Айдар Гобәйдуллинга йомшаграк гаепләү белдерелде

Айдар Гобәйдуллин

Моңарчы киңкүләм чуалышларда катнашуда гаепләнеп килгән Айдар Гобәйдуллинны хәзер хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаеплиләр.

Русия тикшерү комитеты чыгышы белән Башкортстаннан булган, Мәскәүдә яшәүче Айдар Гобәйдуллинга тәгаен гаепләвен белдерде. Бу турыда аның адвокаты Максим Пашковка сылтанып “Медиазона” хәбәр итә.

Пашков сүзләренчә, 27 июльдә Мәскәүдә узган урам җыенында катнашкан өчен кулга алынган Гобәйдуллинны хакимият вәкиленә карата көч куллануда (Русия җинаять кодексының 30-нчы һәм 318-нче маддәләре) гаеплиләр. Моңарчы аны киңкүләм чуалышларда катнашуда (җинаять кодексының 212-нче маддәсе) гаеплиләр иде.

Баштагы гаепләү нигезендә Гобәйдуллинга сигез елга кадәр колония җәзасы янаган булса, соңгы гаепләү нигезендә йомшаграк, ике ярым елга кадәр колония җәзасы бирергә мөмкиннәр.

Пашков әйтүенчә, хәзер Айдар Гобәйдуллин эше киңкүләм чуалышта катнашуда гаепләнүче башка кешеләр эшеннән аерым карала. Адвокат җинаять эше белән танышкан, әмма прокуратура әле гаепләүне расламаган. “Шул ук вакытта Гобәйдуллиннан 212-нче маддә нигезендә гаепләүне дә әле рәсми рәвештә кире алмаганнар”, дип яза “Медиазона”.

БУ ТЕМАГА: Татар яшьләре: Мифтахов һәм Гобәйдуллин иректә булырга тиеш

“Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 25 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллинны 9 августта кулга алдылар. Аңа карата чикләү чараларын караган мәхкәмә утырышында мәхкәмә Гобәйдуллинның пластик шешә белән полиция хезмәткәренә кизәнүен күрсәтүче видеоязма булуын белдерде.

Элегрәк Гобәйдуллинны яклаучылар тикшерү эшенең канун бозулар белән алып барылуын белдергән иде. Сорау алулар төнлә уздырылган, гәрчә канун моны тыя.

Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Айдарны тоткарлау тирәсендәге хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.