Айдар Гобәйдуллин эшен карау 17 сентябрьгә билгеләнде

Айдар Гобәйдуллин

27 июльдә Мәскәүдә узган протест чарасында катнашканнан соң кулга алынган Айдар Гобәйдуллин эшен карау 17 сентябрьгә билгеләнде.

27 июльдә хакимият белән килештерелмәгән урам чарасында катнашканнан соң сак астына алынган Айдар Гобәйдулин эше нигезендә 10 сентябрьдә мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар узды.

Тыңлаулар ябык иде. Гобәйдуллинга теләктәшлек белдерергә килүчеләрне залга кертмәделәр, соңрак әлеге зал урнашкан каттан ук чыгарып җибәрделәр.

Утырыштан соң адвокат Максим Пашков Айдарны хакимият вәкиленә карата көч кулланырга омтылуда гаеплиләр дип сөйләде. Имеш, ул Росгвардия хезмәткәренә буш шешә ыргыткан, әмма тидерә алмаган. Адвокатның видеога язылган әлеге сүзләрен "Арестанты 212" Телеграм каналы китерә.

Гобәйдуллин үзен гаепле дип санамый. Ул шешәне беркемгә дә төбәп атмавын, өстәвенә шешәнең буш булуын һәм зыян сала алмавын белдерә.

Эшне мәхкәмәдә карау 17 сентябрьгә билгеләнгән.

“Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 25 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Айдарны тоткарлау тирәсендәге хәл турында Азатлыкка аның Уфада яшәүче абыйсы Илдар сөйләде.

Шушы көннәрдә 27 июльдәге протест чарасыннан соң ачылган охшаш җинаять эшләре нигезендә дүрт кешегә төрмә җәзалары бирелде.