бетермәгән күп әйберләр булып тора".

Шартнамә – сайлауга тәэсир итә

"Халык арасында Мәскәүгә мөнәсәбәт Мәскәүнең Татарстанга булган мөнәсәбәтенә карап формалаша дигән фикер бар. Әмма (шартнамә имзаланмаса - ред) барыбер төер кала. Президент атамасы проблемы күтәрелгәч тә, бөтенесе "ничек инде алай, без бит президентны сайладык, бу – безнең хокукыбыз, нигә Русия Конституциясе бозыла" дип борчыла башладылар. Әлегә президент атамасы калды. Барсы да шартнамә вакыты чыгар һәм президент атамасы да алыныр дип борчыла. Ә алга таба ни булачак? Татар мәктәпләре ябылыр, республика губерниягә әйләнерме дигән сораулар да күпләрне борчый.

Мәскәүдә берәр киңәшче булсам, шартнамәне озайтмауга караганда озайту яхшырак булачак дип әйтер идем

Татарстан һәрвакыт эталон төбәк булды. Аны кая таба юл тота дип гел күзәттеләр. Сайлау вакытында да. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү һәм Петербур сайлау вакытларында намзәт үтсен өчен тавышларның күп өлешен бирде. Шуңа күрә бу фактор әле дә әһәмияткә ия.

Шартнамәне озайту Мәскәүгә файдага гына. Алар (Мәскәү) соңгы вакытта да, элек тә аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Хәзер дә берни әйтмиләр. Нигә аны озайтмаска, чөнки 2018 елгы сайлау борын төбендә, кампания башланды. Прагматик яктан караганда, әгәр мин Мәскәүдә берәр киңәшче булсам, шартнамәне озайтмауга караганда озайту яхшырак булачак дип әйтер идем".

Шартнамә – икътисад нигезендә

"Шартнамә булганда без икътисади сәясәтне үзебез җайлыйбыз. Ельцин вакытында без Русиядә барган икътисади сәясәткә каршы үзебезнекен булдырдык. "Шок терапиясе" дип әйттеләр, ә без "базарга йомшак үтеп керү", "социаль яклау" – дип әйттек.

1996 елда ук без чималга гына бәйле булудан баш тарттык. Нефтьне чимал итеп түгел, ә эшкәртеп сатуга күчә башладык. Татарстан икътисадын үзгәртеп кору өчен аның нигезен ничек саклау турында уйлана, югары технологияләрне әкренләп үстерә башладык. Нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, КамАЗны саклап калу, шулай ук көймәләр төзелешен саклау... Бу үзгәрешләр 1996 елдан үз нәтиҗәсен бирә".

* * * *

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.

Килешүне озайту-озайтмау турында моңа кадәр бер генә рәсми мәгълүмат та чыкмады.

Русия Думасы депутаты Марат Бариев, Азатлык соравына җавап биреп, бу шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы һәм аны һичшиксез озайтырга кирәклеге турында белдерде. Думада Татарстан депутаты Илдар Гыйлметдинов та федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәне озайту өчен Русия конституциясе һәм кануннар ягынан каршылык юк диде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG