Accessibility links

Чаллы курчак театрының хәле начар дип Путинга зарлану шәһәрдә рус мәдәнияте кысыла дигән нәтиҗә ясауга китермәсме? Кайбер белгечләр фикеренчә, бу шау-шуны сәясәткә борулары да ихтимал.

17 ноябрь Русия президенты Владимир Путин Петербур шәһәрендә Мария театрында сәнгать өлкәсенә талантлы яшьләрне әзерләү һәм аларга булышуга багышланган киңәшмә үткәрде. Очрашуда Татарстанның Чаллы курчак театры да телгә алынды. Мактап түгел, ә киресенчә, Путинга театрның хәлләре начар итеп күрсәтелде.

Сергей Безруков
Сергей Безруков

Актер Сергей Безруков "анда курчак театры бар, ул кайдадыр урнашкан, ниндидер бинада, ничәнчедер катта. Җитәкче ханым - Зөһрә Митрофанова: "Миңа нишләргә? Яшь артистларның монда киләсе килми, алар анда бетерде, шунда эшкә урнашырга омтыла. Аларның монда киләсе килми, аларга фатирлар кирәк", дип елады. Яшь кеше гаилә корган икән, яхшы ипотека ала алсын өчен, бу хәлне, әлбәттә, төбәк хакимиятләре тикшерергә, игътибар итәргә тиеш", диде Безруков.

Әлеге шау-шу чыкканга биш көн дә узмады, курчак театрының биналы булачагы, аның Татар драма театры бинасына кереп урнашачагы, ә драма театрының элек күңел ачу үзәге булган "Колизей" бинасына китәргә тиешлеге билгеле булды.

Драма театры да эшли башлаганнан бирле хакимиятләрдән бина мәсьләсен хәл итүне даими сорап тора. Театр Чаллының элек Автозавод районы партия комитеты утырган бинага урнашкан. Театр әһелләре бинабыз спектакльләр куярга яраклаштырылмаган дип белдерә.

Чаллы татар драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов шәһәр мэрының татар театрын элеккеге төнге клуб бинасына күчерү ниятенә ышанып бетми, ә тормышка ашса, Чаллы татар шәһәре булудан туктаячак дип әйтә.

"Әгәр татар театры шәһәр үзәгеннән читкә күчә икән, Чаллы татар шәһәре булудан туктый. Безне күчерү турында сүз күптән бара инде. Моңа күз йомып, эшләвебезне дәвам иттек. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр үзәгендә яңа бина төзелер дип көттек. 80нче елларда мондый төзелеш башланган иде бит инде. Әмма аны сәүдә үзәгенә әйләндереп куйдылар. Янәшәсендә буш урын булгач, шунда төземәсләрме дип әйттек. Васил Шәйхразиев (хәзер Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, Чаллының элекке мэры) заманында шундый өмет биргән иде безгә. Ул китте, бу сүз гамәлгә ашмады ахры. Ә гамәлгә ашса, нәкъ үзәктә, җәмигъ мәчеттән ерак түгел татар театры балкып утырыр иде.

Курчак театры мәсьәләсен татар театры хисабына хәл итмәсеннәр иде

"Колизей"га килгәндә, ул төнге клуб булган урын, иске шәһәрнең яңа шәһәргә тоташкан урыны. Бина ташландык хәлдә, аны театр итү өчен ай-һай күпме көч кирәк. Төзекләндергән очракта да, анда тамашачыны ияләштерер өчен кимендә дистә ел таләп ителә. Халык анда түгел, үзәккә театрга йөри бит. Мәсьәләнең тагын бер мөһим ягы бар: бүген татар теле иң авыр чорын кичерә. Тарихка күз салсак, халык мондый вакытта милләт булып сакланып калыр өчен театрга йөргән. Шуңа күрә курчак театры мәсьәләсен татар театрын күчерү хисабына хәл итмәсеннәр иде", ди Ибраһимов.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

Театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игъламов Чаллы театры тирәсендә килеп туган шау-шу сәясиләшеп китәргә мөмкин дип шикләнә.

"Бу мәсьәләне сәясиләштерергә мөмкиннәр, килешәм, ләкин Зөһрә Митрофанова (курчак театры мөдире) аңа астыртын мәгънә салмады, иманым камил. Бары тик әлеге проблем Русия президентына бик җайсыз вакытта барып иреште. Безруков балалар театрлары мәсьәләсе белән күптән шөгыльләнә һәм аның күңеленә Чаллыдагы югалтулар тигән.

Хәзер актерлар качып беткән, уйнарга мөмкинлек юк

Бу бит татар һәм рус труппалары эшләп килгән театр иде. Туксанынчы елларда анда 25 актер гөрләтеп эшләде. Хәзер актерлар качып беткән, эш юк, уйнарга мөмкинлек юк. Безнең Татарстанда курчак театрлары болай да икәү генә бит инде! Шушы ике театрга ярдәм итеп булмыймы?" ди Игъламов.

Нияз әфәнде сүзләренчә, бүген татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсендә дә, әлеге театр проблемнарына килгәндә дә гаеп "үзебездә".

"Зөһрә ханым кайчаннан бирле бина проблемасын әйтеп килә, ишетүче юк. Театр әһелләре берлегенә дә, мәдәният министрына да җиткерде, Татарстан президентына да чыкты. Ул бинада бит дөрестән дә эшләп булмый. Аны хәтта эзләп табуы да читен. Чаллыда буш урыннар күп, бина салу ул кадәр чыгымлымы инде? Ә спортны әнә ничек күтәрәләр бездә", ди Игъламов.

Азатлык Чаллы курчак театры мөдире Зөһрә Митрофанова белән элемтәгә керә алмады. Театр сүзчесе Анна Перехрест фикеренчә, журналистлар мәсьәләне артык куертып җибәргән.

Репертуарда өч татар спектакле бар

"Җитәкчебез Безруков каршында еламаган инде. Ул чыннан да хәлебезне сөйләгән һәм аның нәрсә сөйләгәнен мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова ишетеп торган. Бина белән чыннан да бәла. Без бу бинаны дүрт оешма бүлешәбез. Монда булачак экологларны да әзерлиләр, спорт мәктәбе дә бар, башкасы да. Сайтыбызда бина күренеше бар. Бездә бүген тугыз артист эшли, икесе татар телле. Дәүләт грант белән ярдәм итә, бөтенләй ярдәмсез түгел без. Әмма бина белән бәла", ди Прехрест.

Аның сүзләренчә репертуарларында өч татар спектакле дә бар.

Роза Яппарова
Роза Яппарова

Казандагы "Әкият" курчак театры мөдире Роза Яппарова, бүгенге кыен заманда яшәп калу өчен эшләргә һәм эшләргә кирәк дигән фикердә.

"Элек сезонга бер татарча спектакль чыгарып, аңа көч хәл белән тамашачы җыйсак, хәзер сигез татарча спектаклебез бар. Бу да зур хезмәт нәтиҗәсе. Гастрольгә татарча спектакль белән чыгабыз. Чаллы театры җитәкчесе татар төркеме таралып бетте ди икән, бик аяныч. Монда бина юклыгы гына гаепме икән?

Без дә бит чиркәү бинасында эшләдек

Без дә бит чиркәү бинасында эшләдек. Безне ябарга теләүчеләр ул вакытта беләсезме күпме булды? Ә кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, заманында мәдәният институты җитәкчелеге белән сөйләшеп, курчак театрлары актерлары әзерли торган бүлекне үзем булдырдым. Ике режиссерыбыз да анда курслар җыя. Чаллы театры өчен дә сөйләшеп төркем җыеп булыр иде", ди Роза ханым.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков Чаллы курчак театры белән килеп туган шау-шуны рус мәдәнияте кысыла дигән сәясәткә борулары бик ихтимал дип белдерә.

"Бүген бернәрсә дә безнең файдага эшләми. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен югалттык. Мәскәүдә аны хәл иттеләр инде, карары безгә килеп кенә җитмәде әле. Ике сәгать белән торып калдык", ди Дамир әфәнде.

Безруковның Путинга Чаллы театры турында сөйләве татар телен укыту мәсьәләсендә билгесезлек вакытына туры килде

Безруковның Путин алдында Чаллы театры турында сөйләве республикада татар телен укыту мәсьәләсендә нокта куелмаган вакытка туры килде. Рус телле ата-аналар комитетының мәктәпләрдә рус теле кысыла дигән шикаяте нигезендә республиканың дәүләт теле булган татар телен ничек укыту әлегә кадәр хәл ителмәгән.

Белгечләр арасында исә милли республикаларда дәүләт телен укытуны мәктәп програмнарына кертмәүне "бердәмрусияле" ясау сәясәтенең чираттагы адымы буларак бәяләүчеләр дә бар.

Театрларны хакимиятләр җырын җырлауга тарту омтылышлары моңа кадәр булган иде.

2014 елның июль аенда Русия президенты Владимир Путин җитәкчелек иткән Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле итү мәсьәләләре күтәрелде. Нәкъ шушы утырышта мәдәният министры Владимир Мединский чыгыш ясап, рус әдәбияты һәм рус тарихы – иң әһәмиятле дәресләр һәм алар илдә яшәүчеләрне түгел, ә ватанпәрвәрләр тәрбияли, дип белдерде. Мәдәният министрлыгы каршында рус классикларын дөньяга тарату өчен шура булдырылганлыгын һәм бу шура рус классикларын театр репертуарларына кертү өчен эш башлаганын да әйтте.

"Ашыгыч рәвештә төбәкләрдәге бөтен яшь тамашачы театрларын үзгәртеп корырга кирәк, алар мәктәп програмына кергән әсәрләрне куярга тиеш", дигән иде ул вакытта Мединский.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG