Чикләвек төше (Ядро ореха) – Гариф Ахунов

Читаем татарскую классику! Сегодня у нас повесть Гарифа Ахунова "Ядро ореха", где поднимается вопрос личной ответственности. Текст сокращён и адаптирован для изучающих язык, мы добавили перевод ключевых фраз, записали аудиокнигу и подготовили тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Мин аннан аерылырга теләдем. Бу турыда беркемгә дә сөйләмәм дигән идем. Әмма күңелемдә башка тота алмыйм...

Мин Казанның Яңа бистәсендә тудым. Безнең зур өебез, бистәдә дан тоткан алма бакчабыз бар иде. Сугыш елларында да мин әллә ни авырлык күрмәдем, өстем бөтен, тамагым тук булды. Әтием меховойда тире иләүче булып эшли, әнием фабрика ашханәсендә аш өләшеп тора иде. Әни сыерыбызга ашханәдән бәрәңге, кәбестә кабыклары алып кайта, ә әти фабрикадан яшерен генә тире кисәкләре алып кайта һәм сата иде. Иписез тормадык. Үзебез авылдан булсак та, авыл кешесен әти яратып бетермәде. Болай да авыр елларда авыл кешесен ашатып ятарга теләми иде ул. Мин гаиләдә бер генә бала, күрше кызларыннан матуррак киенеп, һәрвакыт тук булып үстем.

Халикны очратканда, миңа унтугызынчы яшь иде. Бер кичтә әтинең әнигә: «Озатырга кирәк. Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы», дигән сүзләрен ишеттем. Алар мине әти кул астында эшләүче Гапсамат исемле акыллы, хәлле егеткә кияүгә бирергә теләделәр.

Бер көнне аны кунакка чакырдылар. Мине дә бүлмәгә дәштеләр. Егет миңа ошамады дип кенә әйтеп булмый, ул минем күңелемә шом салды. Кыска бармаклары белән чәй тәлинкәсен кысып тотып: «Алай диге–ен, тә–әк... Тормышны таза көйләгән син, абзый», – дия иде ул әтигә.

Очрашуларның берсендә әти Гапсаматка мине кияүгә алу турында төрттерә башлады. Гапсамат ризалыгын белдерде. Күңелемдәге шом тагын да артты.

Слова и выражения

  • аерылырга теләдем – решила развестись
  • күңелемдә башка тота алмыйм – не могу больше держать в себе
  • дан тоткан – имел известность
  • әллә ни авырлык күрмәдем – больших трудностей не видела
  • өстем бөтен, тамагым тук – одета, сыта
  • тире иләүче – чистильщик кож
  • аш өләшеп тора – работает на раздаче супа
  • кабыклар – кожура
  • тире кисәкләре – куски кожи
  • унтугызынчы – девятндцатый
  • Бозыла торган товарның үз юлында булуы яхшы – Портящийся товар должен быть залёживаться
  • әти кул астында эшләүче – работающий под руководством отца
  • хәлле – состоятельный
  • күңелемә шом салды – закрало в душу сомнение
  • чәй тәлинкәсен – блюдце
  • Тормышны таза көйләгән син, абзый – Жизнь ты хорошо наладил
  • кияүгә алу турында төрттерә башлады – начал намекать, чтобы взять меня в жёны

Минем күңелдә икенче егет иде. Күңелемдә күршедәге Халик урын алганын алар әле белми иде. Халик – Гапсаматның капма-каршысы: озын буйлы, зәңгәр күзле, лейтенант погоннары йөртүче офицер. Гапсаматтан яшьрәк тә. Мине очратса, исәнме күрше, суга барасыңмыни, дип каршы ала. Безнең әле ялгыз гына сөйләшкән юк. Аның мине якын күрүен күңелем белән сизәм. Әмма ул кемне сөя икән дип уйлый идем, хәтта шул билгесез кыздан көнләшә дә идем.

Гапсамат безгә көн саен килә башлады. Әтиләр мине аңа кияүгә бирергә әзерлиләр. Әни туема дип тана симертә, әти затлы мехтан тун тектерә. Әти белән Гапсамат бик дуслаштылар. Икесе дә эчмиләр иде, әмма бер көнне бәйрәм корып утырганнарын күрдем. Өстәл артында Гапсамат әтигә: «Бал-майда гына йөздерәм үзен!» – дип әйтте. Мондый әрсезлектән минем күңелем тынычлыгын югалтты.

Минем дәшмәгәнемне әтиләр ризалык дип аңладылар. Бер көнне генә җитди сөйләштеләр.

– Кызым, – диде әти, – яшең дә җиткән, хәлебез дә яхшы. Әйбәт урынга бирергә кирәк үзеңне. Кыз-бала гомер буе ата-ана йортын сакламас. Әмма синең ризалыгыңнан башка бу эшне эшләп булмый.

– Кемгә? – дидем.

– Күреп торасың, Гапсамат син дип җан атып йөри. Нәселләре дә әйбәт. Эчеп йөргәннәре юк. Әллә туеңны тиз арада уздырыйкмы?

Мин дәшми калдым. Гапсамат күңелемә ятмады. Нигә мин дөресен әйтмәскә тиеш? Бердәнбер кызларын үзе теләмәгән кешегә көчләп бирмәсләр бит инде алар?!

– Юк, әти, көчләмәгез! Яратмыйм мин Гапсаматны! – дидем мин.

Әти аптырап калды.

– Кем генә яраткан кешесенә кияүгә чыга соң? Тора бара яратасың аны. Моңарчы, кызым, сүзебездән чыкмадың. Анысы өчен рәхмәт. Әмма соңгы сүзең белән рәнҗетәсең син безне... Нәрсәсе ким Гапсаматның?

– Юк, әти, үгетләмәгез. Мин әле укырга телим.

– Ай–һай, кызым, аннары үкенерлек булмасын, – диде әти. Башка бу турыда сүз күтәрелмәде.

Слова и выражения

  • урын алган – поселился
  • капма–каршысы – противоположность
  • якын күрүен – видит своим
  • тана симертә – откармливает корову
  • тун тектерә – шьёт шубу
  • бәйрәм корып утырганнарын – сидели за столом
  • Бал–майда гына йөздерәм үзен! – Как сыр в масле будет кататься!
  • әрсезлектән от пронырства
  • ата–ана йортын сакламас – не будет охранять родительский дом
  • җан атып йөри – души в тебе не чает
  • нәсел – род
  • тиз арада – за скорое время
  • күңелемә ятмады – пришёлся не по душе
  • көчләмәгез – не заставляйте
  • рәнҗетә – оскорбляет
  • нәрсәсе ким – чем хуже
  • үгетләмәгез – не уговаривайте

Әни-әти шул сөйләшүдән соң кәефсезләнделәр. Әни йортны карамый башлады, әти бер көнне эчеп кайтты. Әллә ризалашыргамы инде? Халик та күршедән күчеп китте. Бер көнне зур көзге каршысына бастым. Миңа хәзер егерме тула. Яшьлегем үтеп бара түгелме? Тагын дүрт–биш яшьтән карт кыз булып калачакмын. Миңа үземнән дә күбрәк әти-әни кызганыч булды. Гапсамат та башкалардан нәрсәсе белән ким? Мин ун сыйныф белемле, Гапсаматның дорфалыгын йомшарта алмаммыни? Аның начар якларын яхшы якка бора алмаммы? Мин Гапсаматны нечкә күңеллерәк итеп күз алдына китерергә тырыштым.

Бер көнне әти Гапсаматларга өй туена барырга кирәк диде. Мин сандыктан иң матур киемнәремне кидем, барырга әзерләндем. Әтинең йөзе яктырды. Гапсамат өстенә ак күлмәк, кара бастон костюм, аягына бик модалы ак фетр кигән иде. Аның нык гәүдәсе, алсу йөзе миңа бу юлы чибәр булып күренде. Шул көнне минем язмышым яңа якка борылды.

Ике өйдә дә туйга әзерләнә башладылар. Туйга ике-өч кенә көн калгач, кодалар килделәр. Кешегә сиздермичә генә әниләр елап алдылар. Мин яңа тормыштан куркып, тиздән ят гаиләгә китәчәгемне аңлап һәр төнне еладым. Ә бер көнне безнең гаилә өчен бик күңелсез хәбәр килде.

Иртәгә туй дигән көнне Гапсаматның әнисе килде. Самавыр куярга йөргән әнине туктатып:

– Ашыкма әле чәй куярга, Минкамал. Өйдәгеләргә әйтмичә генә киткән идем, – диде һәм яулык кырые белән күзләрен сөртте. Без әни белән куркып калдык.

– Гапсаматымны алып киттеләр... Милициягә. Кичә килделәр. Яңа йортыбызга йозак салдылар. Өй янына беркемне китермәскә куштылар.

– Әллә меховойдан берәр нәрсәсен алып чыккан идеме?

– Әй, әйтмә инде, Минкамал... Туйга кирәк булыр дип, тире алып чыккан иде. Сакчы тентү ясаган, милиция чакырган.

Әни сарайдан тире кисәкләреннән тегелгән бүрекләрне яшерде. «Бәхетләрең юк икән, балакай», – дип елады әни.

Бу хәлләр безгә дә кагылды. Егетне кулга алганнан соң, мине милициягә алып киттеләр. Участокта мине якты бер бүлмәгә алып керделәр. Анда өлкән лейтенант утыра иде. Башта мин аны танымадым. Бу лейтенант Саматов Халик булып чыкты.

– Утырыгыз, гражданка Гыйбадуллина, – диде ул. – Сез мине гафу итегез, Оркыя туташ. Мин сезнең белән башка җирдә күрешергә теләр идем. Әмма эшем миннән рәсмилек таләп итә.

Мин аның мине яратканын белә идем. Шулай да ул хискә бирелмәскә тырыша. Җитди тонда сөйләшә. Мин аңа әти-әнием турында, гаиләбез ничек яшәгәне турында яшерми сөйләдем. Өч сәгать аралаштык. Халикка миннән допрос алуы читен иде.

– Гражданин Самигуллин сезгә кем була? – дип сорады ул.

– Мин аның ярәшелгән кызы.

– Гражданин Сәмигуллин сезгә күн, тире китермәдеме?

– Бу сорау тактсызлык дип саныйм. Нишләп әле мин сезгә үз ирем өстеннән сөйләргә тиеш?

– Ләкин миңа, Оркыя туташ, әти-әниегезне чакырырга туры киләчәк. Бәлки үзегез генә сөйләрсез? Кабатлап сорыйм. Гражданин Сәмигуллин сезгә күн, тире китермәдеме?

– Мондый эшләр хатын-кызга әйтеп эшләнелә дип уйлыйсызмы? Юк, китермәде, – дидем мин Халикка. Ул миңа озак карап торды, соңыннан мине өйгә кайтарырга кушты.

Слова и выражения

  • карт кыз – старая дева
  • дорфалыгын йомшарта алмаммыни – разве не смогу смягчить грубость
  • нечкә күңелле – с тонкой душой
  • өй туе – новоселье
  • кодалар килделәр – пришли сваты
  • иртәгә туй дигән көнне – за день до свадьбы
  • тентү ясаган – провёл обыск
  • тире кисәкләреннән тегелгән бүрекләрне – шапки, сшитые из кусков кожи
  • кагылды – коснулось
  • кулга алганнан соң – после задержания
  • рәсмилекне таләп итә – требует официального тона
  • хискә бирелмәскә тырыша – старается не поддаться чувствам
  • күн – выделанная кожа

Мине тагын өч тапкыр чакырттылар. Берничә көннән Халикка карата мөнәсәбәтем үзгәрә башлады. Җылы хисем нәфрәткә әйләнде. Ник газаплый ул безнең гаиләне? Тели икән, утыртсын!.. Тик бераздан элеккеге хисем тагын яңара башлады. Саматовка чын дөреслекне белергә кирәк. Аның өчен дөреслек мөһим. Шундый булганга, ышанырлык кеше булганга, мин Халикка әтинең меховойдан тире кисәкләре алып чыкканын, әни белән икәү бүрек теккәнне сөйләргә теләдем. Әмма Халикның ни дәрәҗәдә закон колы икәнен белмим. Әллә ул безнең гаиләне дә җимерерме... Минем язмышым хәл ителә иде.

Халикка барысын да сөйләргә булдым. Әмма участокта түгел, ә кеше булмаган, аулак җирдә күрешүне сорадым. Кояшлы бер көнне без трамвайга утырдык һәм Услон тауларына бардык. Мәңге онытмам ул көнне! Агачлар яфрак ярган, җир яшел хәтфәгә төренгән. Халик бүген лейтенант погоннары кимәгән. Өстендә көрән костюм, ак күлмәк иде. Ул тезен тезгә куеп эскәмиядә утыра, дулкынланудан бер-бер артлы тәмәке тарта. Мин күзенә карап сүз башлыйм.

– Минем әтием Гыйбадулла – вак сәүдәгәр. НЭП заманында кибет тоткан. Меховойдан ул тире кисәкләре алып кайта.

– Нишләтә ул аларны?

– Әни белән бүрек тегәбез.

– Бер айга ничә бүрек була?

– Бер я икене.

– Кайда сата?

– Толчокта.

– Алай икән,– диде Саматов. Аның дәшмәве мине куркытты.

– Ничек уйлыйсыз, Гапсаматның төрмәгә утыруы әтиегез хәленә дә тәэсир итәрме?

– Әти әйтә, әгәр бу эштән исән-сау котылсам, бүрекләрне ташлар идем, ди.

– Минемчә, шул җиткән.

– Нәрсә җиткән?

– Куркып яшәү аның өчен җитәрлек җәза. Җинаять составы булмау сәбәпле әтиеңнең эше туктатыла.

Мин утырган җиремнән сикереп тордым да Саматовны кочакладым. Минем өметемне аклады бит ул! Мин Саматовны элеккедән дә артыграк яраттым... Допрос алган арада аны үзе турында да сөйләттем. Баулыда туып үскән икән. Өченче буын бабасы латыш булган. Дүрт бала булганнар. Берсе батып үлгән, берсе авырып вафат булган. Төпчек кыз Сания дә Халик кына исән калганнар. 35нче елны әтиләре аларны Казанга алып килә. ТЭЦта бетонщик булып эшли. Тик ашханәдә агулы колбаса ашап үлә. Бәлки үлмәс тә иде. Агулы колбаса ашаганын белүгә конторага йөгерә. Башкаларны, илле дүрт кешене коткаралар, ә үзен оныталар. Урындыкта утырган килеш үлә. Минем әти башкалар хакына үзен корбан итә алыр идеме? Бу сүзләргә мин җавап таба алмадым.

Мин аның белән янәшә атлыйм. Таза беләкләренең җылысын тоям, кулын күкрәгемә кысып барам. Мин аны үтәли күрәм шикелле. Без яр буена төштек. Халик көймәләр бирә торган җиргә барды. Паспортын калдырды, ун сум түләде. Сорап та тормыйча мине көймәгә утыртты. Ишкәкләрне алды да: «Ә хәзер кич безнеке», – диде. Мин буйсындым.

Слова и выражения

  • чын дөреслекне – истинную правду
  • нәфрәт – ненависть
  • закон колы – раб закона
  • яшел хәтфәгә төренгән – окутался в зелёный ковёр
  • бер–бер артлы – друг за другом
  • вак сәүдәгәр – мелкий торговец
  • эше туктатыла – дело приостанавливается
  • төпчек кыз – младшая дочь
  • агулы колбаса ашаганын белүгә – как только узнал, что съел отравленную колбасу
  • таза беләкләр – широкие плечи
  • үтәли күрәм – вижу насквозь
  • сорап та тормыйча – не спросив
  • ишкәк – весло

2 бүлек

Халик Саматов белән өйләнешкәнебезгә ел ярым булды. Туй узуга ул мине укырга кыстый башлады. «Син укырсың, мин эшләрмен»,– диде. Мин пединститутка җиңел кердем. Тик укуы авыр булды. Ярты елдан институтны ташладым. Аннары безнең улыбыз туды. Халик аңа француз инкыйлабы хөрмәтенә Марат дип исем кушты. Тагын бер елдан мин икенче малай таптым. Анысына Халик Максим Горький хөрмәтенә Максим дип исем куштырды. Шул көнне үк үзенең укырга керергә теләвен әйтте. Аңа каршы килә алмадым.

Халикның ун сыйныф белеме юк. Фронтка ул елгачылар техникумының дүртенче курсыннан киткән. Унынчы сыйныф өчен экстренный имтихан бирәм дип омтыла. Права алыр өчен ике йөз сум акча түләргә кирәк иде. Түләде. Тик иншада артыграк тырышып җибәргән, унике биткә унике хата ясаган. Экстренный имтихан бирүдән Халикны төшереп калдырдылар. Ләкин ике йөз сум акчасын кайтармадылар. Әнә шул ике йөз сум минем өчен Халик кылган беренче юләрлек булып күренде. Кем инде тик торганда ике йөз сумны суга сала?

Халик бик үзсүзле булып чыкты. Икенче елны кичке мәктәпкә керде. Моны ул җитәкчелегеннән яшереп керде. Аның эше кич белән дә була иде. Бик авыр бирелде аңа уку. Безгә болын кадәр зур бүлмә биргәннәр иде. Ул бүлмәдә Халикның әнисе, сеңлесе Сания, Халик һәм ике бала белән мин тордым. Халикка дәрес хәзерләргә урын юк, шуңа ул өй эшләрен милициядә эшли иде. Хәтта анда куна иде. Туктаттым. Бәлки ул анда ялгызы гына кунмыйдыр? Аннары, ник әле мин өйдә бала карап ятыйм, ә ул укып йөрсен ди?

Бер көнне сеңлесе Сания мәктәпне тәмамлау уңаеннан аңа биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәшү юк. Кайнанам да өйдә иде, Халик эштән кайтуга тавыш чыгардым.

– Бәлки син мине бала карап утыручы асрау итмәкче буласыңдыр? Мине өйдән алып киттең дә, ат абзары кадәр бүлмәдә бикләдең. Минем белән киңәшми дә башладыңмы? – дип бәйләндем.

– Ни сөйлисең, Оркыя? Гомердә беренче тапкыр Саниягә туфли алдык. Шундый сөенечле көнне бозма, зинһар,– диде Халик тыныч кына.

Халикның әнисе:

– Улым, безнең аркада хатының белән әрләшмә. Безгә бер фатир табып бир. Үзегез генә яшәгез, – диде.

Әмма мин Халик гаиләсенә аерым фатир тапкач та тынычланмадым. Минем белән киңәшмичә укырга кергән. Эшенә укырга китәр өчен разнарядка килгән. Бу шунда язылган. Укулары Куйбышевта була икән. Ике балам белән калдырып китте мине Халик. Әтиләргә бардым да барысын сөйләдем. Шулай-шулай, киявегез мине ташлады да укырга китте дидем. Әти аптырап калды.

– Нәрсә дип әйтим соң, кызым? Ул мине бәладән коткарды. Акыллы кеше, эчми, эшендә яраталар. Ир белән хатын арасына кысылырга ярамый. Үз башың үзеңдә. Йөрәгең ничек куша, шулай эшлә,– диде әти.

– Ә ул хатыннар белән чуалса? Мине ике балам белән ташласа?

– Анысы менә дөрес. Хәзер хатын-кызга ышанырга ярамый. Сугыштан соң карт дими, аксак дими – ир аулый. Барып кайт янына. Сакланганны Алла саклар.

Слова и выражения

  • ел ярым – полгода
  • француз инкыйлабы хөрмәтенә – в честь французской революции
  • елгачылар техникумы – речной техникум
  • иншада артыграк тырышып җибәргән – перестарался в сочинении
  • кайтармадыларздесь: не вернули
  • үзсүзле булып чыкты – оказался упёртым
  • мәктәпне тәмамлау уңаеннан – в честь окончания школы
  • асрау итмәкче буласыңдыр – пытаешься сделать служанкой
  • безнең аркада – из-за нас
  • бәладән коткарды – спас от беды
  • кысылырга ярамый – нельзя вмешиваться
  • үз башың үзеңдә – своя голова на плечах

Әйберләремне җыйдым да, Куйбышевка киттем. Шунда Халитнең тагын бер юләрлеген күрдем. Миннән яшереп ике җиргә укырга кергән. Югары хуҗалык мәктәбендә бер имтиханын бирә дә юридик институтка бара икән. Ябыгып беткән.

– Син нәрсә, хатыннар белән чуалып йөрисеңме монда?

Ике җирдә укыганын шунда ук Югары хуҗалык мәктәбе директорына әйттем. Директор Халикны әрләмәде.

– Бездә бер путёвка бар. Мин аны сиңа бирергә булдым.

Менә сиңа мә. Мин аңа Саматовның алдалап йөргәне турында сөйләдем. Ә ул аңа путёвка бирә. Өстәвенә бушлай. Аэропортка барырга машинасын бирә.

Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң Халикны распределение белән Мариинский каналына җибәрделәр. Артыннан калмадым. Үзем дә киттем. Халик укуын анда да ташламады. Каян килә икән кешегә шулкадәр акыл, шулкадәр тырышлык? Эштән арып кайтадыр дип уйлыйсың. Юк. Башын салкын су белән юа да укырга утыра. Яңа җиргә күчкәч, Ленинград университетына күчте.

Соңыннан безне Мәскәүгә күчерделәр. Дөрес, без Казанга да кайта алыр идек. Әмма Халикның яхшы биографиясен бик яраттылар. Аңа Тула, Тывада вакансияләр тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Ул вакытта Халит мине тыңлады, чөнки мин өченче баламны табарга әзерләнә идем. Безне Казанга җибәрделәр. Казаннан Әлмәткә күчтек. Халикны монда һөнәр мәктәпләре җитәкчесе итеп куйдылар. Монда минем өченче улым туды. Аңа Халик Җәүдәт дип исем кушты. Фатир алдык. Халик тәртип урнаштырырга кереште. Мәктәпләрне дә ремонтлады, журналлар чыгара башладылар.

Озакламый Халик белән Татнефтестрой начальнигы белән арасында низак чыкты. Инкасса аша шул начальник илле мең сумлык чек биргән. Татнефтестрой мәктәпләргә шулкадәрле суммага җиһаз алырга тиеш булган, бирмәгән. Һөнәрчеләргә акча да түләмәгәннәр.

– Судка бирәм! – дип кычкырган генерал Халикка. Халик судны җиңәчәгенә ышанмадым.

Генерал Халикка утыз мең акча биргән. Халигым җиңүче булып чыкты. Шулай да мин аның генерал белән тартышуын хупламадым. Генерал кадәр генерал белән көч сынашу – сантыйлык.

Слова и выражения

  • менә сиңа мә – вот тебе на
  • өстәвенә бушлай – к тому же бесплатно
  • тырышлык – старание
  • һөнәр мәктәпләре җитәкчесе – руководитель профессиональных школ
  • тәртип урнаштырырга – установить порядок
  • низак чыкты – вышел конфликт
  • җиһаз – мебель
  • генерал белән тартышуын хупламадым – не одобрила противоборство с генералом

3 бүлек

1954нче елда Халикне тагын Казанга чакырдылар. Бу миңа бик зур сөенеч булды. Марат быел мәктәпкә барырга тиеш. Шуңа Казанда бөтенләйгә калырга кирәк иде. Халикны мин тынычрак эшкә урнаштырырга булдым. Бер коммерческий директор вакансиясе дә бар иде. Халик моңа ризалашмады. Эшне үзем табам, диде. Дүрт-биш көн эзләде, иртән китте, кич кайтты. Бер көнне яктырган йөз белән кайтты.

– Эш таптым! – дип сөенеп кычкырды ул.

– Нинди эш?

– Пләтән төрмәсендә тәрбия эше начальнигы итеп алалар!

– Бар икән күрәселәр! Ник кенә чыктым мин сиңа кияүгә?! – дип елый башладым мин. – Мине кабергә кертергә тырышасың. Беләм мин: үлсен я тилеләр йортына эләксен дип телисең...

Шул сүзләремне әйтеп бетердем дә, мин синең белән тормыйм дип, кит бездән дидем. Саматовны алай гына куркытып булмый. Бер ай аерым яшәде. Бер тапкыр да яныма килмәде. Бер айдан урамда очраттым. Иңнәрендә майор пагоннары ялтырый иде. Ансыз бер ай ялгыз яшәгән гомеремне кызгандым. Халик мине бер сүз белән дә гаепләмәде, киресенчә, хәлләремне, әти-әнинең хәлләрен сораганы мине гаҗәпләндерде. Ә мин аңа ямьсез генә сүзләр әйтеп, гаепләп киттем.

Озакламый Халикне Кама тамагы артындагы беткән бер колхозга председатель итеп куйдылар. Әти мине ачуланды.

– Ирең күчеп китә. Ә син өч бала белән монда каласыңмы? Гомер буе ата йортында яшәрмен дип уйлыйсыңмы? Тиешле кеше янына бар. Иремне балаларыннан аермагыз. Башка кеше юкмы әллә колхоз күтәрергә? Күпме була дәүләткә эшләргә? – дип әйт.

Партиянең икенче секретаре мине тыңламады.

– Сез авыл кешесеме?

– Әйе.

– Менә ирегез белән авылга кайтып, авыл тормышын рәтләгез, – диде секретарь.

Мин обкомнан йомшарып кайттым. Ике көннән ерак колхозга ирем артыннан киттем. Халикның элек эшләгән җирләре алтын булган икән. Мондагы авылны мәңге күтәреп булмас иде.

Әй, бәхетем булмады инде. Кешеләр кебек яши алмадым. Яшь гомерем акылсыз кеше белән узды. Мин бергә укыган иптәш кызымның язмышына кызыктым. Ул Ташкентта тыныч тормыш белән яши иде.

Слова и выражения

  • кабергә кертергә тырышасың – пытаешься загнать в могилу
  • тилеләр йортына эләксен – пусть попадёт в сумасшедший дом
  • хатын–кызга ялына торган – унижающийся перед женщиной
  • беткән бер колхозга – в один пришедший в упадок колхоз
  • тыныч тормыш – спокойная жизнь

4 бүлек

Нәрсә булды бу Халикка? Колхозны таркаттылар, паспортына гаепсез килеш шелтә яздылар. Ә ул һаман көрәшә. Авыл электрлаша башлады. Ел саен утыз-кырык йортка ут керттеләр. Халыкка йорт салырга ярдәм итте. Колхозга техника алды.

Бер елда агулы ашлык ашап мал үлә башлады. Колхозның алтмыш җиде дуңгызы үлде. Бу хәлдә Халикны гаепләделәр. Хөкемгә комиссия җыелды. Килгән халык арасыннан берсе басты һәм Халикны акларга тырышты. Әмма ярдәм итә алмады. Комиссия председательне алыштырырга дип карар чыгарды. Әмма тавыш биргәндә алты кеше генә Саматовны алырга дип кул күтәрде, ә биш йөз кеше калдырырга дип тавыш бирде. Шулай да арада бер бик үтемле сүзле кеше табылды.

– Күп эшләде. Рәхмәт. Колхозны күтәрде. Паспортына рәхмәт сүзләре языйк. Инде хәзер эшеннән азат итик. Кешегә ял кирәк, – диде бер абзый.

Халигымны шулай рәнҗеттеләр. Нык, көчле холыклы Халик беренче тапкыр каршы килмәде. Бер яктан хәзер безне яңа тормыш көтә иде. Сөенергә сәбәп бар иде. Әмма бик жәлләдем шулвакыт Халикемне.

– Әйт әле, Халик, шулкадәр мыскыл иткәннән соң да колхоздан ничек җаның бизмәде?

– Беләсеңме, Оркыя,– диде ул. – Тормышта төрле хәлләр була. Әгәр кешенең күңеле чын булса, чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын яңа үсенте бирә. Син минем иң якын кешем. Минем белән бергә күп авырлыклар күргән хатыным. Яшермим, сиңа әйтәм. Үзәгемне саклыйм мин, төшемне.

Шушы мизгелгә кадәр мин гомерем буе Халиктан аерылам дип яшәдем. Ләкин булдыра алмадым. Бу турыда беркайчан да беркемгә дә сөйләмәм дип уйлаган идем. Өч улымның өчесе дә әтиләре юлын сайлагач, сөйләргә булдым. Ул хакыйкать кешеләргә кирәк.

Слова и выражения

  • шелтә яздылар – написали выговор
  • көрәшәздесь: борется
  • агулы ашлык ашап мал үлә башлады – от отравленного зерна начала гибнуть скотина
  • акларга тырышты – старался оправдать
  • тавыш бирде – проголосовал
  • эшеннән азат итик – освободим от работы
  • хакыйкать – истина

*****

Ну и как вам, понравилось? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!