Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә театры "Бердәм Русия" акчасына куя, Әтнәнеке – үз көче белән


Минзәлә театрында Александр Островскийның "Яшенле яңгыр" ("Гроза") премьерасы
Минзәлә театрында Александр Островскийның "Яшенле яңгыр" ("Гроза") премьерасы

Әтнә театры Аяз Гыйләҗевнең "Югалган көн" спектакле белән "Кече шәһәр театрлары" проектына эләгә алмады, ә Минзәлә театры бу проект аша алынган акчага Александр Островскийның "Яшенле яңгыр" әсәрен куйды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Островскийның "Яшенле яңгыр" ("Гроза") спектаклен 13 декабрь Казанда узачак "Һөнәр" фестивалендә күрсәтә. Аңа кадәр, 10-11 ноябрь Зәйдә куячаклар. Премьера 27 октябрь Минзәләдә узды, театр әлеге спектакль белән яңа иҗат сезонын ачып җибәрде.

Сәхнәгә куелган чиркәү, чаң тавышлары, ике дистәләп артистның әлеге тавышка кушылып нидер әйтүе, бер-берсенә карашып та, чиркәүгә таба борылып чукына башлауларына премьераны карарга килгән түбәтәйле һәм ак яулыклы өлкән буын татарлар арасында сәерсенеп калучылар да булгандыр, мөгаен.

Минзәлә театры "Яшенле яңгыр"ны "Кече шәһәр театрлары" федераль проектында катнашып бирелгән акчага куйды. Әлеге проект "Бердәм Русия" фиркасе ярдәме белән тормышка ашырыла. Акчаның бер өлешен Татарстан хөкүмәте өсти.

Спектакльне караучылар арасында театр бу әсәрне ни сәбәпле алган, өстән төшкән күрсәтмә булмаганмы дигән сорау да тугандыр. Азатлык әлеге сорауга җавап эзләп театр мөдире Роберт Шәймәрданов белән элемтәгә керде.

Роберт Шәймәрданов
Роберт Шәймәрданов

"Низамнамә нигезендә һәрбер театр спектакльне үзе сайлый. Бу спектакльгә килгәндә, татар йә булмаса рус драматургиясеннән әсәр алыгыз дип әйтүче булмады. Безгә бернинди дә күрсәтмә бирелмәде. Бу әсәрне куярга мин тәкъдим иттем. Безгә репертуар сайлаганда мәдәният министрлыгы да, театр әһелләре берлеге дә тегене алмагыз, моны алмагыз дип киртә куймый.

Островский – рус драматургиясенең атасы. Былтыр һәм быел безнең театрга яшьләр күп килде. "Яшенле яңгыр"ны кую – аларга бер мәктәп булды. Татар классикасын, бигрәк тә рус классикасын өйрәнмичә башка әйберләргә тотынып булмый. Максат – яшьләрне дә укыту иде.

Островскийны кую – бүген һәрбер театрның хыялы. Мин 26 ел театр мөдире булып эшлим. Килгән бер режиссерга рус классигы Островскийны уйныйк әле ди торган идем. Бу спектаклебез гаҗәеп әйбәт килеп чыкты. Безнең бөтен өметләрне аклады. Спектакль беткәч тамашачы безне 15 минут алкышлады", ди Шәймәрданов.

Минзәлә театрында Островскийның "Яшенле яңгыр" ("Гроза") премьерасы
Минзәлә театрында Островскийның "Яшенле яңгыр" ("Гроза") премьерасы

Роберт әфәнде сүзләренчә, бу спектакльне кую – кемгәдер ярарга тырышу, акча биргән өчен рус классигының әсәрен чыгарырга тиеш дигән сүз түгел. "Ни сәбәпле татар классигы әсәре сайланмады?" дигәнгә, Роберт әфәнде узган ел гына Кәрим Тинчуринның "Кара күз" әсәрен куюларын, татар авторларының үз әсәрләрен тәкъдим итәргә ашкынып тормауларын әйтте.

Кайда йөрде соң хәзерге заман драматурглары?

"Татар классигына килгәндә, әгәр дә берәрсе: "Менә, мин сезгә "Зәңгәр шәл"не, "Американ"ны, йә башка бер әсәрне куям дип әйтүче булса, сүз дә юк, без куя идек. Тәкъдим иткән кеше булмады. Хәзер нигә татар классигы алынмады дип сораучылар күп булыр. Кайда йөрде соң хәзерге заман драматурглары?" ди Роберт әфәнде.

"Яшенле яңгыр"ны сәхнәгә Башкортстаннан чакырылган режиссер Зиннур Сөләйманов куйган. Шәймәрданов "Бердәм Русия" фиркасенең бу проектында катнашып, театрны матди яктан да баетып кала алдык дип әйтә. Премьера алдыннан театр үзләренең сайтларында "рәссам Валерий Яшкуловның күзаллавы нигезендә сәхнәдә 30(!) кубометр су белән чын бассейн" булачак дип язып тамашачыны кызыктырып та алган иде. "Кече шәһәр театрлары" проектында катнашып минзәләләр ике спектакль өчен 4 млн 800 мең сум акча ала. Шәймәрданов сүзләренчә, шуның ярты миллионга якынын Татарстан хөкүмәте бирә.

Акча барында зур әйбер – классика куясы килә

"Бик күп акча бирелде безгә. Бу ягы яшерен-батырын түгел. Акча барында зур әйбер – классика куясы килә. Әсәрне сәхнәгә кую гына түгел, ә аңа ияреп бик күп җиһаз кайта. Сәхнәне ут белән бизәү әйберләре алдык, күп кием тектек. Театрның кием келәте баеды. Спектакль никадәр кыйммәтле һәм куәтле була икән, проектка шуның кадәр акча бүленә. Бу спектальне кую – алдан ук төптән уйланган иде", ди Роберт әфәнде.

Минзәләләр әлеге проект кысаларында республикадагы башка театрлар арасында әсәрләрен беренче булып сәхнәгә чыгарды.

27 октябрь премьераны ике оператор видеога төшереп торды. Алар язма "Бердәм Русия" фиркасенә хисап җибәрү өчен кирәк дип белдерде.

"Бердәм Русия" сайтының "Кече шәһәр театрлары" проектына багышланган биттә Татарстандагы Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Буа һәм Әтнә театрларына барлыгы 24 млн сум акча бүленде дип дөрес үк булмаган мәгълүмат бирелгән.

Әтнә театрында "Югалган көн" спектакле
Әтнә театрында "Югалган көн" спектакле

Әтнә театры әлеге проектка эләгә алмаган. Бу хакта Азатлыкка театр мөдире Ленур Зәйнуллин белдерде. Әтнәләр февраль аенда "Кече шәһәр театрлары" проектына Аяз Гыйләҗевнең "Югалган көн" әсәрен тәкъдим итә. Аларны сез кечкенә шәһәр түгел, ә авыл театры дип исемлектән төшереп калдыралар. Әтнәләр спектакльне үз көчләре белән апрель аенда сәхнәгә куя.

Куеласы спектакльгә генә акча бүлә алабыз

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова әтнәләргә республика бюджетыннан булса да акча бирергә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Татарстан хөкүмәте акча бирү карары чыгара. Документта "Югалган көн" әсәре өчен дип күрсәтелә. Тиешле акча Әтнә театрына барыбер килеп җитми, республика хөкүмәтендә аларга, "Кече шәһәр театрлары" проекты нигезендә, куеласы спектакльгә генә акча бүлә алабыз, сезнеке куелган инде дип белдерәләр.

Зәйнуллин сүзләренчә, "Югалган көн"не сайлаулары тиккә түгел. "Беренчедән, 2018 елның гыйнвар аенда Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула, икенчедән, бу әсәр күп еллар элек язылса да автор күтәргән проблем бүген дә бик актуаль, хәзер кеше кеше турында уйламый, бары тик үз мәнфәгатен генә кайгырта", диде Азатлыкка Ленур әфәнде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG