Академик Андрей Сахаров 1976 елда Нобель лекциясе белән чыгыш ясаганда 126 вөҗдан тоткынының исемен атады, ди Владимир Кара-Мурза. Бүген, "Мемориал"ның иң тыйнак исәпләүләренә караганда да, Русиядә 297 сәяси тоткын бар, аларның саны арта бара. Алар арасында Кырым аннексиясенә каршы булган кинорежиссер Олег Сенцов, Дондагы Ростовтан ялгыз ана Анастасия Шевченко, ЮКОС эше нигезендә хөкем ителеп 16 ел төрмәдә утыручы Алексей Пичугин да бар ди Кара-Мурза.
Выступление вице-президента фонда «Свободная Россия» Владимира Кара-Мурзы на Совете ООН по правам человека. По самым скромным оценкам, в России 297 политзаключенных, и эта цифра продолжает расти. Среди них активистка и мать-одиночка из Ростова-на-Дону Анастасия Шевченко. pic.twitter.com/xsprOfwrKT
— Открытая Россия (@openrussia_team) 9 июля 2019 г.
Соңгы дүрт ел эчендә Русиядә сәяси тоткыннар саны алты тапкыр арткан. Ватаннарында гадел хөкемнән мәхрүм булган кешеләрне БМО яклар вакыт җитте ди Владимир Кара-Мурза.