Мәскәүдә Югары мәхкәмә янына кырымтатарларны якларга килүчеләр тоткарланган

Югары мәхкәмә бинасы янында кырымтатарларны якларга килүчеләр

Мәсәкәүдә Русия Югары мәхкәмәсе бинасы янында "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап чыгыш ясаган берничә дистә кеше тоткарланган.

11 июльдә Югары мәхкәмә Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе карарына апелляция шикаятен карый. Әлеге эш нигезендә "бакчасарай төркеме" - өч кырымтатар активисты 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Хәбәр ителүенчә, активистларны яклап килгән бар кеше дә тоткарланган. Аларны ике автобуска утыртканнар, һәр автобуста утызлап кеше. Тоткарланучыларрны Мещанский һәм Таганский полиция бүлекләренә алып киткәннәр.

10 июльдә Мәскәүдәге Кызыл мәйданда полиция җиде кырымтатар активистын тоткарлады. Алар Русия хакимиятләренең террорчылыкка каршы көрәшү сылтавы белән кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы пикетка чыккан иде. Пикетка чыгучыларны урам чаралары уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләмәкчеләр.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.