Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кырымтатарларны яклау пикетына чыгучылар тоткарланган


Кырымтатарлар йортларында тентү, архив фотосы
Кырымтатарлар йортларында тентү, архив фотосы

Мәскәүдәге Кызыл мәйданда полиция җиде кырымтатар активистын тоткарлаган. Алар Русия хакимиятләренең террорчылыкка каршы көрәшү сылтавы белән кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы пикетка чыккан иде.

Тоткарланучылар кулларына "Безнең балалар террорчы түгел", "Кырымда террорчылыкка каршы көрәш - башкача фикер йөртүгә каршы көрәш" дип язылган плакатлар тотып торган дип хәбәр итә "Дождь" телеканалы. Активистларны "Китай-город" полиция бүлегенә алып киткәннәр.

"Дождь" мәгълүматынча, Кызыл мәйдандагы чара Русия югары мәхкәмәсендә кырымтатарларга Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашу эше нигезендә чыгарылган хөкем шикаяте каралуга багышланган. Дүрт гаепләнүче террорчылык төркемендә катнашу эше нигезендә былтыр декабрьдә 9 елдан 17 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Русия куәт оешмалары, аннексияләнгән Кырымда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарлаулар уздыра. 9 июльдә "Мемориал" хокук яклау үзәге "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелүче 10 Татарстан кешесен сәяси тоткын дип таныды һәм аларны азат итәргә чакырды. Әлеге эш Самардагы хәрби мәхкәмәдә карала.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG