Accessibility links

Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале башланды. Быел ул Саха республикасы сәнгатенә багышланган. Фестивальдә катнашучы театрлар, милли телләрдә уйнау елдан-ел авырлаша, аудитория тарая, ди. Азатлык шулай ук дәүләтнең театрлар эшенә никадәр тыкшынуы һәм үз кубызына биетүе турында белеште.

Быелгы фестиваль Саха республикасы сәнгатенә багышланган. Һәр фестивальне нинди дә булса халык сәнгатенә багышлау аларның тормышын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә, ди оештыручылар. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "бу чара төрки халыкларга гына түгел, бигрәк тә Русиягә кирәк" дигән фикердә.

Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский, төрки театрларның төп миссиясе – тел һәм мәдәниятне саклау, диде. Бу җәһәттән Якутиядә нинди эшләр башкарыла? Саха (Якутия) республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин телне дәүләт дәрәҗәсендә алынып кына саклап була дигән фикердә. Бүген шушындый авыр йөкне иҗат коллективларына тагарга тырышалар. Санга бар, исәпкә юк чаралар белән генә телне саклап булмый, ди ул.

"Соңгы елларда телгә мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрде. Төгәлрәк алсак, утыз ел эчендә сәясәт туган телне саклауга юнәлтелде. Бездә якут һәм рус теле дәүләт телләре санала. Моннан тыш тагын биш рәсми тел бар: эвенк, чукот, эвен, юкагир, долган. Бу телләр шушы халыклар яшәгән муниципаль берәмлекләрдә кулланыла, мәктәпләрдә өйрәтелә. Республика мәктәпләренең яртысында якут теле дәресләре керә. Әмма моның белән генә чикләнми. Әйтик, телевидениегә милли компонент кертеп була икән, нишләп әле якутча тапшырулар әзерләмәскә?

Халык үз телендәге тамашаны колакчын ярдәмендә, тәрҗемә аша карый

Хәзер Якутиядә кино жанры күтәрелеше бара. Республика милли картиналарны прокатка чыгаруда, әзерләүдә ярдәмен кызганмый. Чөнки миллилек безне башка халыклар арасында үзенчәлекле ясый. Дөрес, телне саклау авыр. Башка җирләрдәге кебек үк, безнең республикада да руслашу бар. Әйтик, театрлар балалар өчен эвенк телендә спектакль куеп карый, башка милли телләрне файдалана, ләкин андый тамашаны караучылар бик аз. Халык үз телендәге тамашаны колакчын ярдәмендә, тәрҗемә аша карый", диде ул.

Ойунский исемендәге Саха театры актеры Иннокентий Луковцев, театрлар рус теленә күчсә аудиториясе дә киңәер, керем дә артыр иде, әмма болай булса төп функция үтәлми, максатка ирешелми, диде Азатлыкка.

"Бездә якутча тамашалар яшьләр арасында модага әверелде. Моңа илле елдан артык табулар-югалтулар аркылы килдек. Кайбер спектакльләр хәтта вакыйгага әйләнде. Русча уйнауга күчәргә җыенмыйбыз, милли театрларның максаты – милли мәдәниятне саклау, үстерү. Тел өчен дә без җаваплы", диде ул.

Мәскәүдә Гоголь үзәгенә, аның җитәкчесе Кирилл Серебряниковка һөҗүм булганнан соң (ул акча үзләштерү, максатчан кулланмауда шикләнелә) дәүләтнең сәнгать кешеләренә басым ясавы, театрлар эшенә тыкшынуы, цензура көчәю турында фикерләр әйтелә башлады. Саха театры вәкилләре бу сорауга җавап бирмәде, ә түрә, билгеле, цензураның булуын кире какты, әмма тел төбендә театрлар дәүләт ярдәменнән яши алмый дигән фикер иде.

Сахада хосусый театрлар бөтенләй юк, артык кыйммәткә төшә

"Бездә цензура юк. Булганы – федераль кануннарга бәйле. Канун бозу очраклары эчтәлеккә дә түгел, күбрәк тамашачының яшь категориясен билгеләмәүгә кайтып кала. Тема сайлауга министрлык кагылмый, бу иҗат процессына тыкшыну кебегрәк килеп чыгар иде. Театрлар еш кына түрәләрне тискәре образ итеп тасвирлый. Болай эшләмәгез дип әйтмибез, карыйбыз, тәнкыйтьне кабул итәбез. Безнең дәүләт театры Камал кебек үк 111нче яше белән бара. Татарстаннан аермалы буларак, Сахада хосусый театрлар бөтенләй юк. Артык кыйммәткә төшә. Аерым шәхескә театр ачып, коммуналь хезмәтләр түләү авырга туры килә. Шуңа күрә барлык театрлар да дәүләтнеке, берсе муниципаль, җәмгысе ун театрыбыз бар", диде ул Азатлыкка.

“Нәүрүз”гә җыелган театраль коллективларның проблемнары уртак. Һәрберсе ана теле өчен борчыла, бердәмлеккә өнди. Әлеге фестиваль башланганчы Казанга Русиянең иң абруйлы театрларының берсе – Пушкин исемендәге театры килгән иде. Аның сәнгать җитәкчесе Фокин соңгы вакытта сәнгатькә куркыту өрәген кертергә маташалар дигән фикерен әйтте. Аныңча, Гоголь үзәгендәге хәлләрне тышка чыгару – иҗат коллективларына курку сеңдерү өчен эшләнә.

Казакъ дәүләт академия музыкаль драма театрының сәнгать җитәкчесе Тәлгать Теменов, төрки милләтләрдә милли горурлык хисе җуелып бара, дип сөйләде.

"Театрларда төп авырлык – чын драматургияне сайлауга кайтып кала. Бу бигрәк тә репертуар театрларына кагыла. Без аз-азлап барысын да куябыз, ләкин төп басым милли әсәрләргә ясала. Нинди генә әсәргә алынсак та, фәкать казакъ телендә генә уйныйбыз. Бу юлы менә Антон Чеховның “Чияләр” спектаклен алып килдек. Бу үзенә күрә Чеховка чапан кидерү. Геройлар казакъ исемнәрен алды, казакъча сөйләшә, милли җырларыбызны башкара. Ул шуның белән кызык та.

Тәлгать бәй, Казакъстанда цензура юк, ул фәкать безнең башларыбызда, ди. Сәхнәдә азынлыкка, эротик элементларга юл юк дип белдерә ул.

Яшь режиссерларга еш кына, мин – иң кәттәсе, дип күрсәтү кирәк. Бәла шунда

"Тамашачыны җәлеп итү өчен андый арзанлы алымнарга барырга, үзеңне акларга була, билгеле. Ләкин бит безне болай да рус мәдәнияте, Европа йота, нигә бу ташка тагын да күбрәк су коярга кирәк? Гоголь үзәгендәге хәлләрне дә мин әхлак ягыннан чыгып бәялим. Ә башка якларын хокук саклау органнары кайгыртыр. Яшь режиссерларга еш кына "мин – иң кәттәсе" дип күрсәтү кирәк. Шуннан бәла чыга. Тәртип дигән нәрсә бар, намус. Аны сакларга кирәк", диде ул.

Теменов Мәскәү белән милли театрларны чагыштырсак, милли театрлар үсештә артта кала дигән фикердә. Сәбәбе нидә? Хакасиянең Четеген драма һәм этник музыка театры җитәкчесе Виталий Канзычаков бу сорауга "үсешне кайгыртудан бигрәк телне саклауга зур көч куярга туры килә" дип җавап бирде.

Урта буынны югалттык, шуңа хәзер күбрәк балалар белән эшлибез

"Без бөтен пьесаны да үзебезгә җайлаштырабыз. Шуңа күрә хәтта классика да үзебезчә килеп чыга. Ә телне саклау – хакас халкының гына түгел, бөтен халыкларның проблемына әверелеп бара. Безне рус теле йотса, русларның яшьләре инглиз теленә күчеп бара. Дөрес, рус теленә күчеп, без керемне күбәйтә алыр идек. Әйтик, 70 процент тамашаны русча куючы дәүләт театрыбыз да бар. Без исә андый юлга бара алмыйбыз. Урта буынны югалттык, шуңа хәзер күбрәк балалар белән эшлибез. Юкса киләчәктә тамашачысыз калачакбыз. Бер спектакль чыгарабыз икән, аны бөтен районнарга йөреп күрсәтеп чыгабыз, аннары гына яңа тамашага алынабыз. Артта калу менә шунлыктан килеп чыга. Ләкин эшнең нәтиҗәсе алда баручы театрлардан күбрәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Ачылышта Саха республикасының театрлары һәм эстрадасы үрнәкләре күрсәтелде. Һәрбер чыгыш үтә заманча, шул ук вакытта милли. "Нәүрүз" фестивале биш көн дәвам итәчәк. Фестивальдә 17 театр 20 тамаша күрсәтә. Фестивальдә 300дән артык катнашучы исәпләнә.

"Нәүрүз" төрки театрларның фестивале 1989 елдан бирле оештырыла, берара ул эшен туктатып та торды. Ул ике елга бер оештырыла, бер елны форум, остаханәләр, уку-укыту форматында уза.

XS
SM
MD
LG